16+

“Мондый кибет һәр районда булсын иде!”

Бүген “Татмедиа” бинасында әдәби кафе ачылды. Анда яңа китаплар белән танышудан тыш, шоколад-кәнфитләр, тәмле каһвә белән дә сыйланырга була.

Бүген “Татмедиа” бинасында әдәби кафе ачылды. Анда яңа китаплар белән танышудан тыш, шоколад-кәнфитләр, тәмле каһвә белән дә сыйланырга була.

Татарстан китап нәшрияте генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин сүзләренчә, нәшрият узган ел гына да 300 меңнән артык китап саткан.

- Өч ел дәвамында бу күрсәткеч үсә бара. Яңа кибетебезгә дә без зур өметләр баглыйбыз. Биредә китаплардан тыш, газета-журналлар да алырга мөмкин. Шулай ук әле сатуда булмаган, яңа гына чыккан китапларны да яңа кибетебездә күреп, таныша алачаксыз, - диде Илдар Сәгъдәтшин.

Сүз уңаеннан, басмалар биредә чагыштырмача арзан бәядән булачак, чөнки аларның бәясенә юл чыгымнары һ.б. чыгымнар өстәлми.

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевның әлеге бинаның беренче катында китап кибете ясау теләге күптән булган икән.

- Бу урынның очрашулар урынына әверелүен телибез. Монда килгәннәр аралашып кына калмыйча, безнең продукцияләр белән дә таныша алсын иде, - ди Айдар Сәлимгәрәев.

Бу урында һәрвакыт китап кибете иде. Шуңа да аның кабат үз урынына кайтуы юкка түгел. “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та шуңа басым ясады.

“Безнең мирас” баш мөхәррире Ләбиб Лерон да бу уңайдан фикерен белдерде.

- Кеше биредә китап белән таныша, карый ала. Акчасы булмаса, соңрак килеп алырга мөмкин. Мондый төр кибетләр район үзәкләрендә дә булсын иде, - дигән теләген җиткерде Ләбиб әфәнде. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading