16+

Әнисеннән кызына калган

Атасының һөнәрен – улы, әнисенекен кызы сайлый иде дә династия барлыкка килә иде. Атаклы табиблар, укытучылар династиясе турында еш ишетә идек...

Атасының һөнәрен – улы, әнисенекен кызы сайлый иде дә династия барлыкка килә иде. Атаклы табиблар, укытучылар династиясе турында еш ишетә идек...

Соңгы елларда бу динас­тия дигәннәре күзгә-башка бик күренми башлады бугай. Һәркем төшемлерәк, уңайлырак эшне сайлау ягын карый. Шөкер, бүтәнчә уйлаучылар да бар икән. Кукмарага баргач күреп кайттым аларны. Китапханәчеләр династиясен.

Китапханәченең эше, күзгә күренеп тормаса да, тавык та чүпләп бетермәслек. Ә хезмәт хакы шул тавык күзенә кырып салырга да җитми, бик кечкенә. Ләкин шулай булса да, Лена Рәхимуллина үзе авыл китапханәсендә 40 ел эшләгәннән соң лаеклы ялга чыкканда, үз урынына кызы Ландышны калдырып китә. Кызы кечкенәдән үз янында китап исе иснәп, аның тәмен «татып» үсте. Шуңа да кыз, мәктәпне тәмамлагач, башкалар шикелле, кем булыйм икән, дип озак баш ватмады.

Алабуга мәдәният агарту училищесында укып кайтты да әнисен алмаштырды. Әниле-кызлы тәҗрибә уртаклашып эшләү бик рәхәт яшь белгечкә. Нинди генә сорау туса да, әнисе янына йөгерә. Әнисенең сөйләр сүзләре күп. 1973 елның сентябрендә китапханәне, үзе йөреп китапларын алып кайтып, үзе ачкан кеше бит ул. Авылдашларын китап иленә якынайту, белем хәзинәсе белән чынлап дуслаш­тыру өчен ниләр генә эшләми Лена ханым.

Төрле кичәләр, бәйрәмнәр уздыра. Тере язу­чылар белән очрашулар оештыра.

Роберт Миңнуллин, Газинур Морат, Рәшит Бәшәр белән узган әдәби кичәләр әле дә авыл халкы күңелендә җылы хатирәләр саклый.
 – Очрашуның икенче көнендә үк үзләре күргән язу­чыларның китапларын сорап киләләр. Китап укытуның иң үтемле ысулы шул, – ди тәҗрибәле китапханәче.
Әнисенең эшен кызы Ландыш та дәвам итә. Ул да төрле кызыклы чаралар, очрашулар уздыра. Билгеле инде, әнисе дә бик теләп ярдәм итә, киңәшләрен бирә. Аларны оештырганда, үзе эшләгән яшьлек чорына кайткандай була Лена ханым.

Әниле-кызлы Рәхимуллиналар белән мин үзем дә шулай очрашуга баргач танышып кайттым. Иҗатыма багышлап «Йолдызлы шагыйрә» дигән әдәби музыкаль кичә оештырды Ландыш. Сайтым аша телефонны табып шалтыратып чакырды. Бик тырышып әзерләнгән иделәр. Балалар чатнатып сөйләделәр шигырьләремне, җырларымны да җырладылар. Иҗатыңның туган телдә киләчәккә баруын күрү күңелемә бик рәхәт булды.

– Китапханәгә яңа китап­лар кайтып тора. Балалар укыйлар, уку программасында булган әсәрләрне сорыйлар. Тик менә өлкәннәр генә... Алар да балалардан үрнәк алса иде! – дип, хыялы белән дә уртаклашкан иде ул чакта Ландыш.

Күптән түгел генә аның белән тагын аралаштык. Телефон аша. Ул үзенең яңалыгы белән уртаклашты. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының китапханәчеләр факультетына читтән торып укырга кергән. Әле шушы көннәрдә генә имтиханнарын уңышлы тәмамлап кайткан. Әйе, замана китапханәчесенә югары белемсез булмый шул бүген.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading