16+

Әни, безне калдырып, бу дөньядан күчәргә әзерләнә, дигән уй килде башыма...

Әни элекке түгел. Күз карашлары кайчак сабый баланыкын хәтерләтә. Алар шулай, ышаныч белдереп, таяныч эзләп карый бит әле олы кешегә – менә нәкъ шулай. Сүз кешесе бит мин. Бу очракта да күзләреннән бигрәк, сүзләренә игътибар итеп, әнинең элеккечә түгеллеген, чынлап картайганлыгын аңладым беркөнне.

Безнең әни заманына күрә дини хатын иде. Догалар укый, Коръән ашлары үткәрә иде. Әни дим, чөнки башлап йөрүчесе әни булды. Әти гел риза була hәм булыша торган иде. “Аллаһ боерса”, “Аллаһка тапшырдык” кебек шундыйларны теленнән төшермәде. Берәр эшкә тотынсак, бисмилласын әйтеп: “Аллаһка тапшырдык, балалар», – ди иде. Гаиләгә берәр борчу килгәндә: «Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң, балалар, ярдәменнән ташламасын», – дия торган иде. Без моңа шулкадәр ияләнгән, шулай ишетергә күнеккән булганбыз, мөгаен, беркөнне әнинең беренче тапкыр: “Аллаһка тапшырдым. Аллам, кодрәтең киң, мине ярдәмеңнән ташлама”, – дигәнен ишетеп, әллә нишләп киттем.

Ул турыда бүгенгә кадәр берәүгә дә әйткәнем дә булмагандыр әле. Эчемдә калды. Еларлык булган идем шул мизгелдә.
 – Әни, ник үзеңнән генә әйтәсең. Син бит гел: “Аллаһка тапшырдык, балалар. Безне ярдәмеңнән ташлама”, – ди идең... – дип әйтәсем килде.

Ниндидер эчке сиземләү белән ул сүзләрне әйтмәдем үзе. Ләкин, шул көннән соң, әнинең: “Аллаһка тапшырдым”, – дип hәр әйтешендә әллә нишләп китә идем. Бер мәлне, әни элекке түгел, әни безне калдырып, бу дөньядан күчәргә әзерләнә, дигән уй килде башыма. Ялгыз юлчылыкка җыена. Шулай булмыйча соң, дип уйлый башладым боларны аңлагач. Үзе генә китәсе юлчылык бит, шуңа шулай дип әйтә, белеп әйтә, аңлап әйтә.

Килештем. Кабул иттем. Бу дөнья шундый инде: килемле-китемле дөнья. Нәкъ авыл урамы кебек: ике очы бар.

Уйларым да, сүзләрем дә, күз читендә торган яшьләрем дә рухларына дога булып барып ирешсен. Әмин!

Асия Рәхимова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading