Кечкенә янчыкларның авырлыгыннан куллары талды Зифаның. Көмештән эшләнгән йөзек-беләзекләрнең саны бихисап тоелса да, карты Газиз аларны берәмтекләп санап җибәргәнен яхшы хәтерли ул. 52 беләзек, 102 йөзек һәм 63 алка. Һәрберсенең үз бәясе. Каралтын йөгерткән алкалар, чиста көмештән генә эшләнгәннәре, тагын әллә ниндиләре, азрак бизәклеләре, катлаулы бизәк төшергәннәренең үз бәясе.
Зифа аларны язып алса да, хәтерендә һич кенә дә калдыра алмый интекте. Көмеш эшләнмәләре шулай да бик кадерле аңа, аларның ничек туганын үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып эшләде. Әнә ничек ялтырап, күзләрне камаштыра алар. Кияүгә чыкканчы ишетеп кенә белгән көмеш эше кайчак шулхәтле туйдыра башлады. Затлы-атлы алкаларны тагып йөрү генә күңелле ул! Ә аның эшен күз алдына китереп тә булмый. Кайчак каенагасы әйткәндәй, күңелләрне болгата бу көмеш эше. Хатын-кыз күп вакыт көмештән бизәнү әйберләре ясаганны читтән күзәтеп, вак-төяк эшенә кысылып, булышкандай итә дә итүен, ә бөтен шартын китереп көмеш эше белән шөгыльләнү өчен беләк көче дә кирәк иде шул. Бәлседән чыгарганда, хатын-кыз көче генә җитмәле түгел.
Әмма ямьләнү әйберләренең үз яме, үз матурлыгы бар шул. Алар әллә кайдан көлеп-елмаеп торгандай тора. Тенеки алкалары әллә каян таныла шул. Болай матур итеп каралтынлап бизәкне Тенекидә генә сала беләләр. Уйлары белән Зифа әллә кайларга очты. Туган авылыннан да кадерлегә әйләнә башлаган Тенекинең меңнәрчә чакрым артта калуына һич кенә дә күңел ышанмый.
Зифаның ерак юлга чыгып китүе дә юкка түгел. Туганының хәлен белеп кайтасы килә аның. Күптән чакыралар да, бу мең мәшәкатьле дөньяда чыгып китү мөмкин түгел. Ерак юлга түгел, күрше авылда яшәүче әнкәңнең хәлен белергә барырга да җай чыкмый кайчак. Бу юлы сатарлык мал да туплагач, Газиз бер дә киреләнмичә генә юлга озатты үзен. Өстәвенә Шәмәрдәнгә кадәр яшел Запорожецына утыртып алып менде. Шәмәрдәнгә кадәр машина ватылмыйча гына теркелдәде. Монысын да Зифа яхшыга юрады. Тимер атларының гел чыгымлап торуына да күнеккәннәр иде. Барырга чыксалар, ярты юлда туктап кала машина дигәннәре. Сугыш инвалиды булган сыңар аяклы картына бирелгән иде ул. Машина баштагы мәлдә әйбәт йөреп торса да, соңыннан үзен этә торганга әйләнде дә куйды.
– Сатлык малның тиенен-тиенгә кадәр санап алып кайт. Акча туздырып йөрмә анда. Чүпрәк-чапрак та җыйма. Озак та йөрмә. Монысы юлыңа булыр, – дип, Газиз ирләр кулъяулыгына төрелгән акчасын сузды.
Үзе чандыр, үзе җыйнак йомры гәүдәле Зифа яшел машинаның тузаннары күмелгәнче карап калды. Өй дә, балалар да артта калды. Хәзер поездга чыгасы, билет тиштерәсе бар. Газиз ике атна элек үк билет алып кайтып биргән иде.
Поезд юлына чыкканчы ук, Зифа юлдашларын очратты. Өстәвенә бер вагонга туры килделәр. Төенчек-төенчек күтәргән кешеләргә аптырап бер караса, юлда барганда үзенең алмашка бер күлмәк тә алмаганына үкенеп тә куйды. Казахстанга таба һаваның тынчулыгы сиздерә башлады. Хатын башындагы яулыгының чите белән битен дә сөртте, хәлләнеп алыр өчен, бераз җилпеп тә утырып карады, вагондагы тынчу һава хәлне алды. Перронга чыгып суламыйча булмас, әмма төенчекләрне дә үзеңнән калдырырга ярамый.
Зифаның көмеш эшләнмәләре салынган төенчекләре икәү иде. Берсе зуррак, анысы Казахстан апаларына барып җиткәч сатылачак товар. Кечкенәрәк төенчек юлда барганда сату өчен кулай булыр, дип, Газиз үзе күннән тегеп бирде. Монда берничә дистә бизәнү әйбере бар. Һәрберсенең үз бүлемтеге.
– Менә йөзекләр. Менә алкалар, – дип тәкъдим иткән арада, биш-алты йөзекне сатып өлгерде хатын.
Бик озаклап сайланып торганнарга шик белән күптән карарга өйрәнгән иде хатын. Көмеш белән беренче генә сату итүе дә түгел. Аны-моны абайлаганчы, киеп карыйбыз, дигән булып, шул арада ике алканы югалтып та өлгерделәр. Шыпырт, Зифа, монда тавыш чыгарып йөрүдән мәгънә юк. Хәзер үзе янында гына киертеп карый, алмыйлар икән, урынына кире сала. Шунда ук әйтеп куярга өлгерә:
– Үз янымда гына киеп карагыз. Урлап китәргә генә торасыз. Теләсәң, карарга көзгемне биреп торам, – диде ул, кесәсеннән кечкенә аксыл саплы көзгесен сузып.
Әнисенең Караширмәдән алып кайткан бүләк көзгесе иде ул. Анысы да бик кадерле. Әле узган елны гына әнисе Сәгыйдәбану гүр иясе булды. Әлеге дә баягы туган авылы Караширмәдән кайтты да Зифаны үз янына чакырып төшерде:
– Кызым, – диде ул, өзгәләнеп, – Аштан күз тидереп кайттым. Мондый матур карчык моңарчы кайда булган соң, бер дә күргәнебез юк иде, – диделәр.
Шуннан Сәгыйдәбану карчык үзенең ничек хәлсезләнеп кайтып егылуын сөйли.
– Балам, озак тормам, әҗәлемә тиде, – диде ул, артык сүзгә урын калдырмыйча.
Зифа бер биек караватта хәлсезләнеп яткан әнисенә, бер ишеккә карап сүзен дәвам итте:
– Әни, юкка борчылма. Үтәр дә китәр, менә күреп торырсың. Мин кичкә тагын төшеп җитәрмен.
– Газиз җибәрсә...
– И әни, Газиз пырлар-пырлар да туктар, хәлең җиңеләйгәнче, көн дә төшәм инде...
Зифа ничек йөгереп кайтканын да, ничек өендә мал караганын да хәтерләми. Күз алдында әнисенең агарып калган йөзе генә тора. Кичкырын көтүләрне япкач, кабат әниләренә йөгерде.
Күрше карчыгы инде абыстайны дәшеп, Ясин укытырга да өлгергән иде. Сәгыйдәбану әби чыннан да бик матур карчык. Озын зифа буйлы, аның йөз-чырайларында борынгы ханбикәләр чалымын да шәйләргә була иде. Һәрвакыт фырт киенер, бөтенесен дә энәсеннән-җебенә кадәр итеп үзе тегеп кияр иде. Аннан баш бирмәс холыклы әнкәсенең кыяфәте чыннан да горур иде. Колхозга мәҗбүриләп кертү елларында да иң азактан булып кына Сәгыйдәбануны сындыра алдылар. Абзар тулы аты, җирләре, икмәк тулы келәте булган хатын 1921 елгы янгында бер сынса, икенчесе Шәкерт абыйлар авылдан киткәч булды. Баш бирмәс хатынның соңгы горурлыгы яраткан аты Байталны алып киткәч тәмам сынды. Сәгыйдәбану тырыш, уңган, теләсә нинди ир-егетләргә бирешмәстәй хатын иде. Дүрт баласы белән авылда тол калган Шәйдуллага, үзенең дүрт баласын ияртеп, тормышка икенче кабат чыкты ул. Тагын уртак дүрт балага гомер бирәләр. Әнә шул ояда үсә Зифа. Әниләренең артык горурлыгы да гаиләдәге балаларга төшә. Үзләре әле тормыш корырга өлгермәгән кызларны сугыш елларында окоп казырга, урман кисәргә, Казандагы хәрби заводларга вербовка белән эшкә җибәрәләр.
– Их, әни, шушы горурлыкларың безне җир читләренә җибәрә инде, – дигән иде шул чакта Зифа. – Без яшь кызлар булгач, безне әле тегендә, әле монда куып йөртәләр. Ирле хатыннар корсакларына мендәр тыгып та окоп казырга бармый калды әнә.
Зифа окопка барганнарын күз алдыннан уздырды. Кемнәр бар да, бүген кемнәр юк. Әйе, окоп та казыдык...
– Ул елны кыш бик салкын килде. Безне, окоп казырга китүчеләрне, иң беренче Арча стансасына алып килделәр. Якын-тирәдәге авылларда яшәүчеләр бирегә җәяү килгәннәр, шулай да юлаучыларны ат белән китерүчеләр дә бар. Кызларның өсләрендә киемнәре бик юка, начар. Кайберләренең аякларында ике төрле итек, күбесенең юл биштәрендә бер утырып ашарлык та ризык юк. Безне товар вагоннарына терлек төягән кебек кертеп яптылар. Ишекне тышкы яктан бикләделәр. Вагон эче тулы кар, чыдап булмаслык суык иде. Бер-беребезгә сыенып утыра торгач, эчкә бераз җылы керде, стеналар да җеби башлаган кебек булды. Без поезддан Төрләмә дигән җирдә төшеп калдык. Аннан хәйран гына җәяү атладык. Һәм Йомралы дигән авылда (Апас районы) үзенчә штаб дип саналучы бер йортка җыйналдык. Безне, егермешәр кешедән торган төркемнәргә бүлеп, җыйнак кына йортларга урнаштырдылар. Ул арада ишектә кайсысы чалбарын, кайсысы күлмәген тоткан солдатлар күренә башлады. Киемнәрен ипигә алыштырырга кергәннәр бичаралар. Йорт хуҗасының ягарга утыны да юк иде. Биш кеше чиратлашып ашарга пешердек. Көн дә иртә таңнан эшкә чыгып китәбез. Окоп казыр өчен бернинди эш коралларыбыз юк. Киңлеге-тирәнлеге 5 метрлы чокырны бик интегеп казыйбыз. Без эшләгән кырда бодай саламы чүмәләләре тора иде. Бервакыт якташым Вилдан шул тирәгә барып тамак ялгап килмәкче иде, җитәкчебез күреп алды да куып җибәрде үзен. Куркыныч заманалар бар иде инде. Шул чүмәләләрне яндырырга ярады, ә менә бер бөртек бодайны авызга алып кабу зур җинаять санала иде. Берничә кешебез ачлыктан шешенеп үлде. Тагын берничәсе окоп янында туңып, ә берсе караңгыда чокырга егылып төшеп, менә алмыйча өшеп үлде. Анда өч ай буе күргән нужаларны, ачлык-ялангачлыкны сөйләп, аңлатып бетерерлек түгел...
Әнисе Сәгыйдәбануның хәле чыннан да бик начар иде. Әмма ул һаман нидер сөйләшеп ятуын дәвам итте. Зифага карап, әле кызым, әле әни дип дәште.
– И әни, хәерле гомерләреңне Ходай бирсә иде әле, – диде Зифа, әнисенең кәефен күтәрергә тырышып.
Сәгыйдәбану күзләрен сирпеп бер генә карады:
– Бәхил булыгыз, балалар, әнә килеп җиттеләр инде, – диде.
Аның күзләреннән эре яшь тамчылары тәгәрәде. Зифа утырган урыныннан ни торып китәргә, ни әнисенә кагыла алмыйча катып калды. Ул арада өйдә тыз-быз йөгерешә башладылар. Нәрсә, әнием, саубуллашып китеп барамы әллә? Ничек шулай тиз... Бик тиз бит... Япь-яшь килеш, матур килеш... Яшь хатынның башыннан мең төрле уй үтте... Зифаны нашатырь иснәтеп игә китереп озак маташтылар... Төнне Зифа әнисе яныннан китә алмыйча үткәрде, бер аның кулын тотты, бер битен сыйпады. Их, әнием, нинди көчле идең бит син! Җирләрең-малларың өчен дә җан тырмашкан вакытларың, мул тормышта үзең тырышып-булдырып яшәгән чакларыңда колхоз дигәннәренә кермичә күпме тартыштың... Ничә балаңа гомер биреп, аларны сөеп утырырга вакытың булдымы икән? Зифа әнисен кочаклаган килеш оеп киткәнен сизеп торып утырды да җыена башлады. «Газиз төнлә кайтмаган өчен дә тузыныр. Әнине җирләргә төшәрбез», – дип, тиз генә күрше авылга чыгып йөгерде.
Иртән иртүк торган карты Зифаның тетмәсен тетеп каршы алды:
– Әниеңнең күкрәгенә сөт төшкән идеме әллә? Китсәң, кайтып җитә алмыйсың...
– Башка төшеп йөрмәм инде, эш бетте, – дип сыгылып килде Зифа, күз яшьләренә буылып.
– Нәрсә булды тагын?
– Әни китеп барды кичә кичке якта. Сиңа төнлә хәбәр итә алмадым. Авылга кайтучы кеше дә очрамады...
Газиз бу сүзләрдән үзе дә калтырап китте. Кулындагы себеркесен бер якка тотып ук атты.
...Поездда күзгә йокы керми, күз йомган арада, үткәннәр тере хатирәләр кебек күз алдына килә дә баса, килә дә баса. Йокларга да ярамый. Көмешләрне югалтмыйча сатып кайтасы бар ич.
Комментарийлар