16+

"Әнисе бит мылтык алганын белгән, шикләнергә тиеш иде..."

Миңа шок булды. Мин белә торган мәктәп иде ул, директорын да беләм. Ул мәктәптә чыгышлар ясаганым да бар. Бик жәл инде балалар. Сабырлык ата-аналарына.

"Әнисе бит мылтык алганын белгән, шикләнергә тиеш иде..."

Миңа шок булды. Мин белә торган мәктәп иде ул, директорын да беләм. Ул мәктәптә чыгышлар ясаганым да бар. Бик жәл инде балалар. Сабырлык ата-аналарына.

Халык шагыйре, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Intertat.tatar уздырган сораштыруда шулай дип белдергән.

Монда ни әйтәсең инде… Җәмгыять шундый — монстрлар килеп чыга. Психик яктан көпшәк кешеләр. Бу үзен тәңрегә тиңли, психик авыру бит инде. Андый психлар теләсә нинди режимда, теләсә нинди системада килеп чыгарга мөмкин. 

Бер нәрсә гаҗәпләндерә — мылтыкка рөхсәт алу шулкадәр катмарлы эш бит ул: тикшерә-тикшерә тәңкә корыталар. Моның бит маргинал икәне күренеп тора — ничек аңа тиз генә корал сатканнар?! 30 яшькә кадәр коралга рөхсәт бирергә ярамыйдыр дип уйлыйм, чөнки хәзер бик инфантиль яшьләр — соң өлгерәләр. Элек 14 яшендә әллә ниләр эшләгәннәрдер ул, хәзер бит 14 яшьлекләр еламыйча ашый да алмый.

Гел кабатлана торган интернет уеннары мәсьәләсе шаблон аңлату булса да, хаклык бар: уенда бер үлеп терелеп торгач, реаль дөнья белән виртуальне бутау барлыкка киләдер, күрәсең. 

Социаль челтәрләрне махсус хезмәтләр күзәтеп бара. Психларга игътибар итмиләр, күрәсең. Ә бит яшүсмерләр ныграк күзәтелергә тиеш. Төп куркыныч шулардан килә.

Хәзер инде шөрепләрне ныграк кысу турында, мәктәптә хәрби сак кую турында сөйләшәләр. Мәктәпне биек коймалар артындагы төрмә кебек итеп тә булмый бит инде.

Гает алдыннан дингә бәйләргә маташучылар да булды, киресенчә, монда имансызлык ята, дин дә, тел дә юк, милләтсез-тамырсыз маргинал бу! Моның өчен изге бер әйбер юк. Кызганыч, андыйлар күбәя бара. Милли, дини тәрбия юк, эш белән тәрбияләү юк. Физик эш эшләгәндә Алла язмаган фикерләр килми.

Тәрбия булырга тиеш. Ул гаиләдән килә инде. Әнисе бит мылтык алганын белгән. Малаеның аучы түгеллеген белә, шикләнергә тиеш иде. Гаиләдә җан җылысы, рухи җылылык булмагандыр, миллилектән аерылган маргинал гаилә.

Чыганак: Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Биредә әнисе генә түгел, ә әтисе, абыйсы да Илназдан нигә сиңа утлы корал дип сорарга тиеш иде. Бу гаиләгә карата шундый күп сораулар, бу зат өенда шуның чаклы арсенал булган, абыйсы аның янына даими рәвештә килеп йөргән. Күрмәгән, дисезме. Минемчә, күргән да, белгән да. Нормаль гаилә мондый була алмый. Акча белән тәэмин итәбез дигач тә, шундый монстрны тәрбияләүларен әти-әнисе сизмәгән дисезме. 19дамы ул, 25яшьтәме ул сезнең балагыз, үстердем бетте -китте түгел. Балагыз тормышы турында даими рәвештә кызыксынып торырга тиешсез. Әгәр Галәвиевлар вакытында аны туктаткан, психологларга алып барып күрсәткән, сөйләшкән булсалар, мондый фаҗига килеп чыкмас иде. Урысча әйтсәк, мы в ответе за тех, кого приручили

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әлеге балаларга мәктәптә эш кушсаң әниләре бит йөгеоеп килә.Малайларыгың авыру икәнен белә торып аерым квартирада тотканнар,ваемсызлар!!!!Узләре өчен генә яши торганнар?Нигә андыйларга бала табарга?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бер нэрсэдэ уйламаслар эле, авыру шушы хэлгэ тошергэн диярлэр. Дорес ата Анага барыбызнында балалары жэл, курэчэклэре шулай булгандыр,, нишлэтэсен бер нишлэп булмый, башка суз юк, кунел тула

        Мөһим

        loading