16+

Муса Галләмов – көрәштәге Азеведo яки Теләчегә бар да килешә!

Татарстанның көрәш буенча спорт остасы Расих Габдрахманов призына балалар арасында Теләчедә узган бәйгенең иң кызган вакытында район үзәгенә “Ак Барс” хоккей командасы һөҗүмчесе Артем Лукоянов кайтып төште дә, “бөтен эшне бозды”.

Муса Галләмов – көрәштәге Азеведo яки Теләчегә бар да килешә!

Татарстанның көрәш буенча спорт остасы Расих Габдрахманов призына балалар арасында Теләчедә узган бәйгенең иң кызган вакытында район үзәгенә “Ак Барс” хоккей командасы һөҗүмчесе Артем Лукоянов кайтып төште дә, “бөтен эшне бозды”.

Көрәш тә онытылды, игътибар да көрәш бәйгесенең төп сәбәпчесеннән – хоккей йолдызына күчте. Аның каравы бил алышырга җыелган балалар өчен турнир бәйрәмгә әйләнде...

Шушы туфрактан без

Теләче районының Сауш авылында туып-үскән Расих Габдрахманов мәктәп елларында көрәш белән мавыга башлый. Озын гына буйлы, гәүдәгә күпчелек яшьтәшләреннән калку булган егет шул вакытта ук районда җиңүчеләр арасына күтәрелә башлый. Яшьләр арасында Теләченең җыелма командасы составында да даими чыгыш ясап килә. Дөрес, мәктәп елларында республикакүләм бәйгеләрдә алдынгы урыннар яулый алмый әле Расих. Ләкин төшенкелеккә бирелми – үҗәтлеге һәм әрсезлеге нәтиҗәсендә студент елларында ир-егетләр арасында үз авырлык үлчәвендә “каты чикләвек”кә әйләнә. Казанга килгәч танылган остаз Марат Әхмәдиев кул астына килеп эләгә Расих, зур уңышлары да шул тренер исеме белән бәйле. Иң зур җиңүе 2000 елга туры килә – республикакүләм ярышта легендар көрәшче Айрат Гыйлаевка гына оттырып, спорт остасы исемен яулый.

– Теләчегә куанып кайтам, – ди Расих Габдрахманов. – Спорт белән шөгыльләнү өчен булдырылган шартларны күреп күңел сөенә. Балаларны спортка тарту кирәк. Көрәш кенә, димим. Спорт яшьләрне начар гадәтләрдән йолып кала.

Үз призларына көрәш турниры уздыруның да төп максаты шул – келәмне сайлаган балаларга бил алышырга мөмкинек тудыру. Быел турнир икенче мәртәбә үткәрелде. Беренчесендә район мәктәпләреннән генә җыелсалар, быел кунакка Саба көрәшчеләрен дә дәшкәннәр. “Алга таба районнар санын арттырырга кирәк, – ди Расих турнирның киләчәге турында сүз чыккач. – Зуррак булган саен башланган эшнең нәтиҗәсе шәбрәк булачак”.

“Теләченең Азеведосы мәллә?”

Артем Лукояновның Теләчегә кайтып төшүе очраклы түгел – Расих Габдрахманов белән дуслык җепләре бәйли икән хоккейчыны.

– Көрәш турнирына чакыргач, бик теләп кайттым. Үземнең дә кечкенә вакытта Сабантуенда көрәшеп караганым бар иде бит, – диде “ШК” хәбәрчесенә Артем. – Әтиемнең дә көрәшкәне булды. Аңа хәзер 59 яшь. Әле берничә ел элек авыл Сабантуенда чыгып көрәште. Яшь егетләргә бил бирмәде. Тәкә бүләк иттеләр үзенә. Әти өчен борчылып утырган идем.

Теләчедә көрәшне күзәтеп торды да, үзе дә келәмгә чыгып карарга булды хоккейчы: Расих Габдрахманов белән Артем Лукояновның бил алышуы турнирның төп бизәге булгандыр, мөгаен. Ни хикмәт, Лукоянов хоккейда гына түгел, көрәштә дә оста икән – Расихны аркасына салды! Махсус оттырды, диюче булмады – хоккейчыны аягүрә алкышладылар.

– Болай булгач җәен Сабантуенда да көрәшәм әле, – дип шаяртты Артем келәмнән чыккач. – Күңелдә дәрт кузгалды. Көрәшчеләр каны ага бугай миндә.
...Көрәш белән шулкадәр нык кызыксынды ки хоккейчы, хәтта Теләченең җыелма командасында чит төбәк – Башкортстан, Марий Эл һәм башка район көрәшчеләре булуы турында ишеткәч уйга ук калды. “Алар хоккейдагы Азеведо кебекләр мәллә? – дип сорап куйды Артем. – Менә хәзер Расихны аңладым – ул турнир уздырып, район көрәшчеләрен үстермәкче буладыр әле”, – дип шаяртып та алды.

Азеведо димәктән, Лукоянов Канаданың португалияле хоккейчысы Джастин Азеведоны күптән инде үзебезнең спортчыга әйләнүен дә билгеләп үтте. “Борынгы бабалары татар булмаган микән әле аның. Чын татар егете кебек ул, – дип көлдереп алды ул чәй табыны артындагыларны. – Сезнең дә көрәшчеләрегез үзегезнеке булсын”.

Келәмнән – бозга

Теләчедә боз сарае да эшләвен ишеткәч, авылга кайтам дип, шәһәргә эләктем бугай, дип аптырашка калды Артем Лукоянов. Боз сараенда аны йөзләгән мәктәп укучысы каршы алды. Араларында мәктәпкәчә яшьтәгеләр дә, югары сыйныф укучылары да бар.

– Сезгә бөтен шартлар тудырылган. Кадерен белегез. Зур спортчы гына түгел, яхшы кешеләр дә булырга тырышыгыз, – дип сәламләде аларны хоккейчы һәм үсеп килүче хоккейчыларга бер сәгатькә якын автограф таратты. Хәтта киләсе елга үз призына биредә хоккей турниры уздырырга да ышандырды.
 
...Ә ул арада янәшәдә генә урнашкан “Батыр” спорт комплексы келәмендә җиңүчеләр ачыкланып килә иде инде. 2002 елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәгеләр арасында уздырылган турнирда Теләче урта мәктәбе укучылары җиңү яулады һәм тәкә белән бүләкләнде. Үз авырлык үлчәвендә чемпион булып Ильяс Мараков, Ибраһим Хәйретдинов, Ислам Зиябиев, Рамил Антонов, Ислам Ярмиев, Фаил Шакиров, Әнәс Галиуллин, Илназ Хәмидуллин, Илһам Камалиев, Фәнил Сибагатуллин, Багир Зарипов танылды. Үсеп килүче батырларның кулларын хоккейчы Артем Лукоянов, моннан 25-30 еллар элек шушы җирлектә алар яшендә батыр исемен йөрткән Расих абыйлары һәм хөрмәткә ия башка кешеләр кысты.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading