16+

"Обгон"га чыкканнан соң, котылып калып буламы?

Кара-каршы бәрелешү сәбәпле килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре беренче урында тора.

"Обгон"га чыкканнан соң, котылып калып буламы?

Кара-каршы бәрелешү сәбәпле килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре беренче урында тора.

14 августта Актаныш районы Пучы авылы янында М7 трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Шаһитләр сүзләренчә, биредә “Лада” һәм “Фольксваген” автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Ике кеше һәлак булган, тагын биш кешене, шул исәптән ике баланы хастаханәгә озатканнар.
“Лада Гранта” машинасы белән 32 яшьлек ир-ат идарә иткән. Ул Уфа ягыннан килгәндә каршы як полосага чыккан һәм зур тизлектә “Фольксваген” автомобиленә бәрелә. “Лада Гранта”ның йөртүчесе һәм салонындагы 44 яшьлек пассажир хатын-кыз урында ук үлә. Ике кеше авыр имгәнә, диелә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.

Куркуыгызны онытыгыз!
Татарстан ЮХИДИ идарәсе мәгьлүматларына караганда, кара-каршы бәрелешү сәбәпле килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре беренче урынны алып тора. Барысы да гади – тизлекне арттыру, игътибарсызлык, алда барган машинаны узып китү кагыйдәләрен бозу.

Республикада кара-каршы бәрелешү сәбәпле, килеп чыккан һәлакәтләрнең соңгы арада күбесе фаҗигале тәмамлана. Экспертлар әйтүенчә, “маңгайга маңгай” бәрелешүдән берәү дә котылып кала алмый. Әмма килгән зыянны киметергә, үзеңнең һәм башкаларның гомерен саклап калырга мөмкин, ди белгечләр.
Кагыйдә буларак, көтмәгәндә каршыңа икенче автомобиль килеп чыккан вакытта машина йөртүче коткыга бирелә, нишләргә белми. Кемдер рульне “ташлый”, икенчеләре кисәк тормозга баса, кайсылары куркудан ни эшләргә дә белми.

– Бу организмның табигый реакциясе, әмма алар еш кына хәлне катлауландыра, – ди психолог Регина Гайсина. – Коткыга бирелеп, машина йөртүче һәлакәттән котылып калырга мөмкин булган иң мөһим секундларны кулыннан ычкындыра.

Ике автомобильнең бәрелеше һәрвакыт иң аянычлылардан санала, машиналар тимер өеменә әверелә, ә иң зур фаҗига-кешеләр үлеме. Бу, беренче чиратта, ике машинаның тизлеге һәм аларның кинетик энергиясе барлыкка килү белән бәйле.
Ике транспорт чарасының суммар тизлеге сәгатенә 30 чакрымнан артмаган очракта гына бәрелешүне булдырмый калып була, – ди юрист Марат Гайнуллин. Тизлекне арттыру сәбәпле килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре, ни кызганыч, үлем-китем белән тәмамлана.

ЮХИДИ мәгълүматларына күз салсаң, «маңгайга маңгай» бәрелешүләр шәһәр читендәге юлларда ешрак килеп чыга. Ике полосалы юлларда бу ешрак күзәтелә.
Тагын бер факт: иминлек каешын эләктерү, куркынычсызлык мендәрләре дә кеше гомрен саклап кала.

Бәрелү һәм физика
Автомобильләр бәрелешкәндә барысы да яшен тизлегендә, секунд эчендә килеп чыга. Бәрелешү сәбәпле деформация барлыкка килә, ә кайвакыт автомобильләр тулысынча җимерелә. Машиналарның тимер өеменә әверелүенә йогынты ясый торган төп фактор булып автомобиль конструкциясе (төзелеше) һәм аның тизлеге тора.

Беркемне дә тыңлама
Краш-тестлар нәтиҗәләре буенча, «маңгайга-маңгай» бәрелешкән вакытта бампер, капот, ишек һәм радиаторга иң күп зыян килә.
– Статистикага күз салсак, юл һәлакәтләренең 30 проценты юлларның начар булуы сәбәпле килеп чыга. Һәлакәткә юлыгучыларны категориягә бүлеп карасаң, аның беренчеләре: автомәктәп тәмамлаганнан соң тиз генә руль артына утырып, чабарга теләүче яшьләр, – дип сөйли безгә юл йөрү кагыйдәләре буенча автомәктәп укытучысы Ринат Фәхриев. – Алар әлегә тәҗрибәсез, юлдагы хәлләрне, аларның торышын белми. Ә инде автомәктәп тәмамлап, ике-өч ел үткәннән соң, үзен тәҗрибәле дип саный башлаучылар –икенче урында. Менә шул, үзләрен оста йөртүче дип уйлаучылар юл һәлакәтләренә юлыга да инде. Алар фикеренчә, тиз генә «обгон»га чыга да, җәһәт кенә үтеп китә, имеш. Каршы якка узып китәр өчен чыкканда, беренчедән, уйланыгыз, сезгә ул кирәкме? Әллә инде каядыр ашыгасыңмы, яисә үз автомобилеңнең “текәлеген” күрсәтәсең киләме? Шундый маневр ясар алдыннан 100 процент үзеңдә ышаныч булырга тиеш. Өченчедән, яныңда утыручы беркемне дә тыңлама. Яңыңдагы пассажирның: “Йә инде, нигә ташбака сыман барасың, тиз генә узып кит инде, шуны”, – кебек сүзләренә колак салмаска кирәк. Иң мөһиме – юл шартлары, һава торышы, интервал, тизлек. Боларның барсын да исәпкә алырга кирәк.

Быелның 7 аенда Татарстан юлларында каршы як полосага чыгу аркасында 184 юл һәлакәте килеп чыккан. Аларда 60 кеше үлгән, 306ысы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чорына 146 һәлакәттә 38 кеше вафат булган. 229 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.

Юл йөрү кагыйдәсен бозып, каршы як полосага чыккан өчен машина йөртүчегә 5000 сум штраф яки 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган (РФ КоАП, 12.15нче маддә, 4нче бүлек).
Әгәр дә машина йөртүче тагын шул ук хокук бозуны кабатлый икән, 1 елга “права”сыз калачак. Административ хокук бозу видеокамера ярдәмендә теркәлгән булса, 5000 сум штраф билгеләнә (РФ КоАП, 12.15нче маддә, 5нче бүлек).

Язма Татарстан ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге ярдәмендә әзерләнде.

Фото: "ШК" архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading