1 апрель җитсә, мәрхүм булган классташ Рәшит Габбасов искә төшә. 4нче класста укыганда, Әлфинур апаның кабинетка килеп керүе булды, Рәшитнең «Апааа, тычкан» дип кычкырып җибәрүе булды.
Әлфинур апа, утка баскан шикелле, «Ай» дип шар ярып кычкырып җибәрде. Рәшит «Апа, апрель», – дигәч, көлеп җибәрде. Апабыз да тычканнан курка икән бит! Әле ярый ачуланмады. Рәшитнең ул чактагы кыюлыгына әле дә шаккатам. Укытучының һәрбер сүзе закон, нинди аңа каршы әйтүләр дә, нинди шаяртулар инде ул! Безгә шундый олы булып күренгән Әлфинур апабыз, безне 1нче класска кабул итеп алганда, 21 яшьлек япь-яшь кыз булган икән бит әле.
Мәчкәрә кызы ул Әлфинур Фәйзрахманова. Туган көнен дә безгә үзе әйтте бит әле ул. Класска керде дә «Балалар, бүген нинди көн» диде. Без, бер-беребезне уздыра-уздыра «Ленин бабай үлгән көн», – дигән идек, ә ул: «Бик беләсегез килсә, бүген апагызның туган көне дә әле», – дип куйды. Менә бит, шуны шул еллардан бирле хәтер саклаган диярсең, хикмәт. Ә Әлфинур апа мәктәптә уку елларында гел безнең янәшәбездә булды. Без 5нче класска Мәчкәрә мәктәбенә киттек тә, бер елдан 6нчы класска әйләнеп кайттык, ә Әлфинур апа, читтән торып укуга күчкән дә рус теленнән дәрес укыта башлаган.
Аннан берәр ел эшләгәч, Мөнир абыйга кияүгә чыгып, үзенең Мәчкәрәсенә кайтып китте. Ә монда, башлангычта укытканда, күбрәк туганнарында тора иде, ул вакытта алар куйган спектакль, концертлар! Артистларың бер якта торсын! Шәрифулла абый – клуб мөдире. Апабызның кисәтүенә дә карамыйча, бер спектакльгә без дә чыктык бит әле. Икенче көнне эләкте инде.
Мәмәшир мәктәбен тәмамлап, җиткән егетләр һәм кызлар булып, тагын Мәчкәрә мәктәбенә киттек, 1969ның көзендә.
Әлфинур апа безне кочак җәеп каршы алды, ике ел класс җитәкчебез булды. Рус теленнән укытты. Якты йөзле, ачык күңелле Әлфинур апа да юк инде. Остазларыбызга дип дога багышлаганда, иң беренче Әлфинур апаны күңелемнән уздырам. Безгә хәреф таныткан, киң дөньяга юл ачкан кеше бит ул. Урының оҗмахта булсын.
Нинди генә мәзәкләр, нинди генә кызыклар уйлап чыгарып, безне көлдермәгән, ә үзе сыңар керфеген дә селкетмәгән Рәшит тә юк инде. Ул Рәшитнең кызыклары бетәсе түгел инде. 8нче класста минем парта Илдарның тычкан тота торган тишегеннән чыккан җылылык торбасы янында иде. Тәнәфестә кызыл пәлтәмне ябынып, шул торбага сарылып, алдагы дәрескә өйгә бирелгән теманы укып утырам.
Без укыганда укытучылар, дәресеңне белмәсәң, юристлар теле белән әйткәндә, бер генә вердикт чыгаралар иде: «Көне-төне шәл бәйлисез».
Бәйләгәч бәйлибез инде. Шәлне алар үзләре дә бәйлиләр, әле үзләренә шәл читләре дә бәйләп бирәбез. Бушка түгел инде. Бер шәл чите 3 сум иде, аннан 4 сум булды. Нәнә җеп җегерләп җитешмәгән арада ярап тора инде бик тә. 4 чите 12 сум була бит әле ул.
Шулай утырам кызыл пәлтәмне ябынып, чөнки класс салкын. Кайбер тәнәфестә Мәрҗәнбикә кереп чыга, хәл белешеп дигәндәй. Ул ел ахырында туган да, миннән бер класс түбән укый. Күрше кызы инде. Көненә йөз күрешәбез. Килеп керә дә пәлтә аркылы гына җилкәмнән кочып алып, бер яңалык сөйләп ала йә берәр укытучыдан зарланып ала инде шунда. «Шундый әйбәт сөйләдем инде, «өчле» куеп ята бит». Мин юаткан булам, үземчә. Начар укымады ул Мәрҗәнбикә, кайвакыт барыбер «өчле»се дә эләгә инде, дөнья булгач.
Ә берсендә тиктормас Әбүбәкер малаеның башына бер план килеп кергән бит! «Әйдә әле, Рәйсә, шул Мәрҗәнбикәңә мине кочаклатыйк әле». Уйланган эш – эшләнгән эш. Яшь чакта ике уйлап тору юк бит инде.
Мәрҗәнбикәнең кергәнен көтеп тормыйча, кайсындыр аны чакырырга җибәрделәр. «Рәйсә әллә нишләде әле, сине чакыра», – дигән булып. Мине Фәнисләр, Рафаэльләр артына яшерделәр. Утыра Габбасов, минем кызыл пәлтәне башыннан бөркәнеп, торба кочаклап. Һай, җаным, нишләдең, дип Мәрҗәнбикәнең «мине» әйбәтләп, ныгыттырып кочаклап алып, баштан пәлтәне тартып алуы булды... Әбүбәкер малаен күреп, ике кулы белән йөзен каплап, класстан атылып чыгып та китте. Рәшит, аның артыннан: «Ну, Мәрҗәнбикә, кочакладың бит тәки», – дип көлеп калды. Әллә бәхәсләшкән булганнар инде, чуртлар, тәки мин гаепле булып каламмы инде дип курыккан идем. Үпкәләмәде Мәрҗәнбикә бер тамчы да. Тик шуннан соң шактый гына гомер безнең класска кермичә йөрде әле. Аннан соң тагын бер тәнәфестә кереп, хәлләр белешеп чыга иде.
Рәшитнең кызыкларына үпкәли башласаң. Ул бит әшәкелектән түгел. Тик менә китеп баруы гына ашыгыбрак, иртәрәк булды шул. Монысына үпкә белдерәсе булыр әле, очрашкач.
Рәйсә Галимуллина, Кукмара районы, Мәмәшир авылы.
фото - http://timeallnews.ru
Комментарийлар