16+

Олы башын кече итеп хәл белешә иде...

Кичә 71 яшендә бик күп популяр җырлар авторы Ринат Мөслимов арабыздан китте. Ринат абый халкыбызга тирән эчтәлекле җырлар язудан тыш, 2006 елдан Казанның Спорт Сараен җитәкләде. Аның вафаты бөтен татар сәнгате өчен зур югалту. Ринат абыйның җырларын башкарган артистлар мәрхүмне искә алып җылы сүзләрен җиткерде.

Олы башын кече итеп хәл белешә иде...

Кичә 71 яшендә бик күп популяр җырлар авторы Ринат Мөслимов арабыздан китте. Ринат абый халкыбызга тирән эчтәлекле җырлар язудан тыш, 2006 елдан Казанның Спорт Сараен җитәкләде. Аның вафаты бөтен татар сәнгате өчен зур югалту. Ринат абыйның җырларын башкарган артистлар мәрхүмне искә алып җылы сүзләрен җиткерде.

Филүс Каһиров: “Бүген татар сәнгате дөньясында зур югалту. Үз эшенең остасы, автор, шагыйрь Ренат Мөслимов бакый дөньяга күчте. Әлеге шәхес әйтеп бетергесез хезмәт куйды, сыйфатлы сәнгать үрнәкләрен булдырды, йөрәк түрләренә үтәрлек текстлары белән тыңлаучыларның мәхәббәтен яулый алды. Бай мирасыгыз - иҗатыгыз өчен, шул исәптән «Сине эзләп» җырының сүзләре өчен мең рәхмәт сезгә. Хуш, Ринат абый, урының оҗмах түрләрендә, авыр туфрагың җиңел булсын. Үзеңне дә, җырларыңны да кадерләп күңел түрләрендә мәңге сакларбыз. Хөрмәт итәбез, бер кайчан да онытмабыз”.

Азат Абитов: “Ринат абый язган “Сөю гөле” җырын чыгарыргамы, чыгармаскамы дип озак уйладым бүген. Ринат абыйның якты истәлегенә багышлап чыгарырга булдым. Ярата иде ул бу җырны, мин дә яраттым. Ләкин интернетка чыгарып та, концертларга да чыгып җырлап өлгермәдем. "Энекәш, бу җырны күп җырчы сорады инде, берсенә дә бирмәдем, сиңа дип тоттым" дигән иде... Тыныч йокла Ринат абый! Без сине онытмыйбыз...”

Марат Мухин: “Бүгенге көн кайгылы хәбәр алып килде. Бик күп популяр җырлар авторы Ринат абый Мөслимов арабыздан китеп барды. Аның белән бергә бик күп җырлар иҗат ителде. Аларны А.Сагынбаева, Г.Уразова, Р.Фасихов, Ф.Каһиров, Р.Зарипов, Д.Рәхимова һәм башка артистлар җырлый. Соңгы тапкыр язылган уртак җимешебез – Рифат Зарипов башкаруындагы “Әнкәй” җыры. Ринат абый, мине якын итүең, акыллы киңәшләрең, позитив һәм оптимист рухта булганың, ихлас күңелең, инде тарихка кергән матур шигырьләрең өчен рәхмәт Сиңа! Син һәрчак безнең күңелләрдә. Урының оҗмахта булсын”.

Фирдүс Тямаев: “Эх, күрше... Бүген минем күршем, шагыйрь, чын кеше арабыздан китеп барды. Ринат абыйның дүрт шигыренә җыр яздым. Рәхмәт сиңа, Ринат абый. Миндә төзелеш барганда, һәркөнне кереп хәлне белә идең. Һәркөнне үзенә алып кереп, өстәл әзерләп кунак итә идең. Операция вакытында «энем, стройкаңны туктамыйсың» диеп акчалар биреп тордың, ярдәм иттең. Сонгы тапкыр Марат Мухинның концертына икәү барып, икәү кайттык. Кайткач капка төбендә “Ялгыз торна”ны бер генә тапкыр тыңладың да кереп киттең. Күршем Ринат абый! Рәхмәт сиңа! Миңа эшләгән игелекләрең өчен. Бәхил бул. Озатырга бара алмадым. Урының оҗмахта булсын”.

Айгөл Бариева: “Бик күп кенә искиткеч матур җырлар авторы Ринат абый Мөслимов та безнең арабыздан китеп барды... Аның шигырьләренә язган бик күп кенә матур җырлар - минем иң-иң яратканнары - "Гөлләр сере", "Үз-үзеңне алдап булмый", "Әйләнеп кайттым яңадан", "Ашкыну" һ.б. Урыны оҗмахта, рухы шат булсын”.

Ринат абый еш шалтырата иде миңа. Якын итте. Олы башын кече итеп хәл белешкәне өчен гаҗәпләнә дә идем. Эстрада хәлләрен, артистларның яңалыкларын сөйләшә идек. Аннан соң ул бик кайгыртучан кеше иде. Берәр артист бәлага юлыкса да, шуның өчен чын күңелдән борчыла иде ул. “Ринат абый, әйдә, синең белән әңгәмә ясыйбыз”, - дидем аңа бервакыт. “Юк, сеңлем, сөйләрлек бернәрсәм дә юк бит”, - диде ул. Ул гел шундый тыйнак булды, эшләгән хезмәтләре турында кычкырып сөйләп йөрмәде. “Табарбыз, Ринат абый”, - дидем дә сүземдә тормадым, тәки янына барып җитеп булмады... Урының оҗмахта булсын, якты күңелле Ринат абый. Син мәңге безнең йөрәкләрдә булырсың!..

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading