Милләт, тел язмышы өчен борчылучы, аны саклап калыр өчен бар тырышлыгын куючы Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова белән җанлы әңгәмә кордык.
– Нәбирә апа, бу тормышта миссиягез нинди дип уйлыйсыз?
– Хатын-кызның кем булуына карамастан, президентмы ул, түрәме, язучымы, гади кешеме иң беренче миссиясе – әни булу. Аны үтәдем, ике кыз бала үстердем. Язучылык эшен – үзем теләп алмаган, миңа каяндыр бирелгән миссия дип саныйм. Мәктәптә укыганда шигырь язудан башладым. Аннары хикәяләр китте. Аларны Казан матбугатларына җибәрә идем. Тик миңа гел тискәре җаваплар килде.
Өченче миссиям: мин – дәү әни. Ул инде статус. Бүген өч оныгым бар, Аллага шөкер.
– Әсәрләрегез буенча тискәре җаваплар килүе гаҗәп...
– Беләсеңме, ул вакытта бөтен мәктәп балаларына да бер үк эчтәлектәге хатлар җибәрәләр иде. “Бу җире килеп бетмәгән, образлар ачылмаган... Сез өметле күренәсез. Сезгә уңышлар телибез”.
– Кәефегез кырылып: “Миннән булмый икән бу, язу эшен ташлыйм”, – дигән уйлар башыгызга килмәдеме?
– Әни почтадан хат алып кайта иде. Тышында редакция исеме күрсәтелгән. Шуны белеп алып: “Зәйнәпнең кызына редакциядән хат килгән!” – дип, бөтен авыл халкы шау-гөр килә иде. Эчендәгесен кем күрсен инде аның? Кәефем бер дә кырылмады. Ул вакытта язучы булам дип кем уйлаган соң!..
– Шигырьләрегез вакытлы матбугатта күренми бугай...
– Чөнки үзем өчен генә язам. Күреп торам бит: миннән әйбәтрәк шагыйрьләр бар. Алар белән ярышырга оят.
– Язу эшен ташлыйсы килгән чаклар булмадымы?
– Булды. Бервакыт бер төркем язучыларны беренче Президентыбыз Минтимер Шәрипович кабул итте. Туфан Миңнуллин белән аның турында бик җитди интервьюыбыз чыккан иде. Күрәсең, Президент аны укыган һәм ул алдан ук китапларымны соратып алган иде. Хатын-кыз язучылардан мин генә идем, хөрмәт йөзеннән иң беренче миңа сүз бирделәр. Президентыбызның да күңеле булсын дип, басу-кырлар, җыеп аласы икмәк турында сөйли башладым. Шунда ул шып туктатты да: “Үзеңнең шәхси тормышың турында сөйлә”, – диде. Монда инде боргаланып утыруның кирәге юк, дөресен әйттем. “Гаиләм белән бәләкәй генә фатирда яшибез. Өстәлнең бер башында мин язам, икенче башында кызым дәрес әзерли. Мин язучылык эшен ташлыйм, бизнеска китәм”, – дидем. Шуннан соң ул үзенең ярдәмчеләренә: “Бер ай эчендә фатир бирергә”, – диде. Шулай итеп, мине әдәбиятта Минтимер Шәрипович саклап калды.
Югыйсә, дус кызымның ире акчалы урында эшли, ул безгә бизнес ачарга бөтен юлларны да көйләп куйган иде.
– Бала чагыгыз авыр булган икән...
– Әни алты бала тапкан. Нәбирә апам бер яшендә үлгән. Аның исемен миңа кушканнар. Әти инвалид булгач, барлык авырлыклар да әни җилкәсенә төшә. 8 сыйныфтан соң Иваново шәһәренә укырга китүем дә юктан гына түгел инде. Ләкин анда озак яшәмәдем, Казанга кайттым. Рус мохите күңелемә ятмады.
Ирем Рәфкать белән тормыш башлаганда да җиңел булмады. Торырга урын юк. Олы кызыбыз Чулпан тугач та әллә ничә фатир алыштырдык. Хуҗаларның бала белән бик кертәсе килми. Чормада да, подвалда да яшәдек. Бер фатирда төнлә ярыктан күселәр чыга иде. Ул заманнарда хәзерге кебек аренда дигән нәрсә киң таралмаган иде.
– Бер интервьюда “мәхәббәткә ышанмыйм” дип әйткәнсез...
– Мәхәббәт бар инде ул, ләкин күпмедер вакыттан соң хисләр сүрелә, тоныклана башлый. Бу – табигый күренеш. Әгәр барысы да мәхәббәт мәңгелек дип алданып яшәсә, бөтен гаиләләр дә таркалып бетәр иде. Ул хис гомер итә-итә бер-береңә хөрмәт, бер-береңә ышану, бер-береңне аңлау кебек сыйфатлар белән тулыланса яхшырак түгелме икән? Ике арада мәхәббәт калмады дип кенә аерылышкан парларны аңламыйм.
– Балаларыгызга язу сәләте күчтеме?
– Олы кызыбыз бәләкәйдән үк табиб булам дип Айболит уенчыклары белән уйнап үсте, аңарда иҗатка тартылу юк иде. Ә менә төпчегебездә андый сәләт бар. Элегрәк “Идел” журналында бер хикәясе, бер бәяны басылган иде. Унберенче сыйныфтан соң әллә журналистика бүлегенә укырга керимме икән дип икеләнгәндә, үзем каршы төштем. Юрист һөнәрен сайлады һәм дөрес эшләде. Эшен бик ярата.
– Язучы буларак укучыларга нәрсә җиткерергә телисез?
– Язуымның беренче этабында, ягъни “Сихерче”, “Кыргый”, “Бүре каны”, “Күке төкереге” дип аталган әсәрләремә онытыла барган гореф-гадәтләрне кертеп калдырырга тырыштым. Хәзер авылларда да анда сурәтләнгән ышанулар калмады инде.
Бүген нәрсәгә генә тотынсам да, милләт, тел, татарның сакланышы җан кайтавазы булып чагылыш таба. Бәлки гади укучыларның бу проблемаларны әсәрләремдә күрәсе дә килмидер. Нәрсә генә әйтсәк тә, укучыларыбыз үзгәрде, җиңелрәк әсәрләргә тартылалар.
“Тормыш болай да авыр, авыр әйберләр укыйсыбыз килми”, – дигән сүзләр бүген еш ишетелә. Ләкин кемнеңдер тормышын җиңеләйтер өчен генә сай әсәрләр иҗат итәсем килми.
Минем өчен язганнарымның әхлакый нормалардан тайпылмавы, чиста булуы мөһим. Гаиләдә әби-бабай, улы-килене, оныклары минем әсәрләремне укыганда: “Аһ, ник болай язды икән?” – дип оялып китапны бер-берсеннән яшереп куярга тиеш түгел.
– Әсәрләрегездәге геройларның прототиплары бармы?
– Әлбәттә бар! Беркайчан да нәрсә языйм икән дип аптырап утырганым юк. Кечкенә генә вакыйгалар да күңелгә кереп калып, әсәрләрдә үз урынын таба. Минем турыда язгансың икән, дип әйтүчеләр дә бар. Хәтта бер повестем өчен судка бирергә теләүчеләр дә булды.
– Әсәрләрегезнең күбесе күңел көткәнчә тәмамланмый.
– Очрашуларда: “Нишләп геройларыгызны бергә калдырмадыгыз?” – дигән сорау белән бик тинтерәтәләр иде. Андый чакларда залда утыручылардан: “Кайсыгыз беренче мәхәббәте белән кавышты?” – дип сорый идем. Кул күтәрүче юк. “Күрәсезме, бу – тормыш. Әйдәгез, бер-берсен яраткан ике йөрәк кавышты, дип язам. Сез, язучы безне алдады, алай булмый ул, дип әйтәчәксез”, – дип аңлатам. Әмма тормышчан гына булсын да димим, чөнки язарга ярамый торган әйберләр дә бар. Җирдән алып, бераз күккә күтәреп язам. Бөтенләй югарыга да чөеп җибәрмим, аска да төшереп бетермим. Укучы әсәрнең ахыры ничек тәмамланасын алдан ук белсә – кызыгы калмый.
– Кайвакыт язучы каләменнән тамган сүзләр тормышка ашып куя. Сезнең дә андый күренешкә юлыкканыгыз бармы?
– Андый нәрсәләр дә була. Бер әсәремдәге вакыйгалар дус кызымның язмышын үзгәртте.
– Язучыларга карата дәүләтнең игътибары җитәрлек дип саныйсызмы?
– Язучыларның авырткан җире – гонорар мәсьәләсе. Тиеннәргә генә калды бит, мескенем. Гонорар өчен аерым бер фонд булдырылсын иде дә, язган әйбереңә каләм хакы түләнсен иде, шуннан артыгын өметләнмибез дә инде.
Комментарийлар
0
0
??????
0
0