16+

“Нәүрүз” фестивале быел 500 дән артык катнашучыны җыячак

Быел “Нәүрүз” фестивале унбишенче тапкыр үткәрелә. Төрки халыклар театрларын берләштерә торган бу мәдәни чара Казанда 7-13 июнь көннәрендә узачак.

“Нәүрүз” фестивале быел 500 дән артык катнашучыны җыячак

Быел “Нәүрүз” фестивале унбишенче тапкыр үткәрелә. Төрки халыклар театрларын берләштерә торган бу мәдәни чара Казанда 7-13 июнь көннәрендә узачак.

Фестивальгә Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗаннан, Төркмәнстаннан, Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 25 коллектив килүе көтелә.

Узган ел, пандемия булу сәбәпле, “Нәүрүз” дә онлайн форматта үткән иде. Быел исә бар да “кешечә” булачак. Катнашучылар да, осталар да. Ел саен фестиваль берәр республикага багышлана. Мисалга, узганы Башкорстан театрларына багышланган иде. Быел исә театраль вакыйга Себердә иҗат итүче төрки театрларга багышлана. Фестивальдә Хакасиядән ике коллектив, Алтай һәм Тывадан артистлар килүе көтелә. Гомумән алганда, 500 дән артык катнашучы булачак.

“Шунысы да игътибарга лаек: Татарстанда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. “Нәүрүз” исә аралашу, ярышу өчен генә түгел, барлык театраль коллективлар өчен дә актуаль булган тамырларыбызга кайту, уртак якларыбызны, кыйммәтләребезне барлау өчен дә мөмкинлек”, - дигән фикердә Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова.

"Нәүрүз” XV фестивале спектакльләре 6 театраль мәйданчыкта тәкъдим ителәчәк. Болар: Г. Камал театрының кече һәм зур сәхнәләре, “Әкият” курчак театрының ике залы, К. Тинчурин театры, Г. Кариев театры. Моннан тыш тамашаларны Кабан күле яр буенча ачык һавада да карарга мөмкин булачак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading