16+

Невролог Юлия Житковая: «Ял итмәү хәтерне начарайта»

Хәтер начарланудан олылар гына түгел, яшьләр дә зарлана хәзер. Кичә нәрсә ашаганымны дә хәтерләмим, диючеләр бар.

Невролог Юлия Житковая: «Ял итмәү хәтерне начарайта»

Хәтер начарланудан олылар гына түгел, яшьләр дә зарлана хәзер. Кичә нәрсә ашаганымны дә хәтерләмим, диючеләр бар.

Начар хәтер нәрсәсе белән куркыныч? Хәтерне ныгыту, Альцгеймер чирен кисәтү турында Татарстанның төбәкара клиник-диагностика үзәгендәге Хәтер кабинетында невролог табиб, медицина фәннәре кандидаты Юлия ЖИТКОВА белән сөйләштек.

«Өлкән яшьтәге туганым югалды, табарга булышыгыз, хәтере начар». Мондый белдерүләрне еш ишетергә туры килә. Хәтер начарлану төрле авыруларга, шул исәптән Альцгеймер чиренә китерә. Еш кына мондый авырулы кешеләр якыннарын танымый, кайда яшәгәнен оныта, өйдән чыгып китә дә югала. Өлкән яшьтә хәтер начарланудан интегүче кешеләр өчен Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә 2009 елдан бирле хәтер кабинеты эшли.

Дөнья күләмендәге статистика буенча, 50 миллионнан артык кеше хәтер начарланудан зарлана. Безнең респуб­ликага килгәндә, аерым статистика алып барылмый. Күп очракта хәтер начарлануны башка авырулар исемлегенә кертәләр. Хәтер кабинетында исә ике сменада ике табиб эшли, көненә уртача сигез кешене кабул итәләр. Табибларга алдан язылырга кирәк. Алар хәтере начарланган кешене җентекләп тикшерәләр. Хәтерен тикшерү өчен төрле тестлар уздыралар, күнегүләр эшләтәләр. Диагноз куелганнан соң, дәвалау курсы башлана. Бу психологик ярдәм, махсус препаратлар куллану да булырга мөмкин.

– Хәтер начарлану куркынычмы?
– Хәтер начарлану кешенең үзенә уңайсызлыклар тудыра. Өлкән кешеләрдә Альцгеймер чиренә китерергә мөмкин. Бу – бик җитди авыру. Аны тулысынча дәвалап булмый. Тора-бара мондый кешеләрнең акылларына зыян килүе бар, алар үз-үзләрен тәрбияли алмый, чит кеше ярдәменә мохтаҗ була башлый. Иң аянычы – хәтер начарлану аркасында өйдән чыгып китеп югалучылар да очрый.

– Альцгеймер чиренең билгеләре нинди?
– Әйткәнемчә, кешенең хәтере начарлана. Ул күнегелгән маршрут буенча банкка, кибеткә бара, әмма ни өчен килгәнен онытырга мөмкин. Тора-бара ул кешене танымый башлый. Сөйләме үзгәрә. Гади генә сүзләрне дә исенә төшерә алмый азаплана. Кай­чакта, киресенчә, сөйләмендә энциклопедик сүзлектәге төшенчәләрне куллана. Хәтта, бу кеше бигрәк укымышлы, дигән фикер туарга мөмкин. Альцгеймер чире вакытында гадәттә, кешенең кыска вакытлы хәтере югала, элек булган хәлләрне кеше хәтерләргә дә мөмкин. Шуңа да хәтере начар кешеләргә якыннары игътибарлырак булсын иде. Мондый кешегә үзе белән адресы, исем-фамилиясе язылган белешмә йөртү дә комачау итми. Безнең Хәтер кабинеты табиблары Альцгеймер чиреннән интегүчеләрнең туганнарына аңлату эшләре алып бара. Мондый авыруларны тәрбия­ләү буенча киңәшләр бирә.

– Бу авыру нидән килеп чыга, хәтер ни сәбәпле начарлана?
– Төгәл генә әйтеп тә булмый, Альцгеймер чире нәселдән килә, геннарга бәйле, дигән фикер бар. Хәтер начарлануга йөрәк-кан тамыры авырулары, инсульт, талчыгу, озакка сузылган депрессия­ләр дә тәэсир итә.

– Хәзер яшьләр арасында да, тиз онытам, дип зарланучылар күп. Бу – Альцгеймер чире билгеләре, дип борчылырга кирәкме?
– Альцгеймер чире яшәрә дип сөйләсәк тә, гадәттә бу – 65тән узган яшьтәгеләр авыруы. Теге яки бу мәгълүматны оныту гаҗәп түгел. Кеше бик күп информацияне кабул итә, барысын да истә калдырырга тиеш тә түгел. Яшьләрдә хәтер начарлану эмоциональ стресс, депрессияләр белән бәйле. Кайбер кеше дүрт ел ял итми дә, хәтерем начарланды, ди. Отпуск кешегә юкка гына бирелми бит инде. Кеше вакытында ял итә белергә тиеш. Хәтер ул – чорма кебек, чүп-чар ташласаң, тиз тула. Шуңа да вак-төяк әйберләр өчен борчылырга, кирәкмәгән мәгъ­лүматны истә калдырыр­га кирәк тә түгел.

– Хәтерне ныгыту өчен нәрсә эшләргә?
 – Сәламәтлеген кеше яшь чактан ук кайгырта башларга тиеш. Кызганыч, бездә кеше үзен аямый. Дөрес, хәзер фитнеска йөрүчеләр, сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар, дөрес тукланучылар арта башлады. Болар барысы да: гел хәрәкәттә булу, активлык, җәмәгать эшләрендә катнашу, китап уку, сканворд, кроссворд, башваткычлар чишү, телләр өйрәнү, аралашу – хәтерне ныгытырга ярдәм итә. Башны эшләргә мәҗбүр итәргә кирәк. Без еш кына пенсио­нерлар союзы, өченче буын университеты белән элемтәдә торабыз. Андагы өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыштан тәм табып, актив яшәүләренә сокланмый мөмкин түгел. Алардан үрнәк алырга була.

– Хәтерне яхшырту өчен нәрсә ашарга кирәк?
– Урта диңгез диетасы файдалы икәнен беләм. Тик безнең якларда яңа тотылган диңгез балыгын кайдан аласың? Шуңа да нәрсә ашасаң да чамасын белергә, дөрес тукланырга гына киңәш итә алам. Юк-барга борчылмыйча, тормышның кадерен белеп, вакытында эшләп, вакытында ял итеп яшәргә кирәк. Йөрәк-кан тамыры авыруларыннан саклану мөһим.

Хәтер начарланмасын өчен 10 киңәш

1. Дөрес туклану. Омега 3 май кислоталары булган ризыклар: балык, чикләвек, көнбагыш ашарга тырышыгыз. Әлеге антиоксидант баш мие күзәнәкләрен вакытыннан алда картаюдан саклый. Сөт ризыклары организм­ны фосфор һәм кальций белән баета. Калий, магнийга бай җиләк-җимеш, өрек, күрәгә дә файдалы.

2. Сәламәт яшәү. Начар гадәтләр: спиртлы эчемлекләрне чамасын белми куллану һәм тәмәке тарту хәтерне начарайта.

3. Хәрәкәт. Саф һавада күбрәк булыгыз, хәрәкәттә – бәрәкәт, дип юкка әйтмәгәннәр.

4. Тиешенчә йоклау. Йок­лаган вакытта кешенең нерв системасы тыныч була. Йокы туймаганда, кеше тиз онытучанга әйләнә, кеше көненә 7-8 сәгать йокларга тиеш.

5.Хәтерне яхшырта торган күнегүләрнең дә файдасы бар. Мәсәлән, кәгазьгә өтер аша мәгънәләре буенча бер-берсенә якын булмаган сүзләр тезмәсе язасың. Төп максат – бу сүзләрне отып калып, кычкырып кабатларга кирәк. Сүзләрнең санын акрынлап арттырасың.

6. Китап уку хәтерне яхшырта. 14 яшькә кадәр балаларга кычкырып укырга киңәш ителә, ә олы кешеләргә китапны укыганда вакыйгаларны күз алдына китерергә кирәк. Бу хәтерне яхшыртырга булыша.

7. Уен коралларында уйнау файдалы.

8. Гадәтләрне үзгәртү. Ара-тирә уң кул белән эшләргә күнеккән гамәлләрне сул кул белән эшләп карагыз. Әйтик, чәч тараганда, теш чистартканда кулларны алыштырып эшләгез.

9. Төрле башваткычлар, судоку, кроссворд, шашка, шахмат, домино уеннары хәтерне ныгытырга ярдәм итә.

10. Күбрәк кеше арасында булыгыз, ялгыз калып, үз эчегезгә бикләнмәгез.

Өлкән кешеләр өчен хәтерне тикшерә торган тест

Әлеге тестны табиблар 1983 елда төзегән. Ул чит илләрдә кешенең хәтер дәрәҗәсен билгеләү өчен актив кулланыла.

Түбәндәге сорауларга җавап биреп, баллыгыз­ны исәпләп чыгарыгыз:

1. Хәзер ничәнче ел? (дөрес җавап 0 балл, дөрес түгел җавап 4 балл).

2. Хәзер нинди ай? (дөрес җавап 0 балл, дөрес түгел җавап 3 балл).

3. Пациентка яшәү урыны турында мәгълүмат бирегез. Адресын әйтегез, ул биш элементтан торсын: исеме, фамилиясе, шәһәре, урамы, йорт номеры. Бу адресны кабатларга кушыгыз. Берничә минуттан тагын кабатлатыгыз (баллар куелмый).

4. Хәзер сәгать ничә? (дөрес җавап 0 балл, дөрес түгел җавап 3 балл).

5. 20дән 1гә кадәр кирегә санарга кирәк (дөрес җавап 0 балл, бер дөрес түгел җавапка 2 балл. Ике, аннан да күбрәк дөрес түгел җавапка 4 балл).

6. Ашыйкмыйча гына декабрьдән алып айларны тәртип буенча кирегә әйтеп чыгарга кирәк (дөрес җавап 0 балл, бер дөрес түгел җавап 1 балл, ике һәм аннан да күбрәк хата булганда 2 балл).

7. Пациентка өченче биремдә әйтелгән адресны кабатларга кушыгыз (дөрес җавап 0 балл, һәр хатага 2 балл).

Нәтиҗәләр:

0-7 балл – норма булып санала.
8-9 балл – канәгатьләнерлек, ләкин кисәтү чаралары турында уйланырга, хәтерне яхшырту өчен күнекмәләр эшләргә кирәк.
10-28 балл – мөһим тайпылышлар күзәтелә. Кичекмәстән табибка барырга кирәк.

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading