16+

Мунчаны ник ябалар?

«Павлюхин урамындагы мунчага гел яратып йөри идек, тик ул октябрь аенда ябылды. Башта ремонтта, диделәр. Аннары анда клуб ачарга ниятлиләр икән дигән имеш-мимешләр ишетелде.

Мунчаны ник ябалар?

«Павлюхин урамындагы мунчага гел яратып йөри идек, тик ул октябрь аенда ябылды. Башта ремонтта, диделәр. Аннары анда клуб ачарга ниятлиләр икән дигән имеш-мимешләр ишетелде.

Мунчага шалтыратып та карадык, трубканы алмыйлар, билгесезлектә калдык. Ул мунчага әллә ни ремонт та кирәк түгел иде кебек инде... Әллә чынлап та ябарга җыеналармы икән? Безгә бу сорауга ачыклык кертергә ярдәм итсәгез иде, якын-тирәдә башка мунча да юк».

Люция Сабирова, Казан.

7нче җәмәгать мунчасында без барганда, эчтә кемнәрдер эшлиләр иде. Тик шакып-шакып та ишекне ачтыра алмадык. берни аңлатучы юк. Үтеп барган кешеләрдән сораштырдык. Чишенү бүлмәсендә түбәдән су ага иде, душ краннарыннан су начар акты, чабыну бүлемендә идәндә су җыела иде, дип зарланучылар булды. Берәү: «Совет заманыннан бирле бу мунчага йөри идем. Торган урыныбызга якын. Мунчаны якынрак урыннан сайлыйсың бит инде, ерак йөри башласаң, сихәте бетә. Тик соңгы арада бәяне күтәрделәр, ә күрсәткән хезмәтләре таләпләргә җавап бирми башлады. Шуңа да Җиңү проспектындагы мунчага йөри башладым. Ләкин бу мунчаны яңартсалар, бик тә шат булыр идем, начар түгел иде ул», – диде. Гомумән, мунчаны Казанда иң әйбәте иде дип мактаучылар шактый булды, ремонт таләп ителгәне белән дә күпләр килеште.

Хәзер бер генә мунча да муниципалитетка карамый. Мунчаларның бер өлеше – «Комбытсервис» җәмгыяте карамагында, калганнары – шәхси кулларда. Тырыша торгач, Павлюхин урамындагы 7нче мунча хуҗасының да эзенә төштек. «Комбытсервис» җәмгыятендә, ул мунча былтыр яз көне үк шәхси эшмәкәргә сатылды, дип җавап бирделәр. Кемгә икәнен әйтмәделәр. Ләкин иң мөһиме – бу урында клуб түгел, мунча булачак, ди. Вахитов һәм Идел буе районы хакимиятеннән алынган мәгълүматлар буенча, әлегә мунчада төзекләндерү эшләре бара. Яңа җитәкче инде мунча өчен мич тә сатып алган, юыну бүлмәләрен төзекләндерергә җыеналар. Яңартылган мунча февраль ахырларында ачылыр дип көтелә.

Берсендә «Комбытсервис» ачык акционерлык җәмгыяте юристы Екатерина Носкова җәмәгать мунчаларын керем китерми торган тармак дип атаган иде. Чынлап та, мунчаларны оешмаларга дәүләттән ярдәм алмыйча, үз хисапларына ремонтлатырга туры килә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр шактый, ә билет бәяләре арзан. Хакын арттырсаң, халык канәгатьсезлек белдерәчәк, гади пенсионерның акчасы болай да очын-очка ялгарга гына җитә. Шуңа да күбесе җимерек мунчаларга да йөрергә риза, чөнки гадәттә, төзекләндергәннән соң, бәяләрне арттырып куялар, диләр. 7нче мунчада да ремонттан соң артыграк түләргә туры килмәгәе...

Анна АРАХАМИЯ фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading