16+

Музей халыкларны дуслаштыра

Соңгы көннәрдә Казан җәмәгатьчелеге Футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан шатланып һәм дулкынланып яши. Ә менә музейларда мондый күңел күтәренкелеге сизеләме икән? Спорт сөючеләр музейларга кайлардан киләләр, аларны ниләр кызыксындыра? Сорауларыма Милли музейның лекторлар төркеме җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ләйсән Кариева җавап бирде.

Музей халыкларны дуслаштыра

Соңгы көннәрдә Казан җәмәгатьчелеге Футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан шатланып һәм дулкынланып яши. Ә менә музейларда мондый күңел күтәренкелеге сизеләме икән? Спорт сөючеләр музейларга кайлардан киләләр, аларны ниләр кызыксындыра? Сорауларыма Милли музейның лекторлар төркеме җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ләйсән Кариева җавап бирде.

– Татарлар һәм күпмилләтле Казан кешеләре һәрвакыт, гасырлар дәвамында, башка халыкларга карата киң күңелле һәм мәрхәмәтле, кунакчыл буларак танылып килде. Быел Дөнья чемпионаты көннәрендә дә без музей ишекләрен киң ачып, башкалабызга килгәннәрне билетлы тамашачы түгел, кунак итеп чакырдык. Экскурсияләрне аларга дүрт телдә: татар, рус, немец һәм инглиз телләрендә әзерләдек. Шуның өчен дә чит ил кунаклары безнең музейга яратып килә.

Барлык музейга килүчеләр хакында берәмләп тәфсилләп сөйләп бетерү мөмкин түгел. Әлбәттә, кунакларга спорт кына түгел, мәдәни казанышлар да бик кирәк. Шундыйлардан күпмилләтле Кытай халкы турында берничә генә сүз әйтеп үзарга телим. Алар белән безнең борынгы төрки дәүләтләрне үткәндәге геополитик каршылыклар һәм дуслык, сәүдә мөнәсәбәтләре бәйли. Борынгы «Бөек ефәк юлы» турында һәркайсыбыз хәбәрдар. Чынаяк дигән көнкүреш әйберебез генә дә кайдан килгәнен үзе үк әйтеп тора. Илләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләргә дә карамастан, безнең халыкларны хезмәт сөю һәм гүзәллеккә мәхәббәт берләштереп яшәтте. Шуның өчен алар мәдәни багланышлар тарихы белән даими кызыксынып торалар. Безнең, алар белән аерымлыкларга караганда, уртаклыклар күбрәк. Музеебызда алар күңеленә хуш килерлек тә әсбаплар саклана.

Мөселман халыклары үзара аңлашу өчен тәрҗемәчегә мохтаҗ түгел. Борынгы заманнарда ук бөек цивилизация төзеп яшәүче, шигърияттә Фирдәүси һәм Рудакиларны тудырган Иран халкы вәкилләре дә безнең музейда кызыклы экспонатлар күреп, сокланып карап йөриләр.

Европа илләреннән килгән кунаклар: Англия, Польша, Германия вәкилләре безнең музейда борынгы бабалары белән илчелек мөнәсәбәтләрен раслаган документларны, Урта гасырлар идарәчеләренең тарихтагы эзләрен барлыйлар.

Гаҗәпмени, музей Америка Кушма Штатлары, Колумбия, Уругвай, Бразилия, Мексика, Франция, Вьетнам халыкларын да якынайта, чөнки без барыбыз да кешеләр, һәркайсыбызга иҗади хезмәт һәм тынычлык кирәк. «Халык дипломатиясе» дип, башкаларга үрнәк итеп куелырдай тәҗрибәбез менә шул була инде.

Гадәттә, эш көне тәмамланып, өйгә кайтып китәр алдыннан куллар үзеннән-үзе музей турында тәэсирләр язылган китапка сузыла. Күңелгә иң кереп калган фикерләр һәм тәкъдимнәр язылган Кунаклар китабына яңа төшкән сүзләр һәркемгә гыйбрәт булырлык: «Кайчак кемнәрдер, кем яхшы һәм кем артта калган, дип, сүз көрәштерергә ярата. Мондый кешеләргә, үзара бәхәсләшер алдыннан музейларга килеп, үткән гасырларга карап, шул сәнгать югарылыгыннан торып уйланырга кирәк»...

Зөлфия СӘЛӘХОВА, «Элекон» производство берләшмәсе хезмәткәре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading