16+

Обсерваторияне – ЮНЕСКОга: Казанда йолдыз атылырмы?

2-7 декабрьдә Казанда астрономия буенча Халыкара конференция уздырылачак. Анда төп мәсьәлә булып 1901 елда Россиядә беренче булып төзелгән В.П.Энгельгард исемендәге обсерваторияне ЮНЕСКОга кертү турында сүз алып барылачак.

Обсерваторияне – ЮНЕСКОга: Казанда йолдыз атылырмы?

2-7 декабрьдә Казанда астрономия буенча Халыкара конференция уздырылачак. Анда төп мәсьәлә булып 1901 елда Россиядә беренче булып төзелгән В.П.Энгельгард исемендәге обсерваторияне ЮНЕСКОга кертү турында сүз алып барылачак.

Бу хакта тулырак мәгълүмат алыр өчен КФУның астрофизика һәм космик геодезия институты бүлеге мөдире, профессор Наил Абдулла улы Сәхибуллинга мөрәҗәгать иттек. Күп кенә чит ил галимнәрен җәлеп иткән фәнни-гамәли конференция турында гына түгел, ә профессорның яраткан темасы астрономия фәне һәм йолдызлар хакында җылы әңгәмә кордык. 

Казан обсерваториясенең борынгы тарихы

– Наил Абдуллович, Казан обсерваториясенең үзенчәлеге нидә?
– Казан император университетында 1810 елда обсерватория төзү турында фикергә киләләр. Бүген дә әлеге кафедра үз урынында – университет ишегалдында урнашкан. Бу бинаның архитектурасы бик үзенчәлекле. Алтын кисеш кагыйдәсе буенча төзелгән ул. Биеклекне дә киңлекне дә, архитектура буенча үзенчәлекне күз алдында тотып исәпләнгән. Бинабыз бик матур һәм борынгы. Ә заманында Казанда обсерваторияне төзү урыны буенча берничә вариант була, шулай да университеттагы урынга тукталалар. Аннан XX гасыр башында шәһәр артык яктыртыла башлагач, 1901 елда шәһәрдән читтә төзү фикеренә киләләр. Шулай итеп В.П.Энгельгард исемендәге обсерватория төзелә.

– Шушы еллар эчендә безнең астрономнар нинди өйрәнүләр алып барган?
– 19 гасырда күбесенчә кояш системасын өйрәнгәннәр. 20 гасырда безнең көчле телескоплар барлыкка килгәч, ерактагы йолдызлар, галактиканы да өйрәнә алганнар. Хәзер астрономия астрофизика белән нык бәйләнә башлагач, Казан университетында астрофизика буенча зур эшләр алып барыла башлады. Моңа Төркия тауларына куелган безнең телескоп та зур йогынты ясады. Аны катлаулы 1990 елларда республика җитәкчелеге ярдәме белән башкарып чыктык. Моның өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне белдерәм. Казанда телескоп кую мөмкин түгел иде, яктылык бик көчле. Ә тауда чиста һава, атмосфера тотрыклылыгы бар. Берничә ел дәвамында без анда күзәтүләр алып барабыз. Яңадан яңа проектларда катнашабыз. Соңгысы – берничә ай элек ренгент күзәтүләр өчен җибәрелгән телескоп. Ул билгеле бер нокта тирәли миллион чакрым ераклыкта очачак. Безнең бурыч җир өслегеннән күзәтә алмаганны да ренгент телескобы аша күзәтү. Ренгентта күренгән яктыртып киткән өлештә безгә күзәтергә сигнал бирелә. Аны тикшерүләр оптик күзәтүләр аша дәвам итәчәк. Бу шундый халыкара проект. Моңа кадәр без башка халыкара проектта катнашкан идек. Проектлар, гадәттә, берничә ел дәвам итәчәк. Кояш системасыннан чыгып, телескоп ярдәмендә без инде галактикадан тыш да күзәтүләр ясый алабыз. Әлеге ренгент гамма проекты берничә елга исәпләнгән. Без моңарчы алып бара торган Интеграл проекты һаман да эшли. Аны 10 ел элек җибәргәннәр иде. Әле дә тикшерә, өйрәнә. Яңа проект кимендә дүрт ел торырга тиеш. Бөтенесе кояш батареясына бәйле. Телескопны күзәтсәгез, аның канатлары бар кебек. Телескоптагы электр кояш батареяларына бәйле эшли.

– Наил Абдуллович, белүемчә, сезнең төп өйрәнә торган тема – йолдызлар.
– Йолдыз турында тулысынча белер өчен аның температурасы, авырлык көченең артуы, нинди химик составта икәнлеген белү мөһим. Моның бөтен параметрлары буенча да шөгыльләнәм. Без йолдызларының спектрын алабыз. Ярты метрлы телескоп, махсус җайланмалар аша яктылык төшереп, спектрда параметрларны билгелибез. Тагын да төгәлрәк әйтсәм, йолдыз атмосферасы белән шөгыльләнәм. Йолдызның җир кебек үк атмосферасы бар. Анализ ясыйм. Укытам. 1965 елдан – профессор, 50 елга якын университетта укытам. Чит илдә эшләргә насыйп булды. Голландия, Америкада эшләдем. 
“Астрономиягә караш үзгәрде”

– Студентлар белән ничек эш алып барыла?
– Безгә астрономиягә гашыйк булган студентлар килә. Бу бик авыр фән. Күзәтүләр үткәрергә кирәк. Моңарчы астрономияне начаррак күзаллаган студентлар килә иде, хәзер инде вазгыять үзгәрде. Мәктәпләргә астрономия фәнен кире кайтардылар. Берара укыту туктатылып та торган иде. Югыйсә 1992 елга кадәр астрономия барлык мәктәпләрдә укытылды. Аннан әлеге дәресне башка фәннәр белән алыштырдылар. Хәзер астрономия бөтен җирдә дә бар. Барлык җирдә дә яхшы укыталар дип әйтмим. Астрономияне күбрәк физиклар укыта. Шушы юнәлешне өйрәнгәннәр укытса, яхшырак булыр иде.

– Уку йортында нәрсәләр өйрәнәсез?
– Йолдызларны өйрәнәбез. Аларның торышы, аның химик төзелешен өйрәнү – безнең эшчәнлекнең төп юнәлеше. Бу – бер юнәлеш. Спутник төшерү белән ренгент астрономиясе керә башлады. Болар бөтенләй яңа курслар. Күзәтүләрне тикшерергә, нәтиҗәләр алырга кирәк. Нигездә бу юнәлештә фән докторы Илфан Бикмаев шөгыльләнә. Яңа юнәлешләрдән тыш, традицион юнәлешләр дә кала. Күк җисемнәрен, айны өйрәнү дә дәвам итә. Аның фигурасын, хәрәкәтен өйрәнәләр. Бу бик мөһим. Хәзер айга космик аппарат җибәреп, аның өслеген өйрәнмәкче булалар. Космик геодезия – шулай ук мөһим юнәлеш. Бөтенесен колачлап бетереп тә булмый. Астрофизика, астраномия бик киң кырлы. Безнең обсерватория биш төрле юнәлеш буенча эшли. Фәнни дә, укыту юнәлеше буенча да эш алып барыла. 

Йолдызлар атылмый

– Без һаваны күзәткәндә бөтен йолдызларны күреп тә бетермәскә мөмкинбез. Моның өчен телескоплар кирәк. Шулай да үзебезнең җирлектә күпме йолдызны күрә һәм күзәтә алабыз?
– Татарстан җирлеге генә түгел, гомумән, күз күреме белән генә күзәткәндә кеше 5 мең йолдызны күрә ала. Бу Казан тирәсендә дә, көньякта да шулай. Болар бик якты йолдызлар, аларның күз тотып алырга сәләтле. Сүрәнрәк йолдызларны күреп бетермибез. Аның өчен телескоплар бар. Анда яктырак янмаган йолдызларны күрергә мөмкин.

– Казанда 5 мең йолдызны күреп бетерергә мөмкин түгел...
– Дөрес, яктылык күп булган зур шәһәрләрдә йолдызлы күкне күреп бетерү мөмкин дә түгел. Моның өчен аяз төн булганда шәһәр читенә яки безнең обсерваториягә күзәтергә килергә була. Шулай да кайбер йолдызларны без күреп бетерә алмыйбыз. Бөтен күк йөзе Төньяк һәм Көньяк ярымшарларга бүленә. Казанда без Төньяк ярымшардагы йолдызларны гына күзәтә алабыз. Калган йолдызлар бездә калыкмый. Башка төрле йолдызларны карар өчен сезгә җылы якларга барырыга кирәк. Безнең телескоп Казанга караганда экваторга якынрак урнашкан. Ул без Казанда күрмәгән йолдызларны да эләктерә ала. Без көньяк һаваны да күзәтә алабыз.

– Безгә һавадагы йолдызлар бик кечкенә булып күренә. Чынлыкта алар нинди?
– Йолдызлар бик зур. Йолдызларга ара да ерак. Алар җиргә караганда да күпкә зуррак. Кояш үзе җиргә якын урнашкан. Шуңа да ул зур булып күренә. Йолдызлар исә еракта урнашканга зур булуга карамастан безгә нокта кебек кенә күренәләр.

– Йолдызлар нигә атыла?
– Йолдызлар август, декабрь айларында күп атыла. Җәй көне оныкларны алып чыгам. Без махсус төнге 11-12дә һаваны күзәтәбез. Оныкларым да күреп калырга өлгерә кайчак. Йолдызлар атыла дигән төшенчә шул ук вакытта дөрес тә түгел. Безнең кояш системасында планеталардан тыш, барлыкка килгән төрле матдәләр бар. Алар кометалардан аерылып калган матдәләр дә булырга мөмкин. Алар хәрәкәтләнәләр, шул ук вакытта аларның тизлекләре шактый зур. Әгәр дә алар очраклы гына атмосферага килеп керә икән, каты тизлек вакытында алар яна. Шушы яну вакытында шундый сызык барлыкка килә. Шунда ук югала да. Җир атмосферасына кергән шундый матдәләр януы безгә йолдыз атылган кебек тоела. Бу – физика. Бу бик тиз, секунд эчендәге мизгелдә була. Без аны күргәнчә, шулай тиз югала. Шуңа да йолдыз атылганын күрү өчен озак итеп һавага карап торырга кирәк. Халыкта йолдыз атылганда теләк теләү дигән сүзләр бар. Бу мифны астрономнар түгел, кешеләр үзләре уйлап чыгарган.

ЮНЕСКОның астрономик һәйкәлләре 

– Дөньяда астрономик һәйкәлләр күпме? Саклана торган объект буларак кайсылары ЮНЕСКОга кертелгән? 
– Кызганыч, астрономик обсерваторияләр арасында ЮНЕСКОга кергән бер генә обсерватория бар. Ул да булса Англиядә урнашкан. Шул ук вакытта мәдәни объект буларак Һиндстанда, Мексикада, Гватемалада урнашкан төрле храмнар бар. Болар безнең эрага кадәр үк берничә мең ел элек салынган. Алар дини вазифалар башкару өчен генә файдаланылмаган, ә бер үк вакытта югарыдан күк йөзен дә күзәткәннәр. Кайчан кояш бата, кайчан чыга кебек астрономик күзәтүләр ясаган алар. Шулай ук Эстониядәге Тартуны атарга була. Әмма анда обсерватория генә түгел, милли үзәк белән бергә теркәлгән. Шуңа да хәзерге обсерватория бинасы берәү генә бар. Бу минем төп аргументым булып тора. Тагын бер обсерватория һәйкәле өстәлер дигән теләк зур. 

– Казан обсерваториясен ЮНЕСКО һәйкәлләре исемлегенә кертү турында сүз моннан 10 еллар элек үк кузгатылган иде... 
– Өметем зур. Берничә ел элек тә бу хакта сүз булды. Без хәзер фикерләребезне дәлилләберәк җиткерербез дип уйлыйм. ЮНЕСКОның үз исемлеге бар. Ул исемлеккә кергән объектлар өйрәнү процессы вакытында көтеп торыла. Без ул исемлеккә керәбез. Аннан соң бу исемлектән төп исемлеккә күчә. Көтеп тору вакыты төрлечә булырга мөмкин. Ул елларга да сузыла ала, беркадәр вакыттан шунда җавап та алынырга мөмкин. Декабрь аенда үткәрелә торган конференциядә ЮНЕСКОдан да вәкилләр катнашачак, шулай ук төрле илләрдән кунаклар, астрономия буенча белгечләр киләчәк. Алар төп карарны кабул итәчәк. Беренче утырыш 3 декабрьдә Казан Ратушасында узачак. Икенчесе шәһәрдән читтә урнашкан обсерваториядә булачак. Шунда төп каралар кабул ителәчәк тә инде. Нинди фикергә киләчәкләрен хәзердән әйтеп кую мөмкин эш түгел. Ун ел элек шундыйрак конференциядә карар кабул иткәннәр иде. Ул вакытта ул тәкъдим буларак яңгырады. Бу юлы ныклы карарга килерләр дигән ышаныч зур.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading