Бөтендөнья татар конгрессының съезды башланырга санаулы көннәр калып бара. Анда килүчеләрнең күбесе милли өлкәдә җиң сызганып эшләүче фидакарьләр. Мөнирә Жумаева да Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә татар тормышын гөрләтеп яшәүчеләрнең берсе.
– Димитровград шәһәрендә 1989 елда ана телендә укыту буенча факультативлар ачып, эшчәнлегебезне башлап җибәрдек. Эшли башлаганда биредә татар теле турында гына түгел, татар сүзен дә ишетеп булмый иде. Үзем Иске Кулатка районыннан күчеп килдем. Казанда татар бүлеген тәмамладым. Башта татар телендә һәрбер мәктәптә түгәрәкләр булдырдык, аннан инде 3 мәктәптә татар сыйныфлары ачуга ирештек. Шуннан Казанга йөреп, аралаша торгач, башка шәһәрләрдә татар мәктәпләре барлыкка килә башлавын да ишеттем. Аннан шул татар сыйныфларымны бер җиргә туплап, мин дә татар мәктәбе булдырасым килде. Бу хакта озак еллар хыялланып яшәдек.
Тик татар мохите булган мәктәпне тиз генә ачып булмый. Татар мәктәбе артыннан озак йөриләр, губернаторга да керәләр. Шулай итеп Габдулла Тукай исемендәге 22 мәктәп Димитровград шәһәрендә 2004 елда эшли башлый. Моңа инде 18 ел вакыт үтеп киткән. Биредә ана теле фән буларак укытыла. Татар теле һәм әдәбияты атнага 2-3 сәгать керә. Аннан бөтен тәрбия эшләре рус һәм татар телендә алып барыла.
– Без тәрбия эшләрен татар телендә дә алып баруыбыз белән алдырабыз. Беренче елны татарлар як-якка карап, уйлап-уйлап кына китерде балаларын. Аннан укучыларыбыз саны елдан-ел арта барды. Аңлап алдылар: бездә тәрбияле балалар гына укый. Яхшы укыйлар, алга таба да укуларын дәвам итәләр. Ана теле буенча олимпиадаларда да катнашабыз. Башта шәһәр, аннан өлкә дәрәҗәсендә үтә ул. Анна Казанга барабыз. Төбәкара, Халыкара олимпиадаларда да катнашып, призлы урыннар алдык. Татар теле укытучысы Гүзәл Сәмигуллинаның тырышлыгын әйтеп китмичә булмый. Шулай ук мәктәбебез укытучыларын эшчәнлеген бәяләмичә кала алмыйм. Бездә үз эшен җиренә җиткереп башкаручы белгечләр күп, – дип сөйли Мөнирә ханым.
Димитровград шәһәрендә татар хәрәкәтен алып баручының кешенең, татар мәктәбе директорының җирлектәге татар милли-мәдәни автономиясе эшчәнлегендә катнашуы гаҗәп түгел. Хезмәттәшлек итмәве гаҗәп булыр иде. Мөнирә ханым бу эшләр бер-берсе белән нык бәйләнгән икәнлеген яхшы аңлый.
– Безнең президиумыбызда да 15 бик актив кеше тупланган. Алар бик активлар. Эшләребез 1 сентябрьдә башлана да, уку елы да шулай тәмамлана. Кулга кул тотынып эшлибез. Мәктәбебез дә заманында автономиябез тырышлыгы белән ачылган иде. Җитәкчесе Роза Шәмәрдан кызы Әхмәтҗанова зур тырышлык куйды. Урыны оҗмахта булсын, хәзер безнең арабызда юк инде ул. Реваль Гаяз улы Идрисов та эшне яхшы гына алып китте. Хөрмәтле дан казанган кешеләр милли өлкәдә зур тырышлык күрсәттеләр. Фәрит Фасих улы Халиуллин да бу эшне яратып алып барды. Куәтләп торучы кешеләр булганда, шәһәребездә милли эшләр дәвам итте. Автономиянең бүгенге җитәкчеләре дә милли мәгарифнең үсешенә зур игътибар итәләр.
Чыннан да Ульян өлкәсе буенча татар милли мохитен үстерү буенча зур эш алып барыла. Аннан менә татарларның бергә җыелып очрашуларның да читтәге татарлар өчен файдасы зур икән. Мөнирә Жумаева сөйләвенчә, Казанга барып кайту аларга көч туплау, дәртләнеп эшләү өчен дә кирәк.
– Казанга барсам, илһамланып кайтам. Югары дәрәҗәдәге кешеләр белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып, тагы да эшлисе килә. Татарстанга барган саен горурланып кайтам. Съездның төп мәгънәсе дә шунда: ул безне аралаштырып, очраштырып, проблемаларыбызны күтәреп ала, булышлык күрсәтә, – дип сөйли Мөнирә ханым. – Мәктәп кирәк, дип йөргән вакытта автономиябезнең 5 еллыгын үткәрергә җыена идек. Шунда Бөтендөнья татар конгрессыннан җирлектә татар мәктәбегез бармы, дип сорады. Бу сүзләр дә эшне башлау өчен зур этәргеч булды. Безнең бөтен башлангычларда ярдәм кулы сузганнары өчен Татар Конгрессына җитәкчелегенә рәхмәтебез чиксез. Татарстанның финанс ярдәменнән башка мондый зур эшләрне оештыру кыен булыр иде.
Габдулла Тукай исемендәге 22 номерлы урта мәктәп өчен бина бирелсә дә, ремонт эшләреннән башлап дәреслекләр, укучылар-укытучылар табу, гомумән, эшне оештыру мәсьәләсе Мөнирә Мәүлет кызының көченнән башка булмый. Әлбәттә, Татарстан җитәкчелеге ярдәме булмаса моның кадәр эшне оештырып бетерә алырлар идеме икән? Барлык эшне Бөтендөнья Татар Конгрессы аша алып баралар. Компьютер сыйныфлары да ачыла, дәреслекләр, интерактив такталар дә кайта.
– Казанда һәрбер җыелышып очрашу – ул безнең өчен аралашу, тәҗрибә уртаклашу, хезмәттәшлек тә булдыру. Мәскәү, Казан, Самара, Саратов шәһәрләре укытучылары белән һәрвакыт элемтәдә торабыз, – дип сөйли Мөнирә ханым.
Димитровград шәһәрендәге аларның үз мәктәпләре дә өлкә буенча семинарлар үткәрү урыны, төбәкара инновацион мәйданчык та булып тора. Очрашулар, онлайн укулар, тәҗрибә уртаклашу өчен укытучылар еш киләләр. Өч ел рәттән Гакыйл Сәгыйров укуларын үткәрүләре дә күп нәрсә турында сөйли. Башлаганда үз шәһәрләре өчен дип кенә алынган булсалар, укулары өлкә чигеннән дә чыгып, конференциядә Татарстаннан да катнашучылар күп икән. Өлкә автономиясе дә бу эшне зуррак масштабка күтәреп ала. Аксубай, Спас, Буа, Әлки, Нурлат районнары һәм Казан шәһәре беренчеләрдән булып кушылып китә.
Кул кушырып тик утырсаң, мондый эшләр башкарып булмый ул. Төбәкләрдә татар мохитен Мөнирә ханым кебек зөбәрҗәт ташлар бизи шул. Афәриннән башка сүз юк, булдырасыз! Дәвамчыларыгыз да күп булсын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар