16+

«Әнием рухын сөендерәсе килүдән кылам мин игелекне»

Дөньяда шундый кешеләр була, алар янында үзеңне ничектер якланган-сакланган кебек хис итәсең, әниең янәшәсендәге шикелле үк рәхәтлек тоясың.

«Әнием рухын сөендерәсе килүдән кылам мин игелекне»

Дөньяда шундый кешеләр була, алар янында үзеңне ничектер якланган-сакланган кебек хис итәсең, әниең янәшәсендәге шикелле үк рәхәтлек тоясың.

Алар тормышның эреле-ваклы мәшәкатьләренә карамый, үзләре бер шәфкать утравы булып, тирә-юньгә нур чәчеп, һәркемне җылытырга-яктыртырга ашыгып яшиләр. Бик күп еллар танышым-дустым булган Фирдания Хөснетдинова да – шулар арасында.

Кайда яхшылык эшләп була, шунда очратам мин аны. Гомере буе Республика клиник хастаханәсендә шәфкать туташы, массаж ясаучы булып эшләде ул. Аның шифалы куллары ничә меңләгән авыру-сырхауның газапларын киметеп, яшәү дәрте бирде икән?! Кем санаган?! Фирдания ханым Хөснетдинова яхшылыгын рәхмәт ишетер, кешегә күрсәтер өчен түгел, «Аллаһ риза булсын!» – дип эшли. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган гыйлем иясе дә ул, ләкин аның белән мактанып, шапырынып йөрми. Ислам динендә шәфкать-игелекнең урынын яхшы белгәнгә күрә, кулыннан килгән кадәр яхшылык эшләп өлгерергә тырыша ул. Шушы изге теләген тормышка ашырыр өчен, Казан шәһәренең «Көмеш волонтерлар» оешмасына кушылган. Лаеклы ялга чыксалар да, күңелләрендә кемгә дә булса ярдәм итү, булышу теләге сүнмәгән өлкән яшьтәгеләрне берләштерә бу оешма. Алар төрле эшләр башкаралар. «Том Сойер фест»ка кушылып, башкалабызның иске агач йортларына яңа тормыш бирүдә дә катнашканнар. Республика балалар клиник хастаханәсенең Макдональд йортының ишеге дә Фирдания ханым һәм башка «Көмеш волонтерлар» өчен һәрвакыт ачык. Узган ел Корбан бәйрәме уздырдылар алар монда. Бөтен шартын китереп, мулла чакырып, дога укып, пылау пешереп, зәм-зәм сулары өләшеп. Макдональд өенең диварларына ук күпме күз яшьләре, нәниләрнең дә, әниләрнең дә сызланулары сеңгән. Әле яши генә башлауларына карамастан, авыр чирләргә дучар булган сабыйлар, озаклап дәваланганда, әниләре белән шушы махсус кунакханәдә яшиләр. Туган өйләреннән, якын кешеләреннән еракта биз озак торырга мәҗбүр булган бу балалар һәм аларның әниләре һәрвакыт җылы сүзгә, ярдәмгә мохтаҗ. Әле Макдональд өендәгеләр күңелендә узган Корбан бәйрәме онытылырга да өлгермәде, Фирдания ханым үзе шикелле игелекле җаннарны кабат чакырды бирегә, бу юлы Әниләр бәйрәмен бергәләп уздырырга. Чын бәйрәм булды ул: уңган әниләр кыстыбый пешерү буенча мастер- класс та үткәрделәр. Кунаклар да тәмле күчтәнәчләр белән килгән иде. Сабыйларның шигырь-җырларын тыңлаганнан соң, һәммәсе дә тәмле татар ризыгы белән сыйланды.
Язмыш мәкере аркасында Макдональд өендә яшәргә дучар булган бу балалар әкияткә, могҗизага һәм тереләселәренә ышаналар. Үзләре дә әкият язарга яраталар. Барысын бергә туплап, китап итеп тә бастырганнар. Һәр битендә игелеккә дан җырлаучы бу әкият китабында Женя дигән кыз Фирдания ханымны «итәге җиргә тигән күкчәчәкләр төшкән күлмәк кигән зәңгәр күзле әби» дип, үз әкиятенә тылсымлы герой итеп тә керткән.

Балалар тамаклары туеп, күңелләре булып, бүләкләрен алып үз бүлмәләренә кереп киткәч, без Фирдания ханым белән сөйләшеп утырдык, үзебезне дөньяга китергән әнкәйләребезне искә алдык. «Рухлары шат булсын!» – дип, дога да кылдык.

– Әнием Сәгадәт Сәмигулла кызына, исән булса, 100 яшь тулган булыр иде. Ул бик сабыр һәм игелекле кеше иде. Көненә ничә рәхмәт ишетте икән ул?! Бүген минем дә хәйрия эше белән шөгыльләнүем әниемнән күчкән. Аның рухын сөендерәсе килүдән кылам мин игелекне бүген. Авыр хәлдә калганнарга ярдәм кулын сузарга мине ул өндәгәнен тоям. Һәрбер эшне аның хәер-фатихасын алып башкарам. «Әгәр дә сиңа зирәк фикер килсә, кешеләргә шатлык өләшсәң һәм җирдә эзең калдыра алсаң, бел, болар барысы да газиз әниеңнең, аның җылы күз карашыннан», – диләр бит. «Бу дөньяның даны – акча, мал; ахирәт дөньясының даны – изге гамәл, игелек», – дип өйрәтә иде әни, – диде Фирдания ханым, хатирәләргә чумып, күз яшьләрен сөртеп.

Әнисеннән өйрәнгән, яшәешнең мәгънәсе булган бу алтын сүзләрне Фирдания ханым бердәнбер кызы Җәмиләгә дә еш кабатлый. Институт дипломлы, балаларга инглиз телен өйрәтүче мөгаллимә кыз әнисенең шәфкать турындагы бу сүзләрен ишетеп кенә калмый, еш кына бу игелекле эшләренең шаһиты да була. Әниләр көнендә дә нәниләрне уйнатты да, җырлатты да ул. Аңа карап, дәү әнисе Сәгадәт апа җанындагы игелек орлыгының Җәмилә туташ күңелендә дә шәфкать гөле булып үсәчәген белеп сөендем. Озакламый ул аны үзенең балаларына да күчерер һәм халкыбызның асыл сыйфатлары булган миһербанлылыкның гомерен озайтыр.

 

Рәсем асты: Фирдания ханым ире Марат абый һәм кызы Җәмилә белән Әниләр көнендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading