16+

Муса Җәлилнең юбилее ел буена сузылачак

Ничек кенә кечерәйтергә, түбәнсетергә теләсәләр дә, татар халкы зур, бөек халык. Бу хакта аның шәхесләре, аларның күплеге дә сөйли. Гыйнвар аенда Такташыбызның 120 еллыгы булса, февраль аенда – Җәлилебезнең тууына 115 ел.

Муса Җәлилнең юбилее ел буена сузылачак

Ничек кенә кечерәйтергә, түбәнсетергә теләсәләр дә, татар халкы зур, бөек халык. Бу хакта аның шәхесләре, аларның күплеге дә сөйли. Гыйнвар аенда Такташыбызның 120 еллыгы булса, февраль аенда – Җәлилебезнең тууына 115 ел.

Такташтан аермалы буларак (нишләптер, аның юбилее бөтенләй искә дә алынмыйча гына узып китте.) Җәлилнеке киң масштабта үтә. Хәер, башкача була да алмый инде. Батырлыгы белән татарны бар дөньяга таныткан Җәлил бит ул!

Аның туган көне 15 февральдә Татарстан Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты “Җәлилне өйрәнү фәне: бүгенгесе һәм киләчәге” дигән темага түгәрәк өстәл уздырды. Анда Ким Миңнуллин, Дания Заһидуллина, Әлфәт Закирҗанов, Нәзилә Йосыпова кебек Татарстан галимнәре белән бергә электрон элемтә аша Оренбург өлкәсе Мостафа авылының Җәлил исемендәге мемориаль музей комплексы җитәкчесе Нәфисә Гобәйдуллина, Мәскәү шәһәре этномәдәни татар компонентлы 1186нчы мәктәбе директоры Роза Шакирова, Минзәлә шәһәренең Җәлил мемориаль музее директоры Алсу Григорьева да үз чыгышлары белән бу сөйләшүне тагын да җанландырып җибәрде. Тарих фәннәре докторы татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев Идел Урал легионы фаҗигасе турында тәфсилләп сөйләде. Монда әле яшь галимнәргә өйрәнәсе әйберләрнең бик күп булуын да искәртте. Чыгышларның бик күбесендә Җәлил энциклопедиясен эшләргә вакыт җиткәнен дә ассызыкладылар. Озакламый булыр да, иншалла. Тукайныкы матур гына дөнья күрде бит. Үрнәге бар.

Аннары түгәрәк өстәлдә катнашучылар Җәлил һәйкәленә чәчәк салырга килдер. Анда шагыйрьне хөрмәтләп-зурлап милләттәшләребез җыелган иде. “Үзебезнең бөекләребезне онытсак, беркайчан да бөек халык була алмабыз”, – диде Татарстан Язучылыр берлеге рәисе Данил Салихов, бүгенге чараның әһәмиятен аңлатып һәм килгәннәргә рәхмәт әйтеп. Җәлилнең кызы Чулпан ханым да традициягә тугрылыклы булып калган – быел да Казанга килеп, әтисе һәйкәленә чәчәк салу бәхетенә иреште. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та батыр шагыйрь милләтәшебезгә ихтирам-хөрмәтен кызыл розалар бәйләме белән белдерде.
Татарстан Республикасы милли музеенда “Моабит дәфтәрләре”н халыкка күрсәтү дә булды. Аны саклау фондыннан елга бер тапкыр гына шагыйрьнең туган көнендә алып чыгалар, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәләр. Шагыйрь кулы белән язылган, мең бәлаләр белән туган илгә кайтып җиткән бу дәфтәрчекләр берәүне дә битараф калдырмый. Быел беренче тапкыр “Моабит дәфтәрләр”е “Адымнар” гимназиясенә дә кунакка барачак.

Җәлилнең бу юбилее хаклы рәвештә ел буена сузылыр кебек. Печищеда Янка Купала музеенда “Өзелгән җыр” дигән күргәзмә, Нәҗип Җиһанов музеенда, Татар китабы йортында һәм Казанда Җәлилнең музей-фатирында махсус программа белән үткәреләсе кызыклы чаралар көтелә. Районнарга – Кайбыч, Мамадышка күргәзмәләр белән чыгу да планлаштырылган.

Җәлил бүген дә алгы сафта. Ул бүген дә көрәшче. Милләтебезгә иң кирәк чакта нәкъ менә татар булуы белән горурланырга ярдәм итә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading