Бүген, 25 гыйнварда, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ихсанова Нәҗибә Гыймай кызына 80 яшь тулды. Аны ихластан әлеге олуг юбилее белән котлыйбыз!
Әлеге уңайдан 2012 елда "Шәһри Казан"да чыккан әңгәмәдән өзекне сезнең хозурга тәкъдим итәбез.Анда аның яшьлеге, Туфанлы гомере, иҗаты чагыла...
... Туфан Миңнуллинның Казансу елгасына терәлеп диярлек торган фатирына узам. Танылган язучыбызның илһамланып корган соңгы оясы. Өй хуҗабикәсе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә ханым Ихсанова белән кызы Әлфия мондагы бер генә әйбергә дә тимәгән – бөтенесе дә Туфан абый алганча, ул күз алдына китергәндәгечә. Бу иркен, матур фатирны аларга Туфан абый әзер булганчы күрсәтмәгән дә.
Әти, күрсәт инде, дигән Әлфиясенә дә: «Күрсәтмим, йә берәр кимчелек табып, күңелемне төшерерсез», – дигән. Нәҗибәсенә зур сюрприз ясап, кухня гарнитуры, озын бар өстәле куйдырткач, ике пыяла шкафка үзенең яраткан сын-уенчыкларын тезеп бетергәч кенә керергә рөхсәт биргән Туфан абый. Ә үзе көне-төне эшчеләр белән мәш килеп, төзелеш кирәк-ярагы юнәтеп, төсләр яратып, бөртекләп-берәмтекләп эшләгән ул. «Без аның бөтен әйберен дә яратып кабул иттек, – ди Нәҗибә апа. – Менә бу озынча бар өстәлен яратмадым яратуын, гел театр буфетын хәтерләтә бит. Ә Туфанга рәзе аны әйтергә ярый? Юк-юк, булмаганны...» Өстәп, Әлфия ханым да елмая: «Без башта әтине бар яклап мактыйбыз, ай-яй, молодец, дип куандыра идек. Аннан бераз вакыт узганнан соң гына җайлап, аз-азлап кына кимчелекләрен күрсәтеп була».
Биш бармак белән шакый-шакый йөрәккә керде
– Мин Азнакайдан егетем белән Казанга пединститутка укырга керергә килдем, – дип яшьлек елларына кайта Нәҗибә апа. – Әмма пединститутка аяк тартмады, борылып, театр училищесына киттек. Егетем, мине укырга кертү, Казанда йөрергә өйрәтү мәшәкатьләре белән әвәрә килеп, үзе бер елга укырга керергә дә соңарды. Шулай килеп чыкты – ул мине үз куллары белән театр дөньясына озатты, үзе мәхрүм калды...
– Щепкинчылар арасында Туфан абый буласын белсәме...
– 1956 елда без Мәскәүдә укый башладык. Курсыбызда Туфан аерылып тора иде. Бердән, бездән өлкәнрәк, чарланган, инде тормышны күреп килгән, икенчедән, аның фикер сөреше! Без лекцияләрдә, сорамасалар ярар иде, дип, шым гына утырабыз, ә Туфан профессорлар белән пәрә-пәрә килеп бәхәсләшә! Аның киң кырлы акылына, фикер сөрешенә авыз ачып карап торабыз. Философия, тарих дәресләрендә ул рәхәтләнеп йөзде. Аны укытучылар шундук үз иттеләр, үз даирәләренә алдылар дисәң дә була. Слух дигәннәре юк дәрәҗәсендә бит инде, ә аны җыр укытучысы мактапмы-мактый! Ул «Водовоз» җырын теләсә кем җырлый ала, шуңа махсус Туфан өчен биргәндер дә. Әле аны биетәләр дә иде! Бии белми инде, бахыр, чак-чак селкенергә маташа... Ә мактыйлар моны укытучылар. Чөнки хөрмәт итәләр иде.
– Сезнең аркада Казанга кайтып китәргә уйлаган Туфан абый өчен юкка эләкмәгәндер инде?
– Туфан миңа хисләрен беренче курста Яңа елны каршы алганда аңлатты. Мин әле мәктәп тәмамлап кына килгән сабый. Шундый кешенең сүзләреннән соң югары температура белән караватка аудым. Мин укырга килмәгәч, Туфан йөгерттереп безнең бүлмәгә килеп җиткән: «Нәрсә булды сиңа?» – ди. Ә минем аны күрүгә, кабат хәлем китә. Бердән, Туфаннан шөллим, икенчедән, Казанда калган егетем бар. Бүлмәдә 11 кыз яши идек, Туфан, юк эшне бар итеп, гел безнең бүлмәгә йөри башлады. Миңа атап килгәнен чамалыйм инде. Ә ул кызлар белән аралаша, аларны көлдерә. Мин сөйләшүләргә катнашмыйм. Ул бит шалт, турыдан әйтә дә куя – мин уңайсызлана идем. Әмма бүлмәгә кергәнче биш бармак белән ишек шакуын һич онытасым юк. Гел шулай шакыды ул ишекне. Шул биш бармагы белән йөрәккә кадәр шакыган, күрәсең... Аның игътибарына җавап бирмәгәч, давыллап, Казанга кайтып китәргә җыенган. Мине деканатка чакырып, синең аркада шундый кеше укуын ташларга җыена, кулыңны тотып торырга булса да рөхсәт ит, дип сорадылар.
– Нинди артист иде соң ул Туфан абый?
– Без артистлык амплуасына тиз кереп киттек, артистлаштык дисәң дә була. Ә Туфанны «бөгү» җиңелләрдән түгел. Фәлсәфәгә артык бирелсәң, артист булып булмый бит ул. Ә Туфан фәлсәфә кешесе иде. Шуңа да күбрәк каләм ягы тарткандыр аны.
– Туфан абыйны нинди сыйфатыгыз белән карата алдым дип уйлыйсыз? Әллә гашыйк булу өчен сыйфат кирәкмиме?
– Гашыйк булмый калмагандыр, әмма аны минем авыл кызы булуым яраттырды. Шәһәр кызларын кешегә дә санамый иде Туфан. Тотнаклы, тәрбияле, тыйнак авыл кызы кирәк иде аңа.
– Үзе әйтмешли, яше – унсигездә, акылы сиксәндә булганымы?
– Нәкъ шулай. Әмма нинди талантлы, гасырлар битенә алтын хәрефләр белән язылырлык шәхесне карата алырлык энҗе бөртеге булганмын мин!
Әзергә бәзер яшәдем
– Өйләнешү белән нинди дә булса шартлар куйдымы Туфан абый? Мисалга, язып утырам, комачаулама...
– Юк, без аның язганын сизми дә кала идек. Ул шуның кадәр рәхәт итеп эшли белде. Газапланып, безне дә интектереп иҗат иткәнен хәтерләмим. Казанга кайтып төпләнгәч, биш егет һәм Туфан белән мин яшәгән агач йортта гына авыр вакыт булды. Анда без ишек төбендәге бүлмәдә яшәдек, Туфан төне буе тәмәкесен пыскыта-пыскыта яза, мин Әлфия белән авырлы, йоклый алмый интегәм. Чыгып китәр бүлмә дә юк. Әмма мин аңа бервакытта да, син миңа комачаулыйсың, димәдем. Ул иҗат иткәндә комачауламаска, артык сүз катмаска икәнен болай да чамалый идем. Гаиләбез ишәйгәч, үз фатирыбыз булгач, өйдә саллы әсәрләр язмады дисәм дә була. Йә ял алып шифаханәләргә, йә авылга кайтып китә. Әмма язганчы, ул бөтен нәрсәне күңеленнән төгәлләп куя иде.Кәгазьгә төшерер өчен генә китеп язды. «Әлдермештән Әлмәндәр», мисалга, 21 көн эчендә язылган әсәр.
– Туфан абыйның шундый шәхес, танылган язучы булып китүендә Нәҗибә апаның да өлеше юк түгелдер.
– Минем аркада ул шундый кеше булды дип, мин Туфанның бер тамчы уңышына да дәгъва итмим. Ул үзе зур шәхес, ул үз-үзен үстергән кеше. Мин көне-төне театрда, гастрольләр белән чыгып китәм, Туфан үзен-үзе карап яшәде. Әмма һәрвакытта намуслы булды. Башка хатын-кызлар да кызыкмады түгел. Мин андыйларны күргәч, эчемнән генә, ышанмагыз сез аңа, ул мине генә ярата, дип тора идем. Шундый иде ул Туфан, шаярта-шаярта башкаларны ялгыштырса да, үзе бервакытта да ялгышмады. Читкә-миткә тайпылмады, үз-үзенә дә, гаиләгә дә тугрылык саклады. Безне ул һәрвакыт үз ышыгында яшәтте.
– Әле ярый, бернинди гастрольләргә йөрү юк, җанашым, өйдә генә утыр димәгән...
– Ул бит минем нинди кеше икәнемне белде. Без бит икебез дә иҗат кешесе, театр җанга да, канга да сеңгән. Гастрольләргә барганда һәрвакыт яныма килеп китә иде. Самолеттан курку тарихы, аннан бөтенләй аңа утырмый башлавы да минем янга Уфага килгәч булды. Болытлы ямьсез көн, күкри-күкри яшенли. Самолет зур тоткарлык белән утырды. Самолеттан төшкән Туфанның да йөзе нәкъ күк йөзе диярсең. Каршысына йөгереп баруыма да: «Кит, кит, кит, – диде.
– Мин башка бервакытта да самолетка утырмыйм». Әмма тагын бер утырды әле ул самолетка. Ул вакытта да – 1966 елда Бөгелмәгә барганда нәкъ шул хәл кабатланган. Ул аны өстән ишарә итеп кабул итте. Театр әллә нинди ерак җирләргә самолет белән очканда да, ул поезд маршрутлары сайлый башлады.
– Гаиләдә нинди иде ул?
– Бәрәңгене әрчүен мин әрчегәнмендер, әмма калган мәшәкать минем җилкәдә булмады. Бервакыт (хатын-кызлыгым баш күтәргән, күрәсең), нишләп син миңа акча бирмисең, дидем. Син үзең дә эшлисең бит, нәрсәгә кирәк сиңа акча, диде Туфан. Аның бит шундый сүзләре дә бар: «Әгәр суыткычың тулы ризык, торырга фатирың, ишек төбендә көтеп торучы машинаң булса, нәрсәгә кирәк ул акча?» Мин дә башка акча сорамадым. Әмма әзергә бәзер яшәдем. Мин бүгенгәчә сабын белән порошокның кайда сатылганын, ЖКУ, банкларның кайда икәнен белмим. Әллә нигә бер базарга ияртеп чыга иде мине Туфан. Анда да, әле озак буласыңмы син, кайтабызмы инде, дип, янында уфтанып басып тора идем. Ул миңа бер авырлык күрсәтмәде. Туфан белән узган гомерем бәхетнең үзеннән генә тора, әлхәмдүлилләһи шөкер. Халыкта, Нәҗибә Ихсанова дигән исемем, яраткан тамашачым булса да, минем әле тагын бер кадерле, кодрәтле исемем бар: «Туфан хатыны» дигән исем ул – минем горурлыгым.
Миңа роль бармы?
– Нәҗибә апа, ирегез драматург булгач, рольсез калу куркынычы булмаган да инде Сезгә. Көнләшмәделәрме?
– Мин, Туфан язып бетерүгә, миңа роль бармы, дип сорый идем. Ул минем аша иҗат итте. «Әниләр һәм бәбиләр»дә минем тышкы кыяфәткә туры китереп язылган Гөлфинә сүзләре дә бар. Мин матур түгел дип көрсенгән Алтынчәчкә: «Кара, мин матурмы? Кылыч борын, олы авыз...» – дигән җавап минем йөз төзелешеннән чыгып әйтелгән. Театрдагы хезмәттәшләрем, бәлки, көнләшеп тә алганнардыр, әмма йөзгә бәреп әйткәннәре булмады.
– Иң беренче әсәр белән танышу, беренче тәнкыйть тә Сезнең авыздан булгандыр. Колак сала идеме Туфан абый?
– Беренче реакцияне ул һәрвакыт гаиләдән алды. Мин аның төчеләнеп язганын яратмый идем. Үзгәрттерә идем. Туфанга җитдилек күпкә килешә. Тыңлады.
– Мин Туфан абыйның башта язарына түл җыеп, соңыннан әлеге тормыш этюдларын әсәрләрендә кулланганын беләм. Ә менә «Кызыл тышлы дәфтәр»нең чыннан да кызыл тышлы булу-булмавын күпләр белми.
– Амбар кенәгәсе кадәр беренче дәфтәр ачык кызыл төстә иде. Ул дәфтәр тулганнан соң кызыл тышлы дәфтәрләр эзләде Туфан. Әмма араларында кызыл тышлы булмаганнары да бар...
Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ --- | 20.07.2012
Комментарийлар