16+

Нурлы Биби һәм Бибинур җанкисәкне юксынмый мөмкин түгел

Актриса Фирдәвес Әхтәмованы бик күпләр сагынып искә ала. Берсеннән-берсе гаҗәеп сәхнә образлары, Биби һәм Бибинурлары кебек кино героинясы булып та күз алдына калды ул.

Нурлы Биби һәм Бибинур җанкисәкне юксынмый мөмкин түгел

Актриса Фирдәвес Әхтәмованы бик күпләр сагынып искә ала. Берсеннән-берсе гаҗәеп сәхнә образлары, Биби һәм Бибинурлары кебек кино героинясы булып та күз алдына калды ул.


Галиәсгар Камал исемендәге Академия театрында актрисаның 80 яшьлегенә багышланган кичәдә сәхнәдәшләре аны юксынып, күз яшьләре белән искә алды. Ул уйнаган спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр.
Фирдәвеснең характеры да, язмышы да башкаларга охшамаган. Ятимлек ачысын, юклыкны, тормышның бетмәс-төкәнмәс авырлыкларын күтәрү өчен Фирдәвескә шул үзенең үзенчәлекле холкы да ярдәмгә килгәндер. Чордашлары әйтүенчә, ул холыкта ныклы ихтыяр көче дә, иман ныклыгы да булган. Искә алу кичәсендә Наил Дунаев, Равил Шәрәфиев, Ренат Таҗетдинов, Гөлсем Исәнгулова, Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева, Луара Шакирҗанова, Хәлимә Искәндәровалар яшьлек хатирәләрен кабат яңарттылар. Арада Нурлы Биби, Бибинур җанкисәкнең булмавы гына үзәкне өзде.
2010 елда актриса белән без ешрак аралаша башладык. Бу  аның кинофестивальдә катнашуы белән бәйле иде. Үзе уйнаган “Бибинур”ны гына түгел, мөселман кинофестиваленә тәкъдим ителгән фильмнарны карарга йөрде ул. Үз фикерен дә әйтергә ашыкты. Әнә шул көннәрдә кинотеатрда кайтканда рәхәт искән җилгә ияреп берничә чакрымны җәяүләп атладык. Фирдәвес апа җиңел йөри, үзе сөйли дә сөйли, ә мин аны туктатырга куркып авыз ачып тыңлап барам. Бу мизгелләр кабатланмаячак дип уйлаганым истә, әйе алар башка кабатланмады... Рухың шат булсын, без сине оныта алмыйбыз. Ә сез Фирдәвес Әхтәмованың нинди рольләрен хәтерлисез?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading