Шәһри Казан

Ни өчен корбанны гаилә башлыгына чалу саваплырак? (Корбан чалу шартлары һәм тәртибе)

Корбан чалу хөкемнәре һәм үтәлергә тиешле шартлар

Мөмкинлеге булган һәр мөселман өчен корбан чалу вәҗеб, ягъни үтәлүе тиешле гамәл булып санала. Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтендә Корбан гаетенә багышланган Казыйлар һәм Голәмалар шурасы утырышында быел нисаб күләме 20 мең сум итеп билгеләнде. Димәк, әгәр мөселман кешесенең төп кирәк-яраклар һәм түләүләрдән тыш 20 мең сум акчасы бар икән, гает көннәрендә аңа корбан чалу мәҗбүри. Бу эшне башкарырга ниятләгән мөселманның үз акылында, балигъ яшендә булуы һәм сәфәрдә булмавы шарт. Һәр гамәлдә ният мөһим. Корбан чалу бары бер ният – Аллаһ ризалыгы өчен башкарылырга тиеш.

Корбан чалу хикмәте һәм файдасы

Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Раббыбыз корбанга мохтаҗ түгел. Ул моның белән безнең ихласлыкны һәм Үзенә ни дәрәҗәдә якын булуыбызны тикшерә. Коръәндә бу хакта болай диелгән: «Сез чалган хайваннарның итләре, каннары Аллаһка ирешмәс, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз һәм изге гамәлләрегез генә ирешер» («Хаҗ» сүрәсе, 37нче аять). Шулай ук корбан Исмәгыйль галәйһиссәләм кыйссасын искә төшерә, аның Аллаһ рәхим-шәфкатьлеге нәтиҗәсендә коткарылуы хакында фикерләвебезне яңарта.

Мөселманның корбан чалуы аның Аллаһ юлында үз малын кызганмавын күрсәтә. Моннан тыш шушы ислам кануны мохтаҗларны шатландыруга сәбәп була (матди хәле авыррак булган кешеләргә корбан итеннән өлеш чыгару нәтиҗәсендә, аларның хәле бераз булса да җиңеләя, күңелләре өмет һәм сөенеч хисләре белән тула).

Корбан чалу тәртибе

Чалынасы хайванны интектермичә, Кыйблага каратып яткырырга кирәк. Аннары корбан догасы укыла: «Аллаһүммә иннә саләәтии үә нүсүки үә мәхйәәйәә үә мәмәәти лилләәһи Раббиль гәәләмиинә ләә шәриикә ләһ»(Йә Аллаһ, дөрестән дә, минем намазым һәм гыйбадәтем, яшәвем һәм үлемем барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ ризалыгы өчендер. Аллаһы Тәгаләнең һич бер тиңдәше юктыр). Соңыннан ният әйтелә : «Йә Раббым, ошбу корбанны Үзеңнең ризалыгың өчен фәлән улы фәләннән кабул кыл!». Соңыннан «Бисмилләһи, Аллаһү әкбәр!» – дип, корбанлыкның бугазыннан чалып җибәрәсе. Корбанны хуҗасы үзе чалса яхшы, әмма үзе булдыра алмаса, бу эшне башка мөселманга да тапшырырга мөмкин (хуҗа шунда булып катнашса, яхшы).

Реклама

Корбан чалу үзенчәлекләре

Корбан чалу – моны башкарырга мөмкинлеге булган һәрбер мөселманның Аллаһ каршындагы бурычы. Әгәр кешенең матди хәле корбан сатып алырлык булмаса – аңа корбан чалу мәҗбүри түгел.

Зәкәт бирү, ураза тоту кебек, корбан чалу да кеше өстендә булган ел саен башкарыла торган гамәлдер. Әйтик, бер мөселман «былтыр үзем өчен ураза тоттым, быел әби өчен тотам» дип ниятли алмаган шикелле, корбан чалуны да ел саен үзе исеменнән башкарырга тиеш. Әмма бездә кайберәүләр: «Өченче ел үзем өчен чалган идем, былтыр – хатын, ә быел исә малай исеменнән чалам», – дип әйтә. Әлбәттә, бу дөрес түгел.

Гаиләдә фәкать бер генә сарык корбан итәргә мөмкинлек бар икән, ул гаилә башлыгы исеменнән чалынсын. Алай эшләнсә, барлык гаилә әһелләренә дә савап була, иншә Аллаһ, ә ире исән булып та, корбан хатын яки бала исеменнән чалынса, савап фәкать хатынга (балага) гына була. Шулай итеп, ир кешедән тыш башка гаилә әгъзасы яки вафат булган туганың исеменнән дә корбан чалырга ярый, ләкин әүвәл гаиләдәге ир кеше (хуҗа) исеменнән чаласы, ә туганнарың өчен икенчене чалу таләп ителә.

Кайберәүләр Корбан гаете көннәрендә нәзер корбаны чала. Әмма гаетнең өч көне дәвамында вәҗеб булган корбан гына чалына, ә нәзер корбанын башка көннәрдә чалырга кирәк. Нәзер корбанын аны чалган иясенә ашарга ярамый (аны тулысынча тараталар), ә вәҗеб, ягъни Корбан гаете көннәрендә чалынган корбанның итен, гәдәттә, өчкә бүләләр: бер өлешен үз гаиләңә калдырырга була, икенчесен – мохтаҗларга бирергә, өченчесен исә йә күрше-күләнгә күчтәнәч итеп өләшәләр, йә мәҗлес җыеп, кунакларны сыйлыйлар.

Гакыйка, ягъни бала туу хөрмәтенә чалына торган корбанны да Корбан гаете көннәрендә чалынырга тиешле вәҗеб корбан белән бутарга ярамый. Гакыйканы гает көнендә чалырга мөмкин, әмма шулай ук – вәҗеб корбаннан соң икенчесе итеп. Андый мөмкинлек юк икән, гакыйканы башка вакытка күчерергә кирәк.

Корбанның нинди төре булса да, аны фәкать Аллаһ ризалыгы өчен дип чалырга тиешле. Кайберәүләр «эшләрем җайлансын, хәлем җиңеләйсен» дип корбан чала. Әмма бәрәкәт, уңыш, сәламәтлек һәм башка нигъмәтләр Аллаһ ризалыгы эчендә бар. Дөнья һәм ахирәт бәхетебез дә Аллаһ ризалыгы белән бәйле. Корбан чалу исә Раббыбыз разый булган иң зур гамәлләрнең берсе. Галимнәр аңлатканча, корбанның беренче кан тамчысы җиргә төшү белән, корбан чалучының гөнаһлары ярлыкана, корбанлык тиресендәге йон төкләре санынча савап языла... Шушы мәгълүматны һәм пәйгамбәребезнең: «Кем дә булса, мөмкинлеге булып та, корбан чалмый икән, гаеттә безнең мәчеткә якынлашмасын», – дигән хәдисен игътибарга алсак, әлеге гамәлнең нинди зур әһәмияткә ия булуы аңлашылырдыр.

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде

Фәрит Хәмидуллин фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: