16+

Ни өчен әтиләр гаиләләрен ташлап китә?

Тормыш кеше алдына сынаулар куя. Кемдер аны башын югары күтәреп уза, ә кемдер авырлык белән кичерә. Гаиләләр таркалу да тормыш йөген авырайта.

Ни өчен әтиләр гаиләләрен ташлап китә?

Тормыш кеше алдына сынаулар куя. Кемдер аны башын югары күтәреп уза, ә кемдер авырлык белән кичерә. Гаиләләр таркалу да тормыш йөген авырайта.

Педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән әти кешенең гаиләсен ташлап китү очраклары турында сөйләштек.

"Сүз дә юк, әти кеше дөрес эшләми, балалары йөрәгендә авыр эз калдырып, тирән яра ясый. Моны кичереп булмас, кичерергә ярамас кебек хәл. Тик! Әйдәгез, вакыт йомгагын сүтеп карыйк әле... Ни өчен бу ир гаиләдән киткән, ни өчен башка хатынга өйләнгән?!  Монда без белмәгән сәбәпләр дә бардыр, чөнки гаилә таркалганда, бер генә кеше гаепле була алмый. Ике кешенең бер-берсен аңламавы, ишетмәве яисә ишетергә теләмәве аркасында өченче кеше пәйда була, кызганычка каршы. Һәм бөтен гаепне, гадәттә, шул кешегә өяләр! 

Ә инде ата кешенең балалары белән аралашу-аралашмау мәсьәләсенә килгәндә, бу һәркемнең үз эше. Әтисенең хаталы адымында, балаларның гаебе юк. Ә әни кеше турында болай дияр идем: әлбәттә, йөрәк ярасы төзәлмәс, әмма ачу саклап, үз үпкәңне тагу да дөрес булмас. Һәм акыллы ханым беркайчан да алай эшләмәс! 

Мондый проблема белән консультациягә килүчеләр еш очрый. Нәтиҗәдә алар уңай карарга килеп кайтып китә. Бу – кешенең аң белән эшләү нәтиҗәсе. Эчтә җыелган үпкәләрне чыгару, халык телендә әйткәндә, җилкәдән таш төшерү. 

Без бу дөньяда кунак кына, күпме гомер бирелгәнен бер Ходай белә. Гомер бик кыска, һәм шушы аралыкта матур, рәхәт итеп, позитив биеклектә яшәргә насыйп булсын һәркемгә!" - Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading