16+

Октябрьдә бәрәңге алу буенча ЭКСПЕРИМЕНТ: «Алдан казыганы череп бетә инде, ә монысы шалкан шикелле нык бәрәңгеләр!»

"Шәһри Казан" хезмәткәре Рәзинә Мәрданова быел эксперимент ясап карарга уйлаган: бәрәңгенең бер өлешен ул октябрьдә генә казырга булган.

Бу ялларда алар җылыда коймак белән чәй эчеп, ял итеп өйдә генә утырасы урында - бәрәңге алганнар.

– Алдан алган бәрәңгенең тышы шома, юка иде, монысының тышы калын, кытыршы. Дөрес, туфрак таралып китми, шуңа алуы бераз җайсызрак. Әмма черәсе бәрәңге черегән, ныклары гына калган, - ди Рәзинә апа. - Ходайның рәхмәте киң, көнен дә биреп тора. Таныш-белешләр бәрәңгегә салкын тияр, дип бик борчылганнар иде. Ашыга-ашыга август-сентябрьдә бәрәңге алалар бит хәзер. Алдан казыганы череп бетә инде, ә монысы шалкан шикелле нык бәрәңгеләр! - дип эксперимент нәтиҗәләре белән уртаклашты Рәзинә Мәрданова.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без кечкенэ вакытта этилэр гомергэ октябрдэ бэрэнге казыдылар

    Мөһим

    loading
    2
    X