Шәһри Казан

Әнвәр Нургалиев гаиләсендә авыр кайгы: "Бүгеннән мин ятим"

Танылган җырчының әтисе вафат.

Танылган җырчы Әнвәр Нургаливның әтисе вафат. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.
Җырчы узган елның апрель башында гына әнисен югалткан иде.

Артист үзе исә социаль челтәрдә әтисе белән хушлашып, пост урнаштырган. 

"17.01.21. Иртәнге сәгать 9 да минем әтием дә безне ташлап китте. Бушлык. Бернидә әлегә аңламыйм. Авыр. Бәлки мине бүген кайберәүләр хурлар бүгенге концерт өчен. Ләкин минем тамашачыма кайгымны сөйләргә хокукым юк иде. Иртәгә әтиемне соңгы юлга озатабыз. Мин горурмын Мәрүәр улы булуыма. Әтием, әнием, Рәхмәт сезгә! Алла бирсә һәрбер концертым белән, белгән догаларым белән сезне данлап яшәячәкмен. Бүгеннән мин ятим", - дип язган Әнвәр Нургалиев. 

Реклама

Билгеле булганча ул Казанда берничә көн концерт бирде. Кайгысы булса да, җырчы бүгенге концертын да күчермәскә карар кылган.

Әнвәр Нургалиевның тирән кайгысын уртаклашабыз.

 

Фото : Әнвәр Нургаливның социаль челтәреннән. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: