Яңа ел бәйрәменә кадәр төгәл бер ай вакыт кала, ә кибет киштәләрендә инде ноябрь башында ук бәйрәм күчтәнәчләре күренә башлады. Әйе, чананы – җәйдән, кулчатырны – өйдән чыгар алдыннан, ә туганнарыбыз һәм дусларыбыз өчен Яңа ел бүләкләрен хәзер үк әзерләргә кирәк.
Бу акылсыз уйдырма яки үткен сатучыларның тагын бер хәйләсе түгел. Бу – гади һәм бик файдалы кагыйдә. Һәм аның дөреслеген без бәйрәм җиткәндә генә аңлыйбыз.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча россиялеләрнең күпчелеге (76%) Яңа ел бүләкләрен алдан сатып алуны өстен күрә, ә һәр дүртенче респондент (24%) бүләкләрне бәйрәм алдыннан гына ала. Җавап бирүчеләрнең 9%ы әзерлекне сентябрь аенда ук яисә тагын да иртәрәк башлый икән. Бүләкләрне иртә сатып алуның сәбәпләре арасында респондентлар чиратта озак тормауны (48%), барысын да соңгы көнгә калдырырга теләмәүләрен (39%) атаганнар. Халыкның 38%ы, үз чиратында, бүләкне никадәр иртәрәк сатып алсаң, шул кадәр сайлау мөмкинлеге күбрәк булуын билгеләп үтә. Ә 27% респондент бер моментта гына зур күләмдә акча тотарга әзер түгел, шуңа әкренләп ала икән. Тагын 19% халык бүләкне иртә сатып алу акчаны бераз янда калдырырырга мөмкинлек бирә дип саный, чөнки «бәйрәм алдыннан бәяләр югарырак була».
Яхшы бүләкне әзерләү вакытны күбрәк таләп итә. Запаста вакыт булганда дуслар һәм якыннар өчен чыннан да файдалы бүләкләр алу мөмкинлеге күбрәк. Соңгы көннәрдә бәясе буенча нәрсә отышлы, шуны аласың. Алдыммы – алдым дигән кебек. Эшне соңга калдырсаң, син (яки бүләк ителәсе зат) теләгән әйбер бетеп китәргә дә мөмкин. Мондый очракта бер алтын кагыйдә бар: идеаль бүләк тапкансыз икән, аны хәзер үк алыгыз. Югыйсә, колак кагуыгыз да бар. Бу бүләкләргә генә карамый, ә үзегез өчен нидер да яхшы инструкция.
Уйланылган әйберне алдан сатып алу көтелмәгән чыгымнан саклый. Соңгы көннәрдәге шау-шу еш кына бәяләрне күтәрергә сәбәп булып тора. Яңа ел алдыннан күп кенә җитештерүчеләр һәм кибетләр, озын яллар алдыннан күбрәк акча эшләр өчен, моннан файдаланып калалар. Әгәр алданрак эш итсәгез, бүләк эзләгәндә ыгы-зыгы аркасында көтелмәгән чыгымнарга сарыф ителә торган акча сезнең кесәдә калачак.
Алдан эш итүнең тагын бер уңай ягы – чиратларда торудан котылачаксыз. Бер генә түгел, хәтта берничә чират торуны читләтеп узачаксыз.
Соңгы көннәрдәге мәшәкатьләр ялгышлыклар тудыра. Бәйрәмгә әзерләнү ихтыяҗы белән кешеләр соңгы ике атнада кибетләргә барганда, мәшәкатьләр һәм аңлашылмаучанлык башлана. Интернет-кибет белән эш иткәндә, кешеләр, өлгерер өчен, барлык шартларга риза булып, ашыга-ашыга, заказ ясый. Курьер хезмәтләрендә ажиотаж барлыкка килә, товарны җитештерүчедән алып клиентка кадәр китергәнче, хезмәткәрләр арый. Уйламаган җирдән буталчыклар килеп чыгарга мөмкин. Мондый мәшәкатьне сатучы да, сатып алучы да яратмый. Бу, әлбәттә, аклану буларак кабул ителергә мөмкин, ләкин моңа охшаш хәлләр еш очрый. Бар да аңлашыла: иртәрәк эш итсәгез, товар да вакытында киләчәк, тоткарлыклар булмаячак.
Тыныч ял итеп һәм бүләкләрне яратып әзерләүне өстен күргән кешеләр Яңа ел алды сезонын иртәрәк башлый. Бу бернинди маркетинг капкынына эләгү түгел. Киресенчә, боларның барысыннан да ераграк тору, бәйрәмгә алдан әзерләнү өчен яхшырак.
Барыбызга да бәйрәм алды чоры җиңел һәм күтәренке рухта узуын телибез. Онытмыйк: чын бүләк, нинди генә бәйрәм булуына карамастан, котлыйсы кешене дә, аны әзерләүчене дә сөендерергә тиеш. Японнар әйтмешли, әгәр сез бирәсе бүләк ошаган икән, димәк, сез күңелегезнең бер өлешен бүләк итәсез...
Лилия Яфизова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар