Тәрбияләп үстергән, күңел җылыңны биргән сабыйның кире үз әнисе янына кайтуы белән килешергә буламы? Еш кына бала алып тәрбияләүче әниләрдән сорагач, аларның үз баласыдай караган сабыйларын башка беркем белән дә бүлешәсе килмәгәнен аңлап аласың. Федания апа да шулай. Тик аның киң күңелле буласы, шул ук вакытта бала алдында сайлау мөмкинлеге калдырасы көн кебек ачык.
– Хәзер хатынның биш-алты баласы бар. Аңлый-белә башлагач, мин аның чын әнисе түгел икәнемне әйттем. Кызым, әтиеңнең машинасы бар. Әйдә, тапкан анаң янына барып кайтабыз, дидем. «Мин нәрсә дип әйтәм аңа», – диде, баштан ук. Анаң бит ул синең, мин сине үстердем генә. Тапкан анаң бар, гомер биргән ул дигәч тә, каршы килде. «Ничә баласы бар, әни. Шулар арасына мин сыймаганмынмыни?! Мин күп ашамыйм», – дип кырт кисте. Эчкән дә, баланы алып чыгып киткәннәрдер, монысы беренче булгандырмы, төгәл генә әйтә алмыйм.
Без судка барганда да ул тагын икенче балага авырлы иде. Аны Ангелинаның әнисе икәнен белгәч тә елап беттем. Шунда бер ир-ат, безнең янга килеп: «Апа, ул баланы аракыга алыштырды бит. Детдомга бирде», – диде.
– Анасы ана хокукыннан мәхрүм ителгән була. Кызына алимент та түләргә тиеш. Башта түләмәде бит, аннан 500, 200-300 сум җибәрде. Бездә икәнен белә. Безнең авыллар шәл, оекбашлар сатып йөриләр. Теге хатынны күргәннәр, бик әйбәт дип сөйләгәннәр. Баланы акыллы, тәртипле, әйбәт укый дип әйткәннәр. Алай дип әйтергә дә тиеш түгелләр иде. Ә баланы алырга килсә? – дип борчылуы урынлыдыр әни кешенең.
Әле Ангелинаны укырга керткәндә бер шәһәрдән икенчесенә чабып йөрү мәшәкатьләрен сөйләгәч тә, уйлап куйдым. Үз аналары да балалары өчен болай борчылмый. Алар документларын берничә урынга тапшырып карыйлар. Казанга да ике җиргә кертмәкче булалар. Хәзер Ангелина Түбән Камада фармацевтика буенча укый. Федания апаның олы кызы да шунда. «Мин документлар копиясе белән кызны Казаннан Түбән Камага таксига утыртып җибәрдем. Аннары документларның төп нөсхәсен алып, үзем алар артыннан киттем. Шушындый билге белән ник син Казанда йөрисең, ник килмисез монда, дип колач җәеп каршы алгач та, бик сөендем. Сөенечемнән, елап кайттым. 10нчы сыйныфтан китте бала. Әни, китәм, 11нче сыйныфка бармыйм, диде. Хәзер апаларында торып укый», – дип сөйли Федания апа.
Бала үстергәндә үзеңнеке кебек кабул итсәң генә, ятимне үз итеп була, ди алар. Бала алган вакытта Федания апаның каенанасы да исән була. Хатынның бу карарына беркем дә каршы килми. Киресенчә, өйдә дә бу нәни кызчыкны бик тиз яратып өлгерәләр. Илгиз абый да Федания апаның карары белән килешә.
– Юк, бернинди каршылык булмады. Бик рәхәтләнеп, бик сөенеп үстердек. Игелекле бала булды ул, Аллага шөкер. Бөтенесе тәрбиядән тора. Үзебезчә тәрбияләдек, үзебезнең балалар да бик тәрбияле. Хезмәт белән үстерергә кирәк, кырыслык белән баланы тәрбияләп булмый. Балалар да каршы булмады, бик сөенеп риза булдылар. Баланы усаллык белән тәрбияләргә ярамый, бары тик эш, акыл, хезмәт белән тәрбияләргә кирәк. Балаларны тигез күрдек, алгансың икән, үз балаң итеп кабул итәргә кирәк, – диде Илгиз абый, безне озатып.
Комментарийлар