16+

Олег Андерҗанов халык санын алу нәтиҗәләре турында: "Һәр татар өчен көрәшергә кирәк..."

Түбән Новгород татарлары, 2010 ел белән чагыштырганда, 40 процентка кимегән. Өлкәнең “Туган як” газетасы баш мөхәррире Олег Андерҗанов моның сәбәбен битарафлыктан күрә. 

Олег Андерҗанов халык санын алу нәтиҗәләре турында: "Һәр татар өчен көрәшергә кирәк..."

Түбән Новгород татарлары, 2010 ел белән чагыштырганда, 40 процентка кимегән. Өлкәнең “Туган як” газетасы баш мөхәррире Олег Андерҗанов моның сәбәбен битарафлыктан күрә. 

– Саннар чынлап та уйландырырлык.  2010 елдагы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре белән чагыштырганда, безнең төбәктә яшәүчеләр 191 482 кешегә кимегән. 11 ел моннан элек 3 310 597 кеше яшәгән булса, хәзер – 3 119 115. Әле шуларның 700 000е үз милләтен күрсәтмәгән.

Халык саны буенча руслардан (2 448 926) кала икенче урынны саклап торсак та, бу өлкәдә безгә кагылган саннар нык уйланырга мәҗбүр итә, тирән борчуга этәрә, чөнки 2010 ел белән чагыштырганда, 40 процентка кимегәнбез. Элек Нижгар татарларының рәсми саны 44 103 булса, хәзер 26 685кә генә калган.

Татарстаннан кала, татарлар санының кимүе Россиянең һәр төбәгендә күзәтелә. Гомуми алганда, 600 000 кешегә азайганбыз. Иң кызыгы, Мәскәүдә дә татарлар саны 45 процентка кимегән.

Дөрес, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтүенчә, пандемия вакытында узган халык санын алу кампаниясендә бар татарның да исәпкә алынмавы ихтимал. Әмма ләкин теркәлгән саннар белән бәхәсләшеп буламыни?

Мин монда төп сәбәп итеп битарафлыкны атар идем. Бигрәк тә яшьләрдәге битарафлык. Аларда милли үзаң юк. Бездә татар мәктәпләренең күбесе ябылды. Санаулы мәктәптә генә татар теле укытыла. Икенче мөһим сәбәп – яшьләрнең зур шәһәрләргә китеп баруы һәм аларның җанисәп алуда катнашмаулары, моны кирәк әйбер итеп кабул итмәүләре дип уйлыйм. Бездән бик күп яшьләр Мәскәүгә китеп бара. Һәм шуның белән татар телен кирәксенмиләр. Имтиханнарын яхшы бирү өчен, шәһәрдә яхшылап урнашып калу өчен рус телен белергә кирәк, татар теле белән ерак китеп булмый, дип уйлый алар. Кызганыч, әти-әниләре дә шундый ук фикердә. 

Ә бу коточкыч саннар белән безгә алдагы ун елда яшәргә кала. Әмма һәр татар өчен көрәшергә кирәк. Милләтне, гореф-гадәтләребезне югалтмаска, сакларга тырышырга кирәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading