Соңгы көннәрдә халык белән аралашкан вакытта: «Мошкарадан (вак чебен) интегәбез. Башка елларны да июнь башларында шушы хәл күзәтелә иде, тик бу кадәрле үк дип истә калмаган.
Алар умарта күче кебек, мыжлап торалар. Күзгә, борынга тулалар. Тешләүләре дә бик әшәке. Черкидән бер дә ким түгел. Ни галәмәт икән бу?» – дигән сүзләрне ишетәбез.
Үзебез дә, авылларыбызга кайткач, ни галәмәт дип шаккатып килдек. Үтереп тешлиләр, яралары берничә көн сызлый. Коллегабыз – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш редакторы – «Интертат» электрон газетасының баш редакторы Рәмис Латыйпов Кукмара районында төшергән фотоларны күреп тә «аһ» иттек (беренче биттә). Кара болыт булып сырып алганнар бит!
Мошкара турында сүз чыккач, кайчандыр ишеткән бер ярымшаяртулы сүз искә төште. «Җәйнең ямен чебен белән шәһәр балалары ала», – дигән ди бер әби. Тегеләре дә, болары да теңкәсенә бик нык тигән, ахры.
Мошкараларның арту сәбәпләрен ачыкларга теләп, без Татар төбәкара ветеринария лабораториясе директорының фитосанитария мәсьәләләре буенча урынбасары Айтуган Мөбарәковка мөрәҗәгать иттек. Аның аңлатуынча, бу көннәрнең җылытуы белән бәйле.
– Вак чебеннәрнең тешләве черкинекеннән аерыла, – ди ул. – Черки борынчыгы белән тәнне тишеп кан эчә, ә мошкаралар кечкенә генә өлешне тешләп ала һәм шул ук вакытта авырттырмас өчен селәгәен җибәрә, соңыннан чыккан канны ялый. Бераздан тешләгән урын авырта башлый. Еш кына аллергия дә булырга мөмкин. Моннан тыш, мошкаралар черкигә караганда бәйләнчегрәк. Алар кешегә күч булып һөҗүм итә.
Айтуган Мөбарәков әйтүенчә, алардан махсус саклану чаралары ярдәмендә генә сакланып була. Бу вакытта бөҗәкләрне куркыта торган репеллентлардан файдаланырга кирәк. Алар спрей, крем, лосьон рәвешендә була. Сатып алганда игътибарлы булырга киңәш итә, чөнки черкигә каршы булган кайбер чаралар вак чебеннәрне куркытмаска да мөмкин.
Шулай да Айтуган Мөбарәков, тиздән мошкаралар бетәчәк, дип ышандырды.
Бакчаларда
Кемнәрнедер вак чебен-черки тешләп интектерсә, кемнәрнеңдер агач-куакларына бөҗәкләр һөҗүм итеп җәфалый икән. Ниндидер бөҗәкләр, корткычлар кура җиләге, карлыган, крыжовник куакларын, балан агачы яфракларын тишкәләп бетергән. Без әллә кешенең канын эчеп, аның теңкәсенә тигән шул мошкаралар агачларга да зыян саламы икән дигән идек. Танылган бакчачы, белгеч Фарсель Зыятдинов бу фикерне кире какты.
– Мошкара эше түгел бу. Трипс дигән бөҗәк булырга тиеш. Ул сикереп йөри, күзгә күренеп тора. Яфракларны шул тишкәләп бетерә. Ул яшелчәләргә дә зыян сала. Берничә көн җылы булгач, алар уяндылар. Шуңа күрә эшләп калырга тырышалар. Бик нык таралган булса, хәтта химик препарат та кулланырга мөмкин. Карбофосны кура җиләгенә ун литр суга 40 грамм сибәргә мөмкин. Кыярга 30 грамма да җитә. Фитовермны да кулланырга мөмкин. Аны ун литр суга 3-4 мл салып эшкәртергә кирәк. Сатып алганда инструкциясен таләп итсеннәр, чөнки үзенчәлекләре булырга мөмкин. Балан яфрагына гөблә дә зур зыян китерә. Ул яфракның согын астан суырып зур зыян китерә, – диде Фарсель Зыятдинов.
Агачлар үрчетү белән шөгыльләнүче Әлфия Абдуллина фикеренчә, быел бөҗәкләргә уңай ел туры килгән. Шуңа күрә алар шактый үрчегән.
Урманнарда
Авыл халкы шулай ук урманнарда, юл буенда үсә торган агачларның яфраклары бик иртә саргаюдан да зарлана.
– Берничә ел рәттән күзәтеп киләм: имән агачының өске ботаклары шәрәләнеп бара. Өстәге яфракларын ниндидер бөҗәк ашый аларның. Элек мин кечкенә чакта самолетлар урманнарны агулап йөриләр иде. Хәзер бер дә күргәнем юк, – ди Азнакай районында яшәүче Илмир Гарәфиев.
Урмандагы агачларның хәле турында без Нурлат районының Мамык урман хуҗалыгының участок урманчысы Наилә Сафиуллинадан белештек.
– Бездә андый-мондый хәл юк. 2014 елда шелкопряд дигән бөҗәк баскан иде. Бөтен агачларны ялангач калдырдылар. Гариза язып, белгечләрне чакырдык та, алар самолет белән агу сибеп чыкты. Шуннан соң биш ел бөҗәкләр борчымаячак дигәннәр иде белгечләр. Ә ылыслыларны чыршы пилильщигы дигән бөҗәк ашый. Аны астан эшкәртәләр, – диде ул.
Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгыннан аңлатуларынча, урмандагы агачларны күпләп ниндидер корткычлар ашавы күзәтелсә, министрлыкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу эшне алар Россия урманны саклау үзәге белән бергәләп башкаралар. Мөрәҗәгать итүче гариза язганнан соң, урман кимчелекләрен тикшерү өчен махсус комиссия килә. Бары тик шуннан соң гына тиешле чаралар күрелә.
Комментарийлар