Төнлә тынычсыз йокладым беркөн. Саташып беттем. Әллә кемнәр куа, әллә кемнәрдән качам, имеш.
Инде качып котылдым дигәндә тагын куа башлыйлар... Кеше сөйләгәннәрне йөрәгемә якын кабул итә торган начар гадәтемнән котыла алмадым инде...
Әле кичтән генә бер танышым белән сөйләшеп утырган идек. Яшьлегендә суд приставларында эшләп алган. “И-и-и, анда нинди генә аянычлы язмышлар, нинди генә тарихлар юк. Бергә эшләгән апалар: “Сеңелем, кит син моннан, яшьлегеңне бу пычраклыкка әрәм итмә, мондагы мәгънәсез, оятсыз ир-атларны күреп, кияүгә дә чыга алмассың, ир-атка күңелең кайтыр”, - ди торганнар иде.
Әмма мин эшемне бик яраттым, әтиемнең дә мине формадан, хокук органнарында эшләүче итеп күрәсе килде”, - ди танышым. Булачак ире, танышкач исә кызга шарт куя: “яки мин, яки эшең”, ди. Бүгенге көндә бьюти-өлкәдә уңышлы гына эшләп яткан танышым, билгеле, матур-ышанычлы гаилә төзүне сайлый.
Менә шул танышым әйтә, бер бай гына ир-ат балаларына максатчан рәвештә алимент түләми иде, ди. Башта балаларын минеке түгел, дип тилмерткән, инде ДНК анализлары нәтиҗәләре дә бар, суд карары да бар – барыбер түләүдән баш тарта. Бөтен мал-мөлкәтен туганнары исеменә яздырган. Рәсми рәвештә эшләми. Ниндидер керемен табып, түләттергән моңа танышым алиментларының бер өлешен. Шуннан әлеге ир-ат аңа яный, куркыта башлый, үч алу юлына баса.
Шул көннәрдә эштән кайтырга чыга танышым. Күз чите белән күрә, артыннан бер чит ил машинасы әкрен генә иярә. Танышым трамвайга утыргач та машина калышмый. Караңгы төшеп килә. Яшь кыз фатирда үзе генә яши. Нишләргә? Трамвайдан төшкәч, кибеткә керә дә арткы ишектән чыгып кача. “Әлеге вакыйгадан соң байтак вакытлар эштәге сакчылар мине өйгә кадәр озатып йөрде”, - ди танышым. “Ул турыда әти-әнигә, якыннарыма әйтү юк инде, мине бер көн дә эшләтмиләр иде” – ди.
Хәзер белгечләр, дин әһелләре дә, дәүләт күләмендә дә җәмгыятьтә аталарның дәрәҗәсен күтәрү, әтиләрнең кадерен арттыру юлларын эзли. Менә берничә ел инде Әтиләр көне дә билгеләп үтелә. Әмма Әти исемен горур күтәреп йөрүчеләр, ата исеменә лаек затлар белән беррәттән, баласының барлыгын да оныткан аталар да бар, кызганыч.
Икенче бер яхшы танышым ире белән аерылышты. Шул сөйли: “Беркөн 4 яшьлек баламны бакчадан алырга бардым. Ул миңа: “Әни, кара, бу – Лера, ул минем дустым. Аның әтисе дә, әнисе дә бар”, - ди. “Улым, синең дә әтиең дә әниең дә бар бит”, - дим. “Кайда соң ул әти? Синең аны күргәнең бармы соң?” – ди бала. “Әтиеңнең алимент бурычлары миллионнан артты, хокук саклау органнарыннан качып йөри ул, берничә ел инде синең яныңа килгәне юк, шуңа әтиеңнең барлыгын да оныттың”, - дип балага ничек аңлатасың?!”
Элеккеге күршебез бик уңган, булдыклы Алсу (исеме үзгәртелде) Казан арты районнарының берсендә туып үскән акыллы, эшчән егет белән гаилә кордылар. Бер-бер артлы өч балалары дөньяга килде. Идеаль татар гаиләсе менә шундый була торгандыр, дип уйлый идем. Беркөн очраттым Алсуны. Ире белән аерылышканнар икән. Ачылып китеп, хәлләрен бәян итте: “Беркөн иртән торгач та кәефем бозылды. 6-7 микрозайм бирә торган оешмадан “Сезгә кредит одобрили” дигән смслар килеп төште.
Соңрак шалтырата ук башладылар. Алиментка биргән өчен элеккеге ирем миннән шул рәвешле үч алырга уйлаган! Минем документ данныйлары анда бар. Бер юлы, әле бергә яшәгәндә паспортымны югалттым. Бөтен җирне карап бетердем – бер җирдә дә юк! Шунда хәләл җефет кесәсеннән минем паспортны алып биргәч, гаҗәпләнгән идем. Үз өемдә иң зур дошманым яшәп ятканын, бөтен тапкан табышны уен автоматларында туздырганын белми идем шул әле ул вакытта... Дөрес хәл түгел бит бу дип, кечкенә баламны коляскада тартып, Казан буйлап участковыйны эзләп йөрдем...”
Шәһәребездә яшәүче бер хатын социаль челтәрләрдә язылучыларына мөрәҗәгать белән чыкты – ире баласын урлап киткән. Иренә ничек тә булса тәэсир итә алучылар булса, ярдәм итәргә чакыра. Газиз йөрәк парәсенең кайда икәнлеген дә белмәгән ана нишләргә белмичә өзгәләнә.
Әллә нинди язмышлы кешеләр бар янәшәбездә. Кем әйтмешли, беркемнең дә күңел савыты буш түгел. Ул савытның эчендә ни барын шул кеше үзе генә белә.
Ландыш Тимерова
Комментарийлар