16+

Мәктәпкә барасымы, өйдә генә каласымы?

Мәктәпләрдә уку елының беренче чиреге тәмамланды. Балаларга җәйге яллардан соң мәктәп тормышына кереп китү җиңел бирелми.

Мәктәпләрдә уку елының беренче чиреге тәмамланды. Балаларга җәйге яллардан соң мәктәп тормышына кереп китү җиңел бирелми.

Озын-озак ялларның файдасы гына түгел, зыяны да бар кебек тоела. Бала ял режимыннан укуга күчеп кенә беткән кебек була, ул арада көзге каникуллар килеп җитә. Быел мәктәпләрдә көзге ял көннәре 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр.

Бушлай түгәрәк буламы?

Беренче сыйныфта укучыларга билгеләр куелмый. Алар йә кояш, йә болыт билгесе алып кайта. Икенче сыйныфтан бөтенләй башкача булачак. «Дәресләр күп бирелә, эшләп өлгерә алмыйбыз. Без ятканчы, төнге сәгать 11 җитә. Икенчеләргә билгеләр дә куела башлый, – дип сөйли Казаннан Фәридә Низамова. – Кызым биюгә йөри, дөресен генә әйткәндә, кайчак түгәрәк кайгысы да калмый. Әмма барысына да өлгерәсе килә».
Дәрестән тыш түгәрәкләр эшчәнлеге бөтен мәктәп­ләрдә бар. Безнең балалар йөри торган мәктәптә дә 30дан артык түләүле түгәрәк эшли. Балалар бакчасындагы түләүле түгәрәкләргә йөргәннән соң, мәктәптә өстәмә белем һәм күнекмәләр бирүче түгәрәкләр булуына бер дә гаҗәпләнмәдек. Без теләгәннең барысына да йөрсәк, аена 10-15 мең сум акчабыз да җитмәс. Татар теле, мате­матикадан башлап нинди генә өстәмә «белем»нәр юк. Аларны сайлап алырга мөмкин, әмма түләүсезләре берничә генә.

Ни өчен дигән сорау туа. Моңа теге яки бу мәктәп, балалар бакчасы гына җавап бирә алмас, мөгаен. Мәгариф системасы түләүле түгәрәкләр эшчәнлеген үзе гамәлгә кертте. Хәзер аны үзгәртү авыр булачак. Балалар бакчасы мөдирләре дә: «Безне ата-аналар тәрбия­че дип түгел, хезмәт күрсәтүче итеп кенә кабул итәләр», – дип зарлана. Ике якта да хак­лык бар. Балалар бакчасына ата-­ана 3 мең сумнан артык айлык түләвен түли, шуңа өстәп, баласын берничә түгәрәккә йөртә. Анысына тагы 2-3 мең сум акчасын тота. Бер дә йөртмәс иде, башка балалар белән беррәттән аның да сабыеның барасы килә. Шул ук вакытта өстәмә белем дә кызыксындыра. Моннан тыш, шәһәрдә төрле сәнгать, спорт мәктәп­ләре бар, аларда бушлай түгәрәкләр күп-күбен. Алар һәрбер районда да бар диярлек, тик күпчелек әти-әнигә анда баласын йөртү уңайсыз. «Без А.Алиш исемендәге балалар үзәгенә йөри башладык. Анда рәсем түгәрәгенә түләүсез йөрибез. Бик ошаттык. Ул үзәктә урнашкан. Анда барып җитүе генә уңайсыз, шуңа да көн дә барып җитү мөмкин түгел. Якын-тирәдә бию, робототехника, рәсем, шахмат кебек түгәрәкләргә бушлай йөрү мөмкин эш түгел. Дәүләт бушлай йөри торган балалар үзәкләренең эшчәнлеген көйләсен иде. Бу балалар тәрбиясенә зур йогынты ясар иде», – дип сөйли өч бала әнисе Алия Сафина. Мәгариф өлкәсе белгечләре быелгы республика мөгаллимнәр киңәшмәсендә педагогик эшчәнлекнең төп нигезе итеп тәрбия булуын билгеләп үткәннәр иде. Бәлки киләчәктә бу юнәлештә дә үзгәрешләр көтелер, кем белә?!

Дәрес әзерләү кемгә кирәк?

Мәктәптә кызыклы хәлләр күп. Шул ук дәреслекләр, эш дәфтәрләре турында әллә ниләр ишетәсең. Сүзем беренче сыйныф укучыларының «Әйләнә-тирә дөнья» дәреслеге хакында. Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко «Әйләнә-тирә дөнья» китабындагы бер биремнең билгеләнешенә аптыраган иде. Аны «ватсап»тан меңәрләгән кеше карарга өлгерде инде. Чынлыкта хәлләр көлкеле генә түгел, беркадәр кызганыч та. Гап-гади күзлектән караганда, мәктәп дәреслегендәге биремне мәктәп укучысы үзе әзерләргә, һич югы нәрсә эшләргә кирәклеген аңларга тиеш кебек. Монда исә ата-аналар да анда кушылган эшләрне эшләргә өлгерми. Мәсәлән, эш дәфтәрләренә еш кына фоторәсемнәр ябыштырырга әйтелә. Аны бала кулына җилем алып ябыштырган хәлдә дә, әти-әни хәстәрләп бирергә тиеш. Фоторәсем булмаганда нишләргә? Тиз генә фотосалонга барып ясатырга кала. Ә дәрес әзерләү кичке сәгать алтыдан соң искә төшсә, эшләр бигрәк тә хөрти. Башка әти-әниләр ничектер, моның бер уңай җае табылды. Бөтен фоторәсемнәрне хәзер принтердан гына чыгарабыз. Әби-бабай, абый-­апа, үсмер, малай-кыз кебек рәсемнәрне теләсә кайдан кисеп ябыштырасы гына түгел. Аларның бала өчен кем булуын да ачыкларга кушылган. Димәк, теләсә кемнең сурәтен кую да дөрес булып чыкмый. Яшьләренә карап, туганнар арасында кайбер фотолар табылды. Бала әзер фотоны кисә, ябыштыра да ала. Өй эше бетте дигәндә, бабайга фото табылмый гына бит. Эш дәфтәренә куярлык менә дигән бабаебыз да бар югыйсә. Үч иткәндәй, компьютерда рәсемен таба алмадык. Шуннан бер олы яшьтәге галимнең фотосын ябыштырып җибәрдек. Кем ул дип сорасалар, яхшы кеше дип әйтергә куштык. Соңыннан, эш үткәч, икенче көнне компьютерда үзебезнең бабай да килеп чык­ты чыгуын.

Имәндә икән чикләвек

...Кичке сәгать 7 тулып китте. «Ватсап»тагы әти-­әниләр төркеменнән бер-бер артлы хәбәрләр килә. Берәр хәл килеп чыкканмы әллә дип уйларга өлгергәнче, имәндә икән чикләвек дип әйтеп куйганымны сизми дә калдым. Менә шул ук «Әйләнә-тирә дөнья» фәненнән имән чикләвекләре, чыршы күркәләре җыеп алып киләсе икән бит. Монысы инде, җәмәгать, принтердан фоторәсем чыгару гына түгел. Шулай да парк буйлап күркә эзләп китүче әти-әниләр дә табылды. Бездә андый зур парклар юк, шуңа да берни эшләмичә, мәктәпкә киттек. Әти-әниләрнең алдагы елда укучы балаларыннан калган күркәләр запасы барлыгы да ачыкланды. Барысы да өйләрендә булганын төяп алып килгәннәр, бөтен укучыга да җиткән. Без дә ерак әбинең өйләре янындагы зур имәннән чикләвекләрне кайтуга ук җыярга кирәк дип уйлап куйдык.

Авылдан әни шалтырата. «Мәктәптә Уңыш бәйрәме икән, күршеләр балан, кара миләш, гөлҗимеш сорап кергәннәр. Быел кошлар, ­кызыл миләш аз булганга, кара миләшне дә, баланны да ашап бетерә язган. Булганын җыеп бирдем», – дип сөйли. Мәктәп тормышы, шөкер, авылда да, шәһәрдә дә бердәй кайный.

...Каникулга китәр алдыннан ата-аналар җыелышы җыю – гадәти хәл. Анда күбесенчә баланың тәртибе, укуда өлгереше турында сүз бара. Беренче сыйныфта укучыларның ияләшү чоры турында сөйләшү дә мөһим. Укучылар белән өйдә дә шөгыльләнергә, «кабат-кабат укытырга кирәк» кебек эшләрне дә искә төшерделәр. Шунсыз булмый, уку-укыту мәсьәләсендә ике як та бердәй эшләгәндә генә уртак нәтиҗәләргә ирешеп була торгандыр. Уку көннәрендәге мәшәкатьләрне, никадәр зарлансак та, бергә эшләве күңелле. Баланың мәктәпкә барасы килү-килмәве укытучыга бәйле булса, өйгә кайтасы килүе әти-әнидән тора. Бала укырга кергәч, кабат мәктәпкә керәсе, кабат укый башлыйсы була.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading