Элек-электән ханнар янәшәсендә сарайларда әдип-шагыйрьләр яшәгән. Хакимнәр никадәр генә көчле булса да, үзләренең фикерләрен халыкка җиткерер өчен, шагыйрьләргә мохтаҗлык кичергән. Бу бүген дә шулай.
Каләм әһелләре зиннәтле-затлы алтын сарайларда тормаса да, бүген дә хәлиткеч мизгелләрдә алардан, үтемле сүзләреннән башка гына булмый.
Теге яки бу мөһим вакыйгалар чорында бу ихтыяҗ аеруча нык сизелә башлый. Шушы көннәрдә иртә таңнан Татарстан Язучылар берлеге бинасы яныннан әдипләрне утырткан машиналар берничә тарафка кузгалып китте. Берсе – Балык Бистәсенә, икенчесе – Балтачка. Ә без – Фәнил Гыйләҗев, Гөлзада Бәйрәмова һәм мин – Чистай ягына юл тоттык. Арабызда тумышы белән шушы яклардан булган Алсу Тарханова да бар иде. Гаяз Исхакый туган авылдан ул, танылган шагыйрә, арабыздан вакытсыз киткән каләмдәшебез Флера Тарханованың бертуган сеңлесе.
Безне Чистай шәһәр китапханәсендә бик җылы каршыладылар. Шәһәрнең матурлыгына сокландык. Анда борынгылык белән бүгенге заманчалык бергә кочаклашып яши. Узган гасыр истәлеге – таш йортлар заманча шәһәрнең ямен бозмый, киресенчә, аңа олпатлык, затлылык өсти. Китапханә урнашкан бина да шундыйлардан. Анда сугыш елларында эвакуацияләнгән рус язучыларының балалары өчен интернат булган. «Якты чырай, такта чәй», – ди безнең халык, кунакчыллыкны билгеләп. Татар халык ашларыннан авыз итеп, тәмле чәйләр эчкәч, безгә Чистайның горурлыгы, мактанычы булган тарихи бина – «Камалия» мәдрәсәсен күрсәттеләр. Узган гасырда бик күп зыялыларыбыз: Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан өчен мәгърифәт бишеге булган бу бина бүген дә киләчәккә хезмәт итәргә җыена. Төзекләндерүдән соң ул балалар һәм үсмерләрнең дәресләрдән соң вакытларын үткәрү үзәгенә әйләнгән. Исеме шулай ук калган.
Чистайда китапка язучыларга мөнәсәбәт тә әйбәт, күрәсең. «Хәзинә» скверында якташ әдипләре: Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Кояш Тимбикова, София Гобәйдуллиналарның бюстлары куелган. Ачык китап рәвешендә ясалган ташларда акыллы сүзләр уелган. Әлеге скверның «Хәзинә» дип аталуы да күңелдә рәхәтлек тудырды (рәсемдә). Әйе, әгәр кадерен-бәһасен белсәң, рухи байлык шул: әдәбият-сәнгать ул – мәңгелек хәзинә. Чистайлыларга шуны аңлаулары, бүтәннәргә дә аңлатырга теләгәннәре өчен рәхмәт.
Икенче тукталышыбыз районның Татар Сарсазы дигән авылындагы мәдәният йортында булды. Авыл халкы, кырык эшен кырык якка куеп, шигъри сүз тыңларга дип килгән. Сарсаз авыл җирлеге рәисе Салих Мусин фатиха биргәннән соң, җанлы аралашу башланып китте. Сүзне якташлары Алсу ханым алды. Ул үзе һәм киләчәккә планнары белән якыннан таныштырды. Аннары мин залда утыручы һәркемне: кәләпүшле абзыйларны да, ак яулыклы апаларны да балачак иленә алып кайтып килдем. Алкышларыннан күренгәнчә, аларга анда булу ошады. Шагыйрә Гөлзада Бәйрәмованың лирик шигырьләре дә сарсазлылар күңеленә хуш килде. Милләтпәрвәр каләмдәшебез Фәнил Гыйләҗев бу юлы, һәммәбезне дә гаҗәпләндереп, Пушкин шигырьләрен укыды. Күптән түгел генә Татарстан китап нәшриятында А.Пушкинның татар теленә тәрҗемә китабы чыккан. Шагыйрьнең ике дистәдән артык шигырен Фәнил дә тәрҗемә иткән. Ул аларның бүгенге заманга иң аваздашларын җиткерде Сарсаз халкына. Шигырьләр бүген генә язылган кебек. Арада гасырлар бөтенләй булмагандай, бик актуаль яңгырады. Шуннан соң шигъриятнең мәңгелек, үлемсез икәненә кабаттан инанасың да инде.
Безнең шигъри чыгышларга моңлы өндәүне шушы авыл кызы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күп кенә премияләр лауреаты шагыйрә Миңзифа Әхмәтшина куйды. Ул туган авылына багышлап язган шигырен үзе үк көйгә дә салган. Шуны сәхнәдән яңгыратты.
Мондый очрашулар язучыларның үзләре өчен дә бик файдалы. Укучылар белән аралашу каләм иясен илһамландыра, яңа темалар табып бирә. Ә инде Фәнил белән минем шикелле матбугатта эшләүчеләргә мондый күрешүләр икеләтә файдалы. Форсаттан файдаланып, үзебезнең «Шәһри Казан» газетасы һәм «Казан утлары» журналы белән халыкны якыннанрак таныштырдык.
Казан – Чистай – Казан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар