16+

Оныклар күңеленә ничек кереп каласы? (Гыйбрәт)

Бер авыл чатында машина көтәм. Юл белән янәшә генә – зират. Аның борынгы, инде каберләре дә бик беленмәгән өлешендә, яңа гына буялган чардуган тора. Шул чардуганлы кабер тирәсендә, бер бабай белән яшь бала, баядан бирле мәш килеп нидер эшли.

Кызыксынуым соңгы чиккә җиткәч, яннарына барам. Исәнләшәм дә, тел очындагы соравымны бирәм:
– Кем җирләнгән монда?
– Бабай, - ди бабай.
– Ничәнче буын бабагыз?
– Белмим.
– Ә башка бабаларыгызның каберләрен беләсезме?
– Үз бабам сугыштан кайтмаган. Ә калганнарын юк, белмим шул.
– Монысын каян беләсез? Нигә бу каберне генә җыештырасыз? Нәрсә эшләгән ул бабагыз?...
– Анысын да белмим. Үзем дә әтидән кызыксынып сорашкан идем, ул да әйтә алмады. Бабасы да белмәгән. Бик күптәнге кабер, күрәсең.
– Ә нигә шулай карап торасыз?
– Әти кушып калдырды. Аңа бабасы әйткән булган. Борынгыдан килгән хөрмәт, тапшырылган васыять бу.
Янәшәдә торган балага сорау бирәм:
– Ә сиңа бу зиратны карарга әтиең әйтеп калдырдымы соң әле?
– Юк, мин моны әйтмичә дә беләм!
Мин борылып үз юлыма китеп бардым. Хәзергәчә җавап табылмаган сорауларым тагын бергә артты. Гасырлар буена онытылмас булып, ничек шулай ул-оныклар күңеленә кереп каласы?
Моның өчен күпме яхшылыклар эшлисе дә, нинди изгелекләр кыласы икән?!

Нурулла Гариф.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading