16+

“Ни… Гүзәл белән Рөстәм үзләренә зиратта урын алып куйганнар икән бит”

Әгәр дә кабер урынын арендага алырга уйлыйсың икән (ул җирне сатып алып булмый, ул вакыты чикләнмәгән кулланылышка арендага гына бирелә), димәк, син күпне күргән, сине берни дә аяктан ега алмый инде, дигән сүз. Дөньяда беркем дә мәңгегә килмәгән дигәнне син инде яхшы аңлыйсың, моны кабул иткәнсең. Син әзерсең. Әзерсең.

“Ни… Гүзәл белән Рөстәм үзләренә зиратта урын алып куйганнар икән бит”

Әгәр дә кабер урынын арендага алырга уйлыйсың икән (ул җирне сатып алып булмый, ул вакыты чикләнмәгән кулланылышка арендага гына бирелә), димәк, син күпне күргән, сине берни дә аяктан ега алмый инде, дигән сүз. Дөньяда беркем дә мәңгегә килмәгән дигәнне син инде яхшы аңлыйсың, моны кабул иткәнсең. Син әзерсең. Әзерсең.

“Ни… Гүзәл белән Рөстәм үзләренә зиратта урын алып куйганнар икән бит”, - бер дустым бу яңалык белән башыма сукты диярсең. Шаккаттыммы, көтелмәгәнлектән булдымы, куркып куйдыммы шунда… Организм реакциясе шундый булды – мин рәхәтләнеп көлдем. 

Туганың янындагы буш урынны, үзеңә дип калдырып, чардуган корып кую безнең авылда гына түгел, башка зиратларда да бар икәненнән хәбәрдәрмен. Алдан алып куючылар сирәк түгел, дип әйтергә телим.

Авылыбыздагы әбиләр мондый хәлгә ничек караганлыклары турында, үзләренең сөйләгәннәреннән беләм, хәтерлим. Берсе әйтә, үзеңә зиратта урын алып кую дөрес түгел. Имеш, алып куелган кабер үзенә тартып тора, гомереңне кыскартасың. Икенче бер әби ун еллап элек китеп барган бабае янында урын алып куйган, әнә, төчкерми дә. Колак кырыем белән ишетеп алдым сөйләшкәннәрен – кемне алма, үлемтеккә дигән әйберләре әллә кайчан әзер. Алары тартып тормый. Алар кирәкле нәрсә.

Кырык тугыз яшьлек Гүзәл ырым-шырымнарга ышанмый. Ул – операция ясаучы табиб-онколог. Дөньяга реаль карый, барлык карарларын салкын акыл белән кыла. Бу карары да аек акыл белән кылынган – теге-бу була калса, якыннарын, туганнарын артык проблемадан ышыкларга тырышуы инде. Кая, нәрсә эшләргә дип кабаланып, аптырашта калырлык булмасын аларга. Табиб – табиб инде, иң беренче, башкалар турында уйлый, башкаларны кайгырта.

Дин әһелләре дә, алдан алып куелган кабер урыны язмышка берничек тә тәэсир итми дип әйтә. Бу – безнең көчебездән килми. Гомеребез фәкать Аллаһы Тәгалә кулында.

Гүзәл белән Рөстәмнең бу адымнары турында озак уйлап йөрдем. Минемчә ничек соң, дөресме алай эшләү, түгелме – үзем өчен шуны аңларга тырыштым. Әгәр дә кабер урынын арендага алырга уйлыйсың икән (ул җирне сатып алып булмый, ул вакыты чикләнмәгән кулланылышка арендага гына бирелә), димәк, син күпне күргән, сине берни дә аяктан ега алмый инде, дигән сүз. Дөньяда беркем дә мәңгегә килмәгән дигәнне син инде яхшы аңлыйсың, моны кабул иткәнсең. Син әзерсең. Әзерсең.

Шушы берничә аршин җиргә ия булсаммы?.. Кабер тартуын-тартмастыр… Әмма мин ул урын турында артык күп уйлармын мөгаен. Уйлата бит ул. Ачык капкаларга атлыгып кына тормаммы? Кабер мине түгел, мин каберне көтәрмен түгелме?.. Ул миңа артык җылы булып тоела башламасмы?..

Чынлыкта, Гүзәл белән Рөстәмнең үзләренә урын алып куюлары мине тетрәндерде. Ничектер айнытып, сискәндереп җибәрде. Әнинең кабере янындарак буш урын бар әле. Әти каберенең ике ягында да урын бар. Алдан алып куймаска микән, дигән фикер кереп оялады… 

Сез моның хакта ни уйлыйсыз? Зиратта алып куелган урыныгыз бармы? Алдан алып куелган кабер урыны ни өчен кирәк ул? 

Сөмбел Гаффарова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading