16+

«Мөселман хатынын бассейнга кертмәгән җитәкчелекне ислам илләренә кертмәскә кирәк»

Казанның "Акварена" бассейнында мөселман коену костюмын кигән килеш йөзгән Ираида Шәфигулланага фитнес администрациясе әлеге костюм белән суга кермәскә кушкан.

Казанның "Акварена" бассейнында мөселман коену костюмын кигән килеш йөзгән Ираида Шәфигулланага фитнес администрациясе әлеге костюм белән суга кермәскә кушкан.

Сәбәбе – гигиена күзлегеннән чыгып караганда, костюм астында аның тәнендә нәрсә булу-булмавы күренмәүдә икән. 71 яшьлек пенсионер әби тавыш чыгармыйча гына хәл итәргә булган бу проблеманы. Әмма спорт комплексы администрациясе аның хәленә керергә теләми, бассейнга абонементын тапшырырга кушалар һәм аның өчен акчаны кайтарып бирергә вәгъдә иткәннәр. Әмма Ираида Шәфигуллинаның үз өенә якын булган бассейнга йөрисе килә.

Бу хәлләрдән соң Ираида Шәфигуллина белән булган хәл бөтен мәгълүмат чараларына таралды. Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең аксакаллар шурасы рәисе, зур шау-шуга китмәсен өчен, мөфти кушуы буенча тиз арада бассейн җитәкчелеге белән очрашкан.
– Мондый мәсьәләләрне уңай чишү буенча безнең тәҗрибә бар. Казан мәктәпләрендә яулык ябуны да хәл иттек. Милли һәм дини характердагы аңлашылмаучылык аркасында үзара мөнәсәбәтләрне кискенләштермәскә кирәк. Без барыбыз да акыллы кешеләр, бу мәсьәләне тыныч кына хәл итә алабыз. Бассейн җитәкчелеге белән сөйләштек, бу ситуацияне контрольдә тотабыз. Нәтиҗәсе һәм күрелгән чаралар турында соңрак хәбәр итәбез, – диде Айрат Әюпов.
Журналист һәм политолог Максим Шевченко Inkazanга белдергәнчә, бу кеше хокукларын бозу һәм мондый бассейн җитәкчеләренә ислам илләренә баруны тыярга кирәк.


– Бу чын мәгънәсендә исламофобия, – дигән ул
Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе Наилә Җиһаншина сүзләренчә, мондый хәлнең Татарстанда булуы икеләтә гаҗәпләндерә.
– Без бер-беребезне хөрмәт итәргә тиешбез. Һәркем үзенә ошаган, үзенә җайлы булган кием белән йөри, шул исәптән коену костюмыннан да. Әгәр дә кешенең чишенәсе килми икән, нигә аны чишендерергә? – ди ул.

– Мөселман хатын-кызлары сездән бассейнда аерым бер сәгать булдыру турында сорамыйлармы? – дип сораштык без аңардан.
– Берничә ел элек булды ул сөйләшү. Сораучылар булгач, бер бассейн белән сөйләштек, хатын-кызлар өчен аерым сәгать билгеләделәр. Әмма вакытын билгеләгәч, килүчеләр әз булды. Барырга ерак дип әйттеләр. Бассейн җитәкчелегенең дә акча эшлисе килә, берничә кеше өчен бассейн сәгатен билгеләү аларга керемле түгел. Бу мәсьәләне хәл итү өчен һәр бассейнда хатын-кызлар өчен, мөселманнар дип әйтмим, бөтен хатын-кызга да, аерым сәгатьләр билгеләсеннәр иде. Һәр кеше үзенә якын булган бассейнга йөри алыр иде. Ираида Шәфигуллинаның да өенә якын булган өчен йөрисе килә бит ул бассейнга, – диде Наилә ханым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading