16+

Ничек баерга: акча җыю буенча 3 КИҢӘШ

Акчаны җәлеп итү энергиясе кемдәдер бар, кемдәдер булмаска да мөмкин. Кемдер аз гына акчаны да күп итеп тота белә, ә кемдер күп акчаны да тиз арада җилгә очыра.

Акчаны җәлеп итү энергиясе кемдәдер бар, кемдәдер булмаска да мөмкин. Кемдер аз гына акчаны да күп итеп тота белә, ә кемдер күп акчаны да тиз арада җилгә очыра.

Акчаны ничек тиз генә кулдан китми торган итеп тота белергә өйрәнергә соң? Психолог Зөлфия Максутованың 3 киңәшен истә тотсагыз, файдасын күрми калмассыз.

1.Хезмәт хакы алганнан соң ай саен 10 процентын алып куярга күнегегез. Ул куркынычсызлык мендәре булып тора. Кирәк булса да, аны тотмаска тырышырга кирәк. Куркынычсызлык мендәре ни өчен кирәкме? Әлеге акча төрле сәбәпләр аркасында эшсез калсагыз, эш тапканчы яшәп тору өчен кирәк булачак. Ул чираттагы тун, өйгә өстәл алу өчен тотылырга тиеш түгел. Әбиләр дә тавык оясында маяга йомырка салып калдыра бит. Тавык күбрәк йомырка салсын өчен, диләр. Монда да шулай ук: акча акчага килә! Ай саен шулай 10 процентны җыеп бара башлаганнан соң керемегезнең артуын сизәчәксез. Чөнки без үзебездә акчаны тотып калу (тоту, туздыру турында сүз бармый!) энергиясен эшкә җигәчәкбез. Хатын-кыз акчасы бетсә нишли? Кызып китә, ярсый башлый. Чөнки аның өчен иң мөһиме – стабильлек. Ай саен читкә куелып килгән акча хатын-кызга күңел тынычлыгы бирәчәк. Әлеге 10 процентны кара көнгә дип тә җыярга ярамый. Ни өчен дигәндә, шундый көн килеп җитеп, җыйган акчагыздан җилләр исәргә мөмкин. Әлеге акча җыелганнан соң фатир алып куярга була, чөнки ул бәясен җуймый. Күп кенә байлар нәкъ менә шул 10 процентны җыеп башлап, мал тупларга өйрәнгән.

2.Ай саен хезмәт хакының 10 процентын хәйрия­гә тотарга. Аның 7,5 проценты – әти-әниләргә, ә 2,5 процентын мохтаҗларга тотарга кирәк. Әлеге акчаны шулай ук вакытында биреп барырга, моңа балаларыгызны да өйрәтергә киңәш ителә. Балаларны ни өчен кулланучы булуда гаеплиләр? Чөнки алар гел алырга күнегеп үсә. Әти-әнисе әби-бабасыннан акча алып торганны күреп үскән бала аны шулай булырга тиеш дип кабул итә. Азия илләрендә балачактан ук башта әти-әни, аннары бала аларны тәэмин итеп торырга тиеш дип үстерәләр. Шунлыктан аларда балалар ата-аналарны бездәге кебек картлар йортына илтеп тапшырмый, ә кадер-хөрмәттә, матди яктан ярдәм итеп яши. Хезмәт хакы алып кайтканнан соң үз мисалыгызда балага акчаның ничек бүленергә тиеш икәнлеген күрсәтегез. Әти-әниләр, әлбәттә, акча биргәнне өнәп тә бетермәскә, алмаска да мөмкин. Шунлыктан аларга, кирәкле әйбер өчен берничә ай җыеп, берәр зур бүләк ясарга була.

2,5 процентын мохтаҗларга бирегез. Хәйриягә 10 проценттан артык биргән очракта, сездән, киресенчә, акча китәргә һәм керем кимергә мөмкин.

3.Хезмәт хакының 10 процентын хатын-кызга үз шатлыгы өчен тотарга кирәк. Нәфис затка акча канәгать һәм шат булган очракта гына килә. Көне-төне эшләп тә аның рәхәтен күрмәгән, шатлыгын тоймаган хатын-кызның үзаңы: «Нигә артыгын эшләп торырга соң, барыбер аннан бернинди файда да юк», – диячәк. Шунлыктан хезмәт хакыгызның 10 процентын моңа кадәр үзегез акча кызгана торган әйбергә – массаж, спа-процедуралар, матур эчке кием кебек әйберләр алырга мөмкинлек тудырырга кирәк. Бу хатны-кызга эчке шатлык һәм канәгатьлек хисе китерә. Шатлана белгән хатын-кызга акча җиңелрәк киләчәк.
Алдан санап үтелгән 30 процентны алганнан соң, хезмәт хакының 70 процентына яшәргә үзегезне күнектерегез. Акчаны үзегездән җибәрмичә тотарга өйрәнгәннән соң, керемнәрегезнең артып китүен сизәчәксез.
 

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди "акыллы" кинэшлэр! Бернэрсэсе дэ юк икэн. Акча эшлэп, ай саен салып кына барасы... Э эшсез утырган кешегэ нинди кинэшлэр бирер идегез икэн? Тынлап карыйк эле.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ул зарплатанын 10% спа-процедуларга житми шул???

      • аватар Без имени

        0

        0

        15 менгэ эшлэучелэр очен аерым кинэшлэр юкмы икэн?

        • аватар Без имени

          0

          0

          4.Хезмәт хакының 10 процентын ират шатлыгы өчен тотарга

          • аватар Без имени

            0

            0

            унбиш егерме мен жыярсын сина тот капчыгынны

            Мөһим

            loading
            2
            X