Шәһри Казан

Николай Титов: «Кайчан декабрьдә сөт бәясе төшкәне бар иде? Мин хәтерләмим»

2017 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстан Россия төбәкләре арасында сөт, бәрәңге җитештерү буенча – беренче, шикәр чөгендере буенча – бишенче, терлек һәм кош ите җитештерү буенча – җиденче, ашлык җыю буенча – җиденче һәм ачык, ябык грунтларда яшелчә җыю буенча тугызынчы урында тора.

Әлеге мәгълүматлар республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титовның журналистлар белән очрашуы вакытында билгеле булды.

Авыл хуҗалыгы товарларын җитештерү – уңышның бер өлеше генә, иң мөһиме аны сату. Узып баручы ел моның шулай икәнлегенә тагын да зуррак игътибар иттерде. Игеннәрне сату буенча проблемалар барлыгын алдагы язмаларда хәбәр иткән идек инде. Моны Николай Титов та инкарь итми. Җитәкче  әйтүенчә, бу башны иң авырттырган мәсьәләләрнең берсе.

- Мул уңыш алу, ирешелгән нәтиҗәләр буенча шатлык, канагәтьлек хисләре күңелгә май булып ята. Ләкин авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән бик күп зар, шалтыратулар кабул ителә, чөнки бүген товарга бәя төште. Ашлык бәясе узган елгыга караганда ике тапкырга кимрәк. Шикәр комы да ике мәртәбә арзанайды. Узган ел без аны ярминкәләрдә 45 сум белән саткан идек. Бүген 30-35 сумга сатабыз. Ә җибәрү бәясе бөтенләй 26-27 сум. Бу – коточкыч файдасыз бәя. Башка продукцияләр дә шулай ук арзанайды. Мәсәлән, кош, дуңгыз ите, - диде Николай Титов.

Реклама

Җитәкче сөт бәяләреннән дә канәгать булмавын әйтте.
- Сөт җитештерү бәясе узган ел белән чагыштырганда 2,84 сумга түбәнрәк. Һәм без ел нәтиҗәләре буенча шушы мәсьәләдә генә дә 1,5 миллиард сум керемнән колак кактык. Бу – иң авырткан җиребез. Кызганычка, бу бездә генә түгел, бөтен Россия буенча шулай. Кайчан декабрьдә сөт бәясе төшкәне бар иде? Мин үзем бу тармакта эшләгән чорда мондый хәлнең булуын хәтерләмим. Белоруссия безгә коры сөт, сыр ашата. Уйлап карасаң, хәзер бит сатып алучыга авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфаты мөһим түгел. Ә бездә җитештерелгән торвар сыйфатлы. Узган елларда без кыш көне дә республикадан 400 тонна сөт чималы чыгардык. Җәен мең тоннадан артыграк сөт сата идек, бәясеннән дә канәгать идек. Ә бүген без республикадан 600 тонна сөт чыгарабыз. Кибеттә ипигә, сөткә бәя төшмәде, ә базар, гафу үтенәм, “кыргый базар”, безне хафага сала, - диде ул.

Шуңа да карамастан, җитәкче әйтүенчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында масштаблы бөлгенлеккә чыгучылар юк.   

Фото: Татар-информ

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: