16+

Әниләрнең иң талантлылары, сандугачтай моңлы тавышлылары җыелган иде

Казан шәһәре мәктәпләрендә укучы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйларның әниләре арасында менә өченче ел инде «Әни, әнкәй, әнием» дигән исем белән зур бәйрәм үткәрелә. Исеме ничек кенә яңгыраса да, җисеме-максаты әниләргә, мәдһия җырлау, аларның иң уңган-булган, тырыш -талантлы икәнлекләрен исбатлау.

Әниләрнең иң талантлылары, сандугачтай моңлы тавышлылары җыелган иде

Казан шәһәре мәктәпләрендә укучы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйларның әниләре арасында менә өченче ел инде «Әни, әнкәй, әнием» дигән исем белән зур бәйрәм үткәрелә. Исеме ничек кенә яңгыраса да, җисеме-максаты әниләргә, мәдһия җырлау, аларның иң уңган-булган, тырыш -талантлы икәнлекләрен исбатлау.

Оештыручылар һәм гамәлгә куючылар: Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, "Ак калфак"Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге.

Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия сәхнәсендә үтүе дә гаҗәп түгел-"Ак калфак"ның Казан бүлеген әлеге гимназиянең директоры Рәхимә  Арысланова җитәкли.  Ярышта башкалабызның төрле районнарыннан 10 әни катнашты.

 Жюри беренче ярыштан ук телсез-өнсез калды. "Илгә батырлыкны, җиргә матурлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!"-дигән  визитка белән һәрбер әни иң югары ун баллга лаек булды. "Болай барса, нишләрбез, җиңүчене ничек билгеләрбез?"-дип чын күңелдән сөендек. Чөнки әйбәт әниләр күбрәк булган саен бәхетле балалар да күбрәк була. Ә бәхетле кеше үзе янындагыларны да бәхетле итә ала бит ул.

Әниләрнең иң талантлылары, сандугачтай моңлы тавышлылары җыелган иде ул көнне, берсеннән-берсе уздырып җырладылар. Монысына  да гаҗәпләнмәдек, чөнки ярышның бер этабы бишек җырлары иде. Бар күңелләрен, йөрәк җылыларын салып башкардылар аны әниләр. "Минем яраткан шөгылем" дигәнендә дә  әниләрнең күбесе җырлау осталыкларын күрсәтте. Бәйләргә-чигәргә, төрле бизәнү әйберләре ясарга да маһирлары бар иде араларында. Ә менә   "Адымнар" мәктәбе мөгаллимәсе Тамчыгөл Камаеваның яраткан шөгыле балаларга җыр дәресе укыту икән.

Арча кызы Ләйлә Гайнетдинова да бүген Халыкара сервис көллиятендә укыта. Булачак аш-су осталарына һөнәри серләр өйрәтүне ул яраткан шөгыле дип санаса да, гаиләләре белән җәяү йөрергә яратулары турында сөенеп сөйләде. Ә инде Гүзәл Баһавиева төрле уен коралларында уйнаучы төрле яшьтәге уллары белән сәхнәгә чыккач, жюри җиңүченең кем булуын чамалый башлады. "Болардан да уздыручы булмас бит!"-дип уйлап куйдык.  

Малайлар әниләрен җиңдерер өчен бик тырыштылар. Бигрәк тә Камил тальянын чын артистларча сыздырды. Монысы да гаҗәп түгел- ике талантлы артист баласы бит ул. Гөлнара Мортазина (Габидуллина)га да уңышларны (1 урын) кызы китерде. Әниле-кызлы алар сәхнәдә гел бергә булдылар.
Альбина Тимерова гаиләсенә дә сокландык. Әнисен хуплап торыр, ярдәм итәр өчен инде егет булган улы да сәхнәгә менәргә оялмаган. Бу жюрилар  һәм тамашачы күңеленә дә бик хуш килде.

Ярышның "Гаиләмнең яраткан ризыгы" дигәне өчен дә һәрбер әни иң югары баллга ия булды. Динара Гыйльметдинова  гөбәдия, Әдилә Мөбәракова бәлеш,  дүрт бала әнисе Гөлзар Вәлиева өчпочмаклар, Албина Тимерова да бәлеш, Тамчыгөл  кыстыбый, Гөлнара да кыстыбый пешергән иде. Кош телләре дә бик тәмле һәм матур күренде. Ризык тәмле булуның серен Ләйлә Гайнетдинова ачты. Бисмилла әйтеп, дога укып пешергәнгә чүпрәсез камырдан да авызда эреп китә, диде. Мондый уңган әниләр пешергән ризыкларны ашап телләрен йотмасыннар инде балалары димәдек. Чөнки аларның балалары да туган телне яратуларын-белүләрен күрсәттеләр.  Менә шундый татар гаиләләре күбрәк булсын иде дип  кеә теләп утырдык. Андыйларның санын һәм сыйфатын да  арттыру  өчен, мондый  матур  ярыш-бәйгеләрне зуррак күләмле итеп,  биегрәк сәхнәдән күрсәтергә кирәктер. Телевидение төшереп тамашачыга җиткерсә дә, әйбәт булган булыр иде. Ярар инде, соңгы тапкыр булмас, Алла бирсә, киләсе елга шулай  итәрләр. Мондый татар әниләрен бар дөньяга күрсәтсәң дә, йөзгә кызыллык китерә торганнар түгел. Калфаклы-читеклеләрне дә танытырга кирәк.

Әлеге ярышта Гран Прины Гүзәл Баһавиева алды.  Алар гаиләләре белән тырыштылар. Хәтта көч биреп, алкышлап торырга әтиләре дә килгән иде. Ун әнинең һәрберсе җиңүче булды, берсе дә урынсыз калмады. Ә иң зур җиңү аларның барысы да тамашачы мәхәббәтен яулады.

 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading