16+

Мәрхәмәтле әтиләрне һәркем белергә тиеш

Һәр сабый өчен әти-әнисе иң батыры, иң матуры, иң уңганы, иң булганы. Язмыш тарафыннан инде бер кыерсытылып, кадерлеләрен югалткан ятим сабыйлар өчен яңа гаиләләрендәге әти-әниләре тагын да батыррак һәм матуррак тоелса да, гаҗәп түгел.

Мәрхәмәтле әтиләрне һәркем белергә тиеш

Һәр сабый өчен әти-әнисе иң батыры, иң матуры, иң уңганы, иң булганы. Язмыш тарафыннан инде бер кыерсытылып, кадерлеләрен югалткан ятим сабыйлар өчен яңа гаиләләрендәге әти-әниләре тагын да батыррак һәм матуррак тоелса да, гаҗәп түгел.

Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Без бергә» республика иҗтимагый оешмасы хезмәткәрләре моны бик яхшы белә. Һәм мондый әти-әниләрнең абруен арттыра, аларны балалар белән якынайтырга булыша торган матур чараларны әледән-әле оештырып-уздырып тора. 31 март көнне тәрбиягә бала алган гаилә әтиләренең беренче республика слеты узды. Ара ераклыгы да, юлларның язгы пычраклыгы да, вакыт тарлыгы да әтиләргә бергә җыелып киңәшергә комачаулый алмады. Мөслим, Сарманнардан кадәр – барлыгы 33 районнан килгән иде олы йөрәкле әтиләр Казанга.

– Республикабызда мондый шәфкатьле гаиләләр саны 1500дән күбрәк. Һәм бу сан елдан-ел арта бара. Әниләргә игътибар шактый, ә менә әтиләр, нишләптер, гел читтә кала бирә. Ә бит гаиләдә бала тәрбияләгәндә аларның икесенең дә роле бертигез. Шушы гаделсезлекне бетерү өчен, бүгенге чараны оештырдык, мондый мәрхәмәтле әтиләрне бөтен республикага күрсәтәсебез килде, – диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.

Мансур Шакиров Лаеш районы Усад авылында биш балалы олы гаилә башлыгы. 2011 елда бу гаилә үз канаты астына ятим сабыйларны да сыендырган. Ата кеше бар эштә дә балаларына матур үрнәк – җырласалар да, биесәләр дә, гел бергә. Моны алар сәхнәдә дә күрсәттеләр. Яшел Үзәндә яшәүче Илфар Лотфуллин алты балага ятимлеген киметкән шәфкатьле ата. Балалары белән балык тотарга, уха пешерергә яратса да, конкурска алар «Оя» дигән ямьле генә түгел, тәмле дә салат ясап килгәннәр. Билгеле инде, бергәләп. Мамадышта яшәүче Николай Мазилов 15 балалы зур гаиләнең, үзенә күрә бер дәүләтнең, алтын баганасы, терәге. Бу хакта сәхнәдә балалары беравыздан сөйләделәр. Кирәк булуыңны белү рәхәт бит ул, Николай әфәнде дә бик бәхетле иде. «Иң әйбәт, иң сәламәт балалар бездә, – диде ул, бераз мактанып, – беркайчан да авырмыйлар.»

Ә инде конкурсның тагын бер катнашучысы Наил Латыйпов – күптәнге танышыбыз. Минеке генә түгел, газета укучыларыбызныкы да. «Шәһри Казан»ның әтиләргә багышлап уздырган конкурсында җиңү яулап, без бүләк иткән велосипедта җәй буе җилдерделәр алар. 15 баланы өенә генә түгел, күңеленә дә сыйдыра алган, кояш кебек гел елмаеп кына торучы Наил әфәнде гаиләсе белән бу юлы да бары тик җиңәргә дип кенә килгән. Бергәләп чыгарган газеталары стенага сыймый. Анысы гына бер хәл, гаилә үзе сәхнәгә көчкә сыйды. Бергә дус-тату яшәүнең иң матур мизгелләрен тамашачы белән уртаклаштылар. Хәтта сабантуй оештырып, барыбызның да күңелләрен күтәрделәр. Табыннарын тырыш хезмәт җимешләре – үзләре үстереп каклаган каз һәм бал бизәде.

Аксубайдан Михаил Максимов та хатыны Татьяна белән тугыз бала үстерәләр, шуларның дүртесе мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар. Гаиләнең әтиләре әтәч, әниләре тавык, ә балалары сары чебиләр булып сәхнәгә чаккач, зал алкышлардан шартлый язды. Михаилның оста гармунчы һәм җырчы икәнен «Без бергә»нең төрле җыелышларына йөрүчеләр яхшы белә. Бу юлы да талантын алкышларга исбатлады әти кеше. Балачактан баллы яратканга, торт ясаганнар Максимовлар.

Казаннан Павел Кононов җиде бала әтисе. Гаиләләренең бердәмлеге күренеп тора. Аш-су остасы булырга укучы әти кеше «Гаилә бәхете» дигән салат ясарга уйлаган.
Менә шундый гаиләнең генә түгел, илнең тоткасы булган җиде әти, җиде ир көч сынашты. Конкурс таләпләре буенча талантларын, аш-суга осталыкларын гына күрсәтсәләр дә, балаларын, гаиләләрен яратулары да күренеп-сизелеп торды. Хәер, аңардан, мәхәббәттән, бер-береңә хөрмәттән, ярдәмнән башка җиңеп кенә түгел, яшәп тә булмаганын яхшы беләләр алар. һәммәсе дә. Бу җиде гаиләдәге балаларның кайсысы үзләренеке, кайсысы чит икәнен дә аңламый калдык. Барысы да җырлады да, биеде дә, барысы да бәхетле икәнен күрсәтте. Ләкин шунысы яхшы аңлашылды, бу гаиләләр өчен чит-ят балалар юк. Шуңа да мәртәбәле жюри әгъзалары бик авыр сайлау алдында калды. Алар киңәшкән-бәхәсләшкән арада тәрбиягә бала алган гаиләләрдә үсүче малайлар-кызлар үзләренең рәхмәтләрен җыр-моң телендә җиткерделәр. Тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм итүче республика үзәге директоры Светлана Богова нәтиҗәләр ничек булды, кем җиңде икән дип тын да алмый утырган тамашачылар каршында конкурсны бәяләп барган кәгазьне ертып атты да җиде әтине дә җиңүче дип игълан итте. Жюриның бу акыллы, гадел карары көчле алкышларга күмелде. Бик дөрес, конкурста катнашучы әтиләрнең барысы да җиңүче булырга бик лаек. Алар бит күңелләрен чит балага ачканда ук икеләнүләрен, шик-шөбһәләрен ничә тапкыр җиңгән, кыенлыклар алдында куркып калмаган батыр ир-атлар. Барысы да. Һәм алар гына да түгел. Залда утырган әтиләрнең дә һәммәсе.

– Киләсе елда без дә катнашачакбыз, – дип теләк белдерделәр слетка быел тамашачы булып кына килгән гаиләләр. Димәк, илебездә таркала язган гаилә институтын ныгыта торган бу матур башлангычның дәвамы да булачак.
– Бик куркып кына, килерләрме дип кенә тотынган идек. Барыгызга да зур рәхмәт, – диде «Без бергә»не озак еллар җитәкләгән, башкалабызда тәрбиягә бала алган гаиләләр исемлеген башлап җибәргән Татьяна Степанова. – Спонсорларга аерым рәхмәт. Элек күрше булып яшәгән «Зарница» берләшмәсе иң якын дустыбыз, бар эштә алар ярдәменә таянабыз. Менә бүген дә әтиләргә 5 меңлек сертификат һәм эш кораллары тупланмасын алар ярдәме белән бүләк иттек. Киләчәктә дә бергә булсак иде.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading