16+

Әнвәр Нургалиев: “Улым да армия мәктәбен үтәчәк”

Мәскәү астыннан Руслан исемле сержант бар иде. Урыс булуына карамастан, миннән “Бир кулыңны, гүзәлем, синсез өзелә үзәгем”, - җырын өйрәнде.

Мәскәү астыннан Руслан исемле сержант бар иде. Урыс булуына карамастан, миннән “Бир кулыңны, гүзәлем, синсез өзелә үзәгем”, - җырын өйрәнде.

“1992-1994нче елларда Алкино Ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. Әти-әни, якыннар бик каты елап озаткан иделәр, әмма ерак өлкәләргә китеп булмады. Үзебездә, Башкортстанда калдым. Таныш-белешләре аша туган җирендә хезмәт итәргә теләгән текә егетләр арасында мин генә гади колхозчы баласы идем. Шуны әйтәсем килә, тормышның бу өзеге – гомерлек хатирәләр. Аны легендалар итеп балаларыңа, оныкларыңа һәм барлык туганнарыңа сөйли аласың.

Армия дигәч, ул, беренче чиратта - дисциплина. Модернизацияләр еш булып торгач, анда хәлләр начардыр дип уйламыйм.  Бу темага карата мин әле дә битараф түгелмен, чөнки улым үсеп килә. Хәрби хезмәтне бик хуплыйм. Гаиләдә дә шундый пропаганда алып барам. “Юк, улым, бармыйсың, көчемнән килгәнчә ярдәм итеп, сине армиядән алып калам”, - дигән сүз беркайчан да чыкмаячак. Батырлыкка ир-ат тагын кайдан өйрәнсен? Ике ел хезмәт иткәндә бәлки күп тә булгандыр, әмма  1 ел – теория өчен менә дигән вакыт. Анда бит мылтык тотырга гына өйрәтмиләр. Мәсәлән, беренче ярдәм күрсәтүне генә алыйк.  Сау-сәламәт ир-ат мөһим рәвештә хезмәт сафын үтергә тиеш. Алла боерса, армия мәктәбен үтәчәк ул. Армия гына үсмер егетне ир-атка әйләндерә.

Шәхсән үземә хезмәт җиңел бирелде. Гитарада уйный белүем зур плюс булды. Шуның өчен мине барысы да хөрмәт итте. Мәскәү астыннан Руслан исемле сержант бар иде. Урыс булуына карамастан, миннән “Бир кулыңны, гүзәлем, синсез өзелә үзәгем”, - җырын өйрәнгән иде. Гитарага битараф егет юк иде. Хәтергә төшерсәң: күңелле мизгелләр...”

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X