16+

Ни өчен хатын-кыз ире тарафыннан җәберләнеп яши?

Статистикага күз салсак, 70-75 процент гаиләләрдә хатын-кыз ир тарафыннан җәберләнеп яши. Бу - физик көч куллану һәм рухи яктан кыерсыту. Бу очракта нишләргә?

Ни өчен хатын-кыз ире тарафыннан җәберләнеп яши?

Статистикага күз салсак, 70-75 процент гаиләләрдә хатын-кыз ир тарафыннан җәберләнеп яши. Бу - физик көч куллану һәм рухи яктан кыерсыту. Бу очракта нишләргә?

“Корбан” ролендә яшәүне дәвам итәргәме? Әллә бу хәлдән чыгу чарасын табаргамы?

Танылган педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова әлеге темага карата фикерләре белән уртаклашты.

"Беренчедән, җәберләүченең ни сәбәпле бу адымга баруына төшенергә, ачыкларга киңәш итәм. Һәрбер кылган гамәлнең сәбәбе була. Бәлки, хатын-кызда да гаеп бардыр? Бәлки ир-атның балачактан калган психологик травмасыдыр бу? 

Икенчедән, барысын да уртага салып сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Ни өчен кул күтәрүе, мыскыл итүе турында ачыктан-ачык үзеннән сорарга кирәк. Кайбер хатын-кызлар “ирем сөйләшергә теләми” ди. Хатын-кыз теләсә кемне сөйләштерә ала. Аның зирәклеген эшкә җигәргә кирәк. Мәсәлән, гаилә бәйрәмнәрен спиртлы эчемлекләрсез генә күңелле итеп билгеләп үтәргә, яхшы фильм карарга кинотеатрга барырга мөмкин. Әгәр болар ярдәм итми икән, кеше гомере буе җәберләнеп яши алмый. Өстә әйтелгән киңәшләр нәтиҗә бирмәсә, хатын-кызга аерылышу ягын карарга кирәк дип уйлыйм", - диде Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading