16+

Намибиядән килгән Мерси Ситумбеко: «Курка-курка гына килгән идек – үз күзләребезгә үзебез ышанмыйбыз»

Татар гомер бакый Сабантуйлар үткәреп, халык ташкынына гадәтләнгәнлектән. Ачык йөз күрсәтү, кунакларны хөрмәтләү-милләтебезнең югары тәрбиялелек сыйфаты.

Татар гомер бакый Сабантуйлар үткәреп, халык ташкынына гадәтләнгәнлектән. Ачык йөз күрсәтү, кунакларны хөрмәтләү-милләтебезнең югары тәрбиялелек сыйфаты.

“Ворлдскиллс” эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатына килгән конкурсантлар, экспертлар һәм туристлар Казанга, чемпионатка сокланып туймыйлар. Шушы мисаллар моңа дәлил.

Сесар Иварра, эксперт:

- АКШтан 18 кешелек команда килдек. Мин тарих һәм тарихи шәһәрләрне өйрәнәм. Казан-меңьеллык тарихка ия борынгы кала, аны күрүемә бик шатланам. Казан Кремле ансамбле, шәһәрнең архитектурасы соклангыч. Ворлдскиллс гаҗәеп яхшы оештырылган, без командабыз белән барысыннан да канәгать. Рәхмәт Казан!

Мерси Ситумбеко, менеджер:

- Намибиядән без. “Россия-куркыныч ил”, дигән имеш-мимеш сүзләр колакка кереп калганлыктан, Ворлдскиллс чемпионатына курка-курка гына килгән идек. Россиядә һәм Казанда беренче мәртәбә булуым. Казандагы тынычлыкка, дустанә мөнәсәбәткә, кунакчыллыкка, Казанның гаҗәеп матурлыгына һәм искиткеч чисталыгына шаккатып йөрибез. Үз  күзләребезгә үзебез ышанмыйбыз, мондагы сый-хөрмәттән башларыбыз әйләнә. Җылы тәэсирләрдән күңелләребез ташый.

Петрина Шалонго, волонтер:

- Җәмәгать эшләрендә катнашсам да, волонтер сыйфатында чит илгә барганым юк иде. Казан минем өчен тәүге тәҗрибә мәктәбе. Казанда Ворлдскиллс шулкадәр яхшы оештырылган. “Син фәлән”, “син моны эшлә”, дип түбәнсетү, тупас әмер бирү юк. Казанда волонтерларга хөрмәт күрсәтелүенә һәм тиң карашка сөендем. Күп илләрдән җыелган волонтерлар үз өебездәге кебек рәхәтләнеп йөрибез. Намибиядә хәзер табигатьнең кыш фасылы санала, Казандагы кебек бездә дә 16 градус кына җылылык. Намибиядә ноябрь, декабрь, гыйнвар-җәй айлары, анда инде 30-40 градус эсселек һәм корылык була. Казанда яшеллек күп-бу сезнең бәхет.

Сәлимә һәм Канәгать Суйебаевлар:

- Кардәш Татарстанга Казахстаннан килдек, әле ике кечкенә улларыбызны да иярттек. Кызыбыз Камилә кондитерлар бәйгесендә катнаша. Аның өчен җан атып торабыз, ул кондитер буенча конкурсантларның иң яше - 18 яшь кенә тулды әле. Ворлдскиллс бик яхшы оештырылган, “Казан-экспо” комплексы галәмәт зур икән. Волонтерлар тырышлар, алар ярдәмендә үзебезгә кирәкле корпусны уңай эзләп таптык. Көне буе йөреп ардырса да,  Казандагы җиңел мохит, барыбер дә, күңел тынычлыгын саклый. Казаннан гомерлек җылы тәэсирләр алып китәбез.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading