16+

Наталия Фишман туган көненә чәчәк бәйләме урынына сукбай этләргә ярдәм итүегезне сорый

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманның бу атнада туган көне булды. Ул үзенең Instagram сәхифәсендә, туган көнемә чәчәк бәйләме урынына сукбай этләргә ярдәм итүегезне сорыйм, дип язып, акчаны «Помоги дворняге» хәйрия фондына күчерүне сораган. Ә сез туган көнегезгә нинди бүләк алыр идегез?

Салих Әхмәдуллин, Буа, Ташкичү:

– Менә кичә генә «Болгарка» пычкым янып чыкты. Туган көнемә шуны бүләк итсәләр, ничек күңелле булыр иде. Авыл җирендә чәчәк, этләр турында уйларга вакыт юк. Ә Фишман молодец. Үзенә дә пиар ясаган, иясез этләргә дә игътибар юнәлттергән.

Фәнис Бакиров, Әлки, Әхмәт:

– Иң зур бүләк – исәнлек. Калганын эшләп тә сатып алып була. Аның кайсы да кадерле инде ул. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк. Бүләк дигәннән, 50 яшьлек юбилеемда дустым, тост әйтеп, бүләген биргәндә, син минем туган көнгә күпме китердең, мин дә шуның кадәр алып килдем, диде. Минем өчен чын күңелдән бирелгән бүләк – иң кадерлесе.

Гөлчирә Нәҗметдинова, Арча, Наласа:

– Наталия Фишман, минем кебек, чәчәкләрне яратмый икән. Мин жәллим аларны. Ә менә гөл бүләк иткәннәрен яратам. Фишманның гамәлен хуплыйм.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading