16+

"Нәүрүз 2021": язны ничек каршыладылар? 

Бүләккә какланган каз бирәбез дип әйттеләр. Төрки халыклар белән чагыштырсак, безнең татар халкы әлеге бәйрәмне алай ук зурлап каршыламый. Төрки халыкларының Нәүрүз бәйрәмен каршылау белүенә, бердәмлекләренә, бер-берсен ихластан котлауларына сокланып карыйм. Мин бу бәйрәмне татар халкы да шулай «тантаналы» каршылавын теләр идем, чөнки “Нәүрүз” – ул бит яз, яңа ел бәйрәме, күңелләр күтәрелгән вакыт!

"Нәүрүз 2021": язны ничек каршыладылар? 

Бүләккә какланган каз бирәбез дип әйттеләр. Төрки халыклар белән чагыштырсак, безнең татар халкы әлеге бәйрәмне алай ук зурлап каршыламый. Төрки халыкларының Нәүрүз бәйрәмен каршылау белүенә, бердәмлекләренә, бер-берсен ихластан котлауларына сокланып карыйм. Мин бу бәйрәмне татар халкы да шулай «тантаналы» каршылавын теләр идем, чөнки “Нәүрүз” – ул бит яз, яңа ел бәйрәме, күңелләр күтәрелгән вакыт!

21 март көнне «Казан» ат – спорт комплексында республикакүләм Нәүрүз – төрки халыкларының Яңа ел бәйрәме узды. Ипподром янындагы мәйданчык кунаклар өчен иртәнге 10да ачылды. Көннең икенче яртысында бәйрәмне ачу тантанасы узды. Кунакларны ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин нәүрүз бәйрәме белән ихластан котлады: «Нәүрүз – төрки халыкларның күренекле бәйрәме, ул яңа өметләрнең, яңа планнарның, яңа уңышларның символы. 2020 ел безне күпкә өйрәтте һәм 2021 ел безгә тагын да күбрәк көч, уңыш алып килсен иде, мин моңа ышанып калам!”.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да кунакларны сәламләде: “Быел безнең республикабызда игълан ителгән Туган телләр һәм бердәмлек елында милли бәйрәмнәр аеруча зур, аеруча тирән мәгънәгә ия” – дип ассызыклады ул.

Төп сәхнәдә әзәрбайҗан, казах, үзбәк, таҗик, башкорт, төрек, төркмән һәм әфган артистлары һәм иҗат коллективлары бер-берсен алыштырды, тамашачыларны милләтләренең җырлары, биюләре белән таныштырды. Бәйрәмгә шулай ук Татарстанның танылган артистлары да чакырылган иде, алар арасында: Марсель Вәгыйзов, Альбина Апанаева һәм махсус чакырылган кунак – Оливер Мукенди, ул тамашачыларга “Мин сине яратам” һәм “Эх, алмагачлары” җырларын бүләк итте.

Төп сәхнәдән тыш интерактив мәйданчык эшләде, анда Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары бию флешмоблары, Нәүрүзне бәйрәм итүче халыкларның милли уеннарын үткәрделәр. Милли-мәдәни автономияләр традиция буенча милли ризыклар, эчемлекләр һәм сувенирлар тәкъдим итте, бәйрәм кунаклары Нәүрүзнең төп атрибутларының берсен – бодайның шыттырылган бөртекләреннән эшләнгән сумалякны татып карадылар, алар өчен шулай ук урам театры һәм джамперлар тамашасы оештырылган иде. Көн дәвамында мәйданда этномаркет эшләде.

“Мин “Нәүрүз”дә инде беренче тапкыр катнашмыйм, бик яратам әлеге бәйрәмне. Туганнарым белән бергә без һәр елны монда киләбез, яз килүен каршылыйбыз, тәмле пылау ашыйбыз. Мондый бәйрәмнәрнең шулкадәр зур масштабта уздырулуы – минемчә, зур сөенеч. Әлеге территориядә күпме милләт вәкилләре җыелган һәм алар барысы да бергә шатлана, көлә, уйный. Бу күренеш милләтләрнең үзара дус булуын исбатлый – ә тату тормыш – ул бит зур бәхет!” – дип ассызыклады бәйрәмнең кунагы Мәрзия Тәзетдинова. 

Башка еллардан аермалы буларак, быел бәйрәм кысаларында «Нәүрүз гүзәле» һәм «Нәүрүз батыры» бәйгеләре узды. Милли җәмгыятьләрнең иң гүзәл вәкилләре үзләренең сәләтләрен һәм милли костюмнарын күрсәттеләр, ә иң гайрәтлеләре армрестлингта көч сынашты. Язның икенче сулышы яисә “Нәүрүз гүзәле” исемена казах кызы Карина Кабдуллина лаек булды, ә “Нәүрүз батыры” бәйгесендә җиңүне Дагыстан диаспорасының вәкиле –Магомед Нуцалханов яулады. Яз батыры әйтүенчә, әлеге ярышлар – Нәүрүз кебек бәйрәмнәрнең аерылмас өлеше булырга тиеш. “Мин көрәш белән ун ел шөгыльләнәм, әлеге спорт төре минем “җан тынычлыгы”. Батырның уңыш серенә күз салсак, миңа калса, ул көндәлек күнегүләрдән гыйбарәт, бу – җиңүнең мәҗбүри шарты” – дип билгеләде ул.

Бу елда уздырылган “Нәүрүзнең” тагын бер үзенчәлеге – беренче тапкыр милли-мәдәни мохтариятләр арасында киез итекләрдә хоккей буенча чемпионат оештырылуы, әлеге бәйгедә “Татар радиосы” хезмәткәрләре дә катнашты. «Нәүрүз бәйрәмендә мин ел саен катнашам. Кайсыдыр бәйрәмнәрне үзем алып барганым бар, кайсыларында җырчы буларак катнаштым, ә быел, мәсәлән, без “Татар радиосы” командасы белән итекле хоккей турнирында катнаштык, икенче урынны яуладык. Бүләккә какланган каз бирәбез дип әйттеләр. Дөресен генә әйткәндә, төрки халыклар белән чагыштырсак, безнең татар халкы әлеге бәйрәмне алай ук зурлап каршыламый. Төрки халыкларының Нәүрүз бәйрәмен каршылау белүенә, бердәмлекләренә, бер-берсен ихластан котлауларына сокланып карыйм. Мин бу бәйрәмне татар халкы да шулай «тантаналы» каршылавын теләр идем, чөнки “Нәүрүз” – ул бит яз, яңа ел бәйрәме, күңелләр күтәрелгән вакыт! Нәкъ менә шундый бәйрәмнәр уңай таэсирләр бүләк итә, ә кешеләргә бит бу бик кирәк, кеше бит эмоцияләр белән яши!» – хис-кичерешләре белән Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, “Бәллүр каләм” иясе Зөлфәт Зиннуров бүлеште.

Быел беренче тапкыр бәйрәмнең социаль челтәрләрдә турыдан-туры трансляциясе алып барылды, аны Татарстан Халыклары дуслыгы йортының Вконтакте паблигында карарга мөмкин.

Айназ Сөләйманова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading