Быел герой-шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 115 ел булды. Бер карасаң, аның турында инде барысы да билгеле, өйрәнелгән һәм гадәти кебек.
“Сөйләнәсе сүзләр сөйләнелгән, җырланасы җырлар инде җырланган”... Ләкин, бу сүзләр хакыйкатькә бик үк туры килеп бетми. Җәлил турында әйтеләсе фикерләр, җырлыйсы җырлар гына түгел, хәтта биисе биюләр дә байтак икән ләбаса.
Нәкъ менә шушы нисбәттән 30 апрель көнне Казанның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында “Муса. Моабит” дип исемләнгән шигърият, музыка һәм бию триптихы премьерасына багышланган матбугат конференциясе булып узды. Чараның төп экспертлары буларак проектның кураторы Миләүшә Ризванова, спектакльнең режиссеры Алексей Шитиков, Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Луиза Янсуар, композитор Миләүшә Хәйруллина, актриса Альбина Ногманова һәм танылган журналист, кинорежиссер, сценарист Нәсүр Йөрешбаев катнаштылар.
“Муса. Моабит” – герой-шагыйребез Муса Җәлил турында яңа форматта эшләнгән документаль спекталь. Аның төп үзенчәлеге һәм идеясенең барлыкка килү тарихы турында режиссер Алексей Шитиков белән проектның кураторы Миләүшә Ризванова бәян иттеләр. Алар фикеренчә, әлеге проект кысаларында Муса Җәлил тамашачылар хозурына каһарман-шагыйрь түгел, ә гади бер кеше буларак, бөтенләй икенче, яңа яктан тәкъдим ителә. Проектның төп үзенчәлеге дә шуннан гыйбарәт. Алексей Шитиков сүзләренчә, Муса Җәлил турында язылган әсәрләр, китаплар, материаллар, аңа багышланган чаралар байтак, ләкин алар бер тапкырлык, дәвамлы түгел, ә нәкъ менә шундый кызыклы заманча проектлар, спектакль, опера, балет форматындагы чаралар бик аз, шуңа күрә әлеге иҗади эшне башкарганда шушы төп максат та күз алдында тотылган:
“Әлеге проект – ул минем тарафтан туган җиремә, Татарстанга, Казанга карата булган ихтирам һәм хөрмәт билгесе”(А. Шитиков).
Спекталь өстендә эшләү дәверендә “Калеб” Яңа буын җыены вәкилләре, Кариев яшь тамашычы театры артистлары, гомумән, әлеге проектка катнашы булган һәрбер иҗат кешесе дә Муса Җәлил турында күп кенә яңа фактларга тап булып, үзләре өчен Җәлилне бөтенләй икенче яктан ачулары турында белдерделәр:
“Минем үземә шәхсән кешенең асылын белү мөһим – гади тормышта нинди ул? Ничек ул ярата, борчыла, аңа нинди авырлыклар белән очрашырга туры килгән?
Муса Җәлилнең дә тормышында шундый гаҗәеп бер хәл булган: аның сеңлесе Хәдичә үзенең дус кызы белән бергәләп күл буена су коенырга төшеп китә. Кинәт кенә Хәдичәнең дус кызы бата башлый. Бәхеткә каршы, нәкъ шул вакытта Муса аларны күреп алып, кызны коткарып кала. Ләкин, кызларга Мусадан соңыннаң бик каты эләгә инде. Чынлыкта исә, әлеге вакыйга Муса Җәлилне төрле яклап ачырга ярдәм итә. Иң мөһиме, аның бик тә кайгыртучан, яхшы күңелле, шундый ук гади кеше икәнен ачык күрсәтә” (А.Шитиков).
Очрашу кысаларында шулай ук Муса Җәлил һәм аның кардәшләренең Бөек Ватан сугышында үткән катлаулы юллары турында да искә алынды. Нәсүр Йөрешбаев фикеренчә, җәлилчеләрнең төп геройлыгы – татарның гына түгел, бөтен мөселман дөньясының намусын саклап калуда.
Әлбәттә, бер спекталь кысаларына гына шагыйрьнең барлык хис-кичерешләрен, тулы тормыш юлын күрсәтеп бетереп булмый. Ләкин аның балачак, яшьлек чорлары, мәхәббәт, дуслык хисләре, язмыш сынаулары, аяусыз сугыш һәм көрәш көннәре белән бәйле иң якты, игътибарга лаек хатирәләр музыкаль һәм хореографик элементлар ярдәмендә җанландырылачак. Яшь композитор Миләүшә Хәйруллина тарафынна иҗат ителгән заманча, шул ук вакытта моңлы көйләр Муса Җәлил иҗатына икенче күзлектән карап, шагыйрьнең эчке дөньясын яңача аңлау өчен шулай ук үзенә күрә бер этәргеч булып тора.
Кариев театры спектакль премьерасына 10 май көнне 18:00 сәгатьтә тамашачылар өчен үз ишекләрен ачачак. Шулай ук тамаша алдыннан театр фойесында Муса Җәлилгә багышланган аерым күргәзмә дә булыр дип көтелә.
Проект өстендә хезмәт куйган иҗат кешеләренең янып торган күзләреннән үк күренеп тора: шигърият, музыка һәм бию триптихы – моңарчы булмаган үзенчәлекле бер могҗизага тиң әсәр, чөнки монда һәрберсе рухланып, бөтен күңелен, җанын биреп, ләззәтләнеп иҗат иткән. Ничек кенә булса да, иң мөһиме – халыкның күңеленә үтеп керерлек һәм тәэсирле булсын, чөнки төп сүзне барыбер тамашачы әйтәчәк!
Рузилә Фәттахова.
Комментарийлар