Шәһри Казан

"Әнвәрнең янында тормыш иптәше Ирина, тугры тамашачысы булмаса, ничекләр җиңеп чыгар иде шул көннең хәсрәтен..."

Айваз Садыйров инстаграм битендә Әнвәр Нургалиевның әтисен югалткан көнне үзен чын халык артисты булуын раславын, кайгылы вакытында хатынының чын терәк булуын  һәм шуңа бик нык соклануын яза.

"Әти-әни өчен бала ничә яшьтә дә бала булган кебек, ятимлек тә кеше өчен күпме яшендә дә ачы...

Узган елны мартта Әнвәр Уфада концертлар куйганда әнисе Нәсимә апа урын өстендә ята иде. Ул чакта без янында булучылар Әнвәрнең өзгәләнгәнен тоемласак та, нәрсә кичергәнен ул үзе генә белгәндер. Бер ай да үтмәде Әнвәр әнисен югалтты...

Бу юлы озак көтелгән, зур көч куеп әзерләгән Казан концертлары башланганда Әнвәрнең әтисе Мәрвәр абый авырып киткәне билгеле булды. Тик өмет зур иде: табиблар Мәрвәр абыйның аягына басачагына ышаныч җиткерделәр. 

Казанда 4 нче соңгы концерт. Тамашачы түземсезлек белән яраткан артистын көтә. Шул ук көнне Әнвәргә куркыныч хәбәр килә... 

Белмим, янында тормыш иптәше Ирина, тугры тамашачысы булмаса, ничекләр түзәр иде, ничекләр җиңеп чыгар иде шул көннең хәсрәтен ул?..

Реклама

Бөек артистларның якыннарын югалткан хәбәрен ишетеп, сәхнәгә чыгып, спектакльләр уйнаган тарихларны ишеткән бар иде минем. Күргәнем юк иде... Бу көнгә кадәр. Шуны әйтә алам, Әнвәр чын артист! Халык артисты! 

Мин ул көнне тагын бер нәрсә күрдем - чын хатын терәген! Әнвәрнең Иринасына тагын да сокландым.

Нургалиевлар гаиләсенең ихластан тирән кайгыларын уртаклашам. Сабырлык телим.

Нәсимә апа белән Мәрвәр абыйның урыннары җәннәт түрләрендә булсын! Татар-башкорт халкына мондый ул тәрбияләгәннәренә олы рәхмәт!

Укучыларым арасында намазда булучылар, дога белүчеләр булса, догаларыбыздан калдырмасак иде"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 20 гыйнвар 2021 - 10:48
    gulnara-79
    Мәрүәр Шәвәли улы, Нәсимә Мөхәммәтдин кызы
  • 20 гыйнвар 2021 - 02:59
    Без имени
    Аллах кушса догамнан калдыр мам укырмын, желательно этиляренне исемняре белян эйтеля эйбятряк булыр иде, Нясимя апа кем кызы, Мярвяр абый кем улы, этиляренне исемняре языгыз пожалуйста, минем яраткан артисты Анвар, Аллах сабырлыгын бирсен аларга, эти энилярне югалту бик авыр, безнен баштан узган кайгылар.