16+

Нәзер әйтеп, харап булма!

Танылган актерлар Туфан Миңнуллинның моңарчы куелмаган әсәрен сәхнәләштерде

Нәзер әйтеп, харап булма!

Танылган актерлар Туфан Миңнуллинның моңарчы куелмаган әсәрен сәхнәләштерде

4 июнь көнне Ленин исемендәге мәдәният сараенда Туфан Миңнуллинның әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Нәзер” спектаклье премьерасы булды. Төп рольләрне Татарстанның атказанган артистлары Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Зөлфия Вәлиева, Рөстәм Гайзуллин башкарды.

Әсәрне Туфан Миңнуллин “Мулла”,  “Дивана” кебек танылган пьесаларыннан соң 2000нче елларда язган. Пьесада вакыйга 1941-1945 еллардагы сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда бара. Спектакльнең режиссеры – Зиннур Сөләйманов. Казан театрлары аны әле беренче тапкыр сәхнәләштерә. Шул сәбәпле драматургның әлеге әсәрен күпләрнең күргәне булмаган да.

Бер караганда пьесаның эчтәлеге гади. Балачактан дус булган ике ир сугышка китәр алдыннан нәзер әйтеп калдыра. «Нәзер әйтсәң, нәзереңне үтәми торып, гомерең өзелми” имеш, ди алар. Нәзерләре дә гади түгел әле аларның: исән кайткан очракта бер атнага хатыннарын алмаштырып торырга тиеш булалар.  Сугыш бетә, тормыш дәвам итә, нәзер дә инде күптән онытылган кебек... Әмма Хисмәтуллага билгесез чир ябыша. Әлеге сынау аша геройлар ничек чыгар? Кайчандыр бирелгән вәгъдәләрендә торырлармы?

Тинчурин театры артистлары әнә шундый мавыктыргыч тамаша күрсәтте.    
Спектакль Россиядә Театр елы һәм 2020 ел – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Театр әһелләре ярдәмендә куелган иде. Актерлар бу әле соңгы тамаша булмас, ди. Алар Казан халкына "Нәзер" көзен кабат тамашачылар игътибарына тәкъдим итәргә планлаштыра.

Фото: Татар-информ
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading