16+

 Мобилизацияләнгән кешеләргә һәм аларның гаиләләренә  күчемсез милекләрен теркәүдә булышлык күрсәтелә

“Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында”гы законга кертелгән үзгәрешләр 2022 елның 29 июненнән гамәлгә куелды. Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова «Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә закондагы яңалыклар белән таныштырды. 

 Мобилизацияләнгән кешеләргә һәм аларның гаиләләренә  күчемсез милекләрен теркәүдә булышлык күрсәтелә

“Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында”гы законга кертелгән үзгәрешләр 2022 елның 29 июненнән гамәлгә куелды. Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова «Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә закондагы яңалыклар белән таныштырды. 

Канундагы үзгәрешләр

Хәзер барлык хисап-теркәү гамәлләре Күчемсез милекне бердәм дәүләт реестры өземтәсе (выписка) белән раслана һәм МФЦ хезмәткәре тарафыннан беркетелә. Шулай ук сату-алу, ипотека, өлешле төзелештә катнашу килешүләре дә дәүләт реестры тарафыннан раслана. Элек теркәү багышлавы (надпись) гына бирелә иде. “Выписка” кәгазе юридик көчкә ия.

Росреестрга документларны җибәрү һәм кабул итеп алу хәзер почта аша башкарылмый.
— Әгәр паспортның вакыт срогы чыккан булса, документлар кабул ителми. Карандаш белән язылган,  сүз кырып төзәтелгән яки өстәп язылган, сүзләр сызылган яки укып булмаслык хәлгә төшкән документ та кабул ителми. Моңа кадәр мондый “дефект”лы документлар МФЦда кабул ителә иде, ләкин Росреестрдан 5 көн эчендә кире кайтарылды, карауга кабул ителмәде,- диде Лилия Борһанова.

Быелдан башлап Татарстан буенча Росреестр белән МФЦ арасында документлар әйләнеше кәгазь тәртибендә башкарылмый. МФЦга тапшырылган документлар электрон рәвешкә күчерелә һәм көчәйтелгән электрон имза белән Росреестрга җибәрелә. Документларның электрон күчермәсе гариза биргән кеше МФЦдан әзер документларны кабул итеп алган көнгә кадәр саклана.

Теркәү вакыты кыскарды

Республикада  инде 2 елдан артык “Электрон ипотека 24 сәгатьтә” проекты гамәлгә ашырыла. Татарстан буенча Росреестр быелның 9 аенда ипотеканы 24 сәгатьтә теркәүгә 19 мең гариза кабул иткән.
— Көнкүреш күчемсез милкен теркәү вакыты да кыскарды. Көнкүреш күчемсез милкенә шәхси торак йорт, бакча йорты, хуҗалык корылмалары, гараж һәм шушы күчемсез милекләр урнашкан җир кишәрлеге карый. Быелның маеннан әлеге күчемсез милекләр 5 көн эчендә теркәлә, элек 7-9 көн уза иде,- диде Лилия Борһанова.- Быелдан башлап кече һәм урта бизнес вәкилләренә милекне “кыска вакытта теркәү” мөмкинлекләре турында СМС-хәбәрләр җибәрелә.

 Мобилизация йогынтысы

Мобилизацияләнгән кешеләргә, аларның гаиләләренә һәм якын туганнарына күчемсез милекләрен теркәү 1 эш көне эчендә башкарып бирелә. Моның өчен документларны МФЦга бирергә һәм беррәттән Татарстан буенча Росреестрның теләсә кайсы бүлекчәсенә тизләтелгән теркәү башкару турында гариза кертергә кирәк.

Казанда бу эшләрне башкару адреслары: Авангард урамы, 74, подъезд-7; Гагарин урамы, 103; Ямашев проспекты,82; Җиңү проспекты, 100.

Республика районнарында болар- Росреестр бүлекчәләре. Аларның адресларын һәм телефоннарын Татарстан буенча Росреестрның рәсми сайтыннан белешеп була (rosreestr. tatarstan. ru).

Тизләтелгән теркәү турындагы гаризага мобилизациягә алынган кеше белән туганлыкны раслый торган документларның күчермәләрен (паспорт, туу турында таныклык, никах турында таныклык) теркәргә кирәк. Кешенең мобилизациягә алынганлыгы повестка яки хәрби комиссариат белешмәсе белән расланыла.
— Мобилизацияләнгән кешеләргә җыелу пунктларына барып та даими консультация-белешмә бирү үткәрә башладык,- диде Лилия Борһанова.

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә һәм Танк училищесында белешмәләр бирү һәр сишәмбе (вторник) һәм пәнҗешәмбе (четверг) көнне 17.00-20.00 сәгатьләрдә оештырыла.

 Куен дәфтәренә:
 
 Татарстан буенча Росреестр мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләре өчен (843) 255-25-71 “кайнар элемтә” телефоны булдырды. Әлеге телефон аша һәр көнне 9.00-15.00 сәгатьләрдә хәбәрләшергә мөмкин.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading