16+

Мәскәү авыручылар арту сәбәпле, "удаленка"га күчә!

5 октябрьдән Мәскәү халкына читтән торып эшкә күчү мәҗбүри булачак. Тиешле указга Мәскәү мэры Сергей Собянин кул куйган. Документ шәһәр башлыгының рәсми порталында бастырылган.

Мәскәү авыручылар арту сәбәпле, "удаленка"га күчә!

5 октябрьдән Мәскәү халкына читтән торып эшкә күчү мәҗбүри булачак. Тиешле указга Мәскәү мэры Сергей Собянин кул куйган. Документ шәһәр башлыгының рәсми порталында бастырылган.

Эш бирүчеләргә читтән торып эшләүгә хезмәткәрләрнең кимендә 30 процентын күчерергә кирәклеге турында билгеләп үтелә. Алар исәбенә 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләр һәм хроник авырулары булган кешеләр һичшиксез керергә тиеш.
- Коронавирус белән авыручылар саны арта бара - көн саен 2000нән артык кеше, - дип ачыклык кертте Мәскәү мэры Сергей Собянин.
Түрә билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта коронавирус аркасында хастаханәдә ятучылар саны арта - атнага 5 мең тирәсе. Шәһәр башлыгы бигрәк тә әлеге чирнең балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен куркыныч игътибар итте. - Авыручылар арасында балаларның өлеше беренче тапкыр 19 проценттан арткан. Әйе, алар җиңел яки, гомумән, симптомнарсыз авырый, әмма шул ук вакытта гаиләнең өлкән әгъзаларына бу мәкерле чирне йоктырырга мөмкин, ә алар исә аны авыррак кичерәләр, - дип хәбәр итте Сергей Собянин.

"Удаленка"га күчү турындагы таләпләр медицина оешмаларына, шулай ук оборона предприятиеләренә, "Росатом", "Роскосмос" һәм башка тармакларга кагылмый.
- Бу чара авыруның үсешен киметү өчен җитәрлек булыр, һәм безгә җитди карарлар кабул итәргә туры килмәс дип ышанам, - дип йомгаклады Мәскәү мэры.
Элегрәк Сергей Собянин Мәскәүдә COVID-19 белән булган хәл турында сөйләгән иде. Мондый шартларда өлкәннәргә өйдә калу яхшырак, дип искәртте ул. Мәскәү мэры шулай ук хәзерге вакытта метродагы трафикның күпчелек гражданнарның шәһәр буйлап хәрәкәт итүен дәлилли, дип өстәде.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading