16+

Мошенниклык турында 4 сорауга ҖАВАП

Сорауларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең җинаятьләрне эзләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнур ХАЯЛИЕВ белән мошенникларны ачыклау бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Раил КУРЯКОВ җавап бирә.

Мошенниклык турында 4 сорауга ҖАВАП

Сорауларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең җинаятьләрне эзләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнур ХАЯЛИЕВ белән мошенникларны ачыклау бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Раил КУРЯКОВ җавап бирә.

1. Бер танышым, кер юу машинасын сатарга теләп, интернетка белдерү куйган иде. Мошенниклар аның банк картасыннан акчасын суырып алган. Мондый очрактан ничек сакланырга?

Раил Куряков:

– Мошенниклар игъланга куелган машина, йорт җиһазы яки, бу очракта, кер юу машинасы белән бик кызыксынган булып кылана. Сатып алам, акча күчерү өчен банк картасының саннарын әйтегез, ди. Акча күчерү өчен банк картасының 16 санлы номерын әйтү дә җитә, башка бернинди мәгълүмат та бирмәгез. Банк картасының гамәлдәге срогын, смс-кодын бервакытта да әйтә күрмәгез. Бу очракта мошенникларга сезнең банк картасындагы акчаларны суыртып алу мөмкинлеге барлыкка килә.

2. Кара диңгез буендагы бер пансионатка ялган юлламалар сатылганлыгы турында сүзләр таралган иде. Әлеге хәбәр дөрес идеме соң?

Илнур Хаялиев:

– Кызганыч ки, бу хәбәр дөрес. Казанда да ун кеше ялган юллама сатып алган. Мошенниклар пансионатның ялган сайтын ясап эш йөрткән. Теге яки бу пансионатның, кунакханәнең, шифаханәнең интернет сайтын кат-кат карарга кирәк. Сайтта мәгълүм компанияләрнең, ягъни кунакханәләрнең исем-атамасына төрле «символлар» өстәлгән булса, ышанмагыз. Башка юллар белән белешегез, акча күчерергә ашыкмагыз. Пансионатның ялган сайтын ясаган мошенникларны эзләү дәвам итә. Акча күчергән кешеләр барыбер дә судка гариза язсын.

3. Танышым, машина оттым, дип шалтыратты. Соңрак, елап, тагын шалтыратты. Машина да юк, күчергән акчасы да юк...

Раил Куряков:

– Әгәр сезгә машина, телефон яки башка берәр приз оттыгыз, дип хәбәр килсә, беренче эш итеп, отышны оештырган оешмага шалтыратыгыз. Салым, таможня һәм транспорт чыгымнарын каплар өчен фәлән сум акча күчерегез, дисәләр, һич ышанмагыз. Сезгә мошенниклар шалтырата. Казанда әле 14 августта гына 28 яшьлек бер кеше «отыш» өчен 18 мең сум акчасын күчергән. Отыш ялган хәбәр булган. «Туганыгыз авариягә эләкте», «Авыруны дәвалыйм» дигән хәбәрләргә, шулай ук газ хезмәте яки Пенсия фонды исеменнән шалтыратуларга ышанып, акча күчермәгез.

4. Мошенникларга нинди җәза бирелә?

Илнур Хаялиев:

– Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсе нигезендә, мошенниклар – башка кешенең милкен алдау юлы белән үзләштерүчеләр ун елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителә. Түбән Кама районында интернет аша сигарет «сатып» алдан акча алу белән шөгыльләнгән 21 яшьлек алдакчы хатын-кыз, ә Лениногорск шәһәрендә кәрәзле телефон «сатып» алдан акча алу белән шөгыльләнгән 23 яшьлек мошенник ир-ат тотылды. Мошенниклар өчен Англиядә, Германиядә, Франциядә һәм Япониядә дә ун елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Фото: pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading