16+

Нәтиҗә дә, могҗиза да юк

Премьер-лиганың җиде командасы Россия кубогы ярышларыннан төшеп калды. Алар арасында «Рубин» да бар. Казан футболчылары Милли футбол лигасында чыгыш ясаучы «Химки» командасына оттырды – 0:3. Футбол буенча Россия кубогының 1/16 финал раундының нәтиҗәләре, кызганыч, шундый.

Нәтиҗә дә, могҗиза да юк

Премьер-лиганың җиде командасы Россия кубогы ярышларыннан төшеп калды. Алар арасында «Рубин» да бар. Казан футболчылары Милли футбол лигасында чыгыш ясаучы «Химки» командасына оттырды – 0:3. Футбол буенча Россия кубогының 1/16 финал раундының нәтиҗәләре, кызганыч, шундый.

«Үзебез дә беләбез лә...»

«Рубин»ның кәгазьдәге баш тренеры, испан белгече Эдуардо Докампо уеннан соң шулайрак акланды. «Рубин»ның кризис чоры кичерү-кичермәве белән бәйле сорауга җавабы иде ул аның.
– Әлбәттә, аңлыйбыз. Бүгенге голларны алсак, беренчесе – пенальти нәтиҗәсе, икенче туп сакчы Егор Сорокинның уңышсыз ялгышыннан соң «Химки» һөҗүмчесенең капка алдында үзе генә калуы аркасында кертелде. Аннары һөҗүмгә ыргылдык һәм өченче голны керттердек, – диде остаз.

Шул рәвешле, Роман Шароновның премьер-лигада команда белән остазлык итү лицензия­се булмау сәбәпле, журналистлар алдында Эдуардо әфәндегә җавап бирергә туры килә. Әмма тамашачылар алдында йөзең ак булсын өчен тулаем тренерлар штабын җиң сызганып эшләргә кирәклеге генә бәхәссез. «Рубин» быел шулайрак эш башлаган иде дә анысы. Җиңүләр дә, берничә яхшы матч та булды, стадионны да тутыра яздык. Ләкин озакка бармады: «Рубин» инде 5 уен рәттән җиңелү ачысы татый. Соңгы икесе аеруча күңелгә тия – биш көн эчендә узган уеннарда сигез гол керттереп, үзләре бер тапкыр да уңышка ирешә алмады.  Моннан да тирән кризис упкынының булуы мөмкин түгел.
– «Зенит»тан үз ялгышларыбыз аркасында гол керттерсәк, бүгенгесенә очраклылык сәбәпче. Аңлыйбыз һәм төзәтергә телибез, – ди Докампо.

ФНЛда җиңел булмас

Киләсе сезонда премьер-лигага «Торпедо» белән «Химки» командалары әйләнеп кайтырга мөмкин. Милли футбол лигасының (ФНЛ) 14 турыннан соң әлеге ике командага тиңнәр юк. Россия кубогы ярышларының алдагы этабына да икесе дә үтте. «Химки» футболчылары «Рубин»нан өстен чыкса, «Торпедо» командасы «Крылья Советовны отты (2:0). Шунысы кызык: бүген «Торпедо» составында кайчандыр «Рубин» өчен уйнап, «Барселона» капкасына гол керткән Александр Рязанцевны күрә алсак, «Химки»да үзебезнең Владимир Дядюн туп тибә.

Премьер-лигага кайсы командаларның әйләнеп кайтуыннан бигрәк, анда «Рубин»ның үз пропискасын саклап кала алу-алмавы ныграк кызыксындыра. Бүген Казан тамашачысын шул сорау борчый. Россия премьер-лигасында сезонның әле өчтән бер өлеше генә төгәлләнде, ә «Рубин»ның тренерлар штабына инде икенче уен рәттән отставка белән бәйле сорау бирелә.

– Отставкамы? Теләсә кайсы тренердан сорасагыз да, бу хакта уйламыйбыз, дияр. Без хәлне аңлыйбыз һәм аны ничек төзәтергә кирәген беләбез, – ди Докампо.
...«Химки»га оттырудан инде фаҗига ясарга кирәкмидер. Иң мөһиме – хаталарны төзәтү юлларын табарга кирәк. Әлеге уенда Казан командасы составындагы уенчыларның яше уртача 24 яшь, диелде. Димәк, тәҗрибә шул чама гына. Шунысы гына тәгаен: тәҗрибәсезлек аркасында  Милли футбол лигасына төшеп калсак, кире күтәрелүе кыен булачак. Анда «Химки» кебек нык командалар, үзебезгә кирәксезгә әйләнгән әрсез, әмма тәҗрибәле уенчылар туп тибә.

22 елдан соң

Россия кубогының алдагы раундына премьер-лигадан «Зенит», ЦСКА, «Спартак», «Уфа», «Ростов», «Оренбург», «Арсенал», «Урал» һәм «Ахмат» командалары узды.

Берсенә дә җиңел булмады. Аеруча – «Спартак»ка. Соңгы вакытта «Рубин» кебек үк бер урында таптанучы Олег Кононов шәкертләре ул көнне Чаллыда «КАМАЗ» белән очрашты һәм авырлык белән генә уңышка иреште (2:1).

Чаллы өчен тарихи матч булды бу: заманында югары лигада уйнаган «КАМАЗ» соңгы тапкыр «Спартак» белән 22 ел элек очрашкан булган. Тагын бер кызыклы факт: «КАМАЗ» футболчылары уенга танылган кешеләрнең исеме язылган киемнәрдән чыкты. Әлеге форма ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган һәм анда Татарстанның иң мәшһүр 100 кешесе исеме язылган. Алар арасында Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил, Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов исемнәрен күрер­гә мөмкин иде.

...Кубок уеннары тарихта калды. Күңелсез тарих. Аларны оныту өчен алдагы уеннарны башкача уздырырга кирәк: 29 сентябрьдә Казанга «Уфа» килә...

Евгений Башкиров, «Рубин»ның капитаны:

– Хәзер безнең кара полоса. Без аны ак төскә буяп, җиңә башларга тиеш. Моңа үзебезнең тактика, стиль аша ирешеп була. Гол кертергә һәм керттермәскә! Ялгышларны тикшерәбез, чыгу юлы эзлибез. Алдагы уенда үз тамашачыларыбыз алдында уңышка ирешергә тырышачакбыз.
 

Фото: rubin-kazan.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading